Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Косово бәйсезлеген раслады


Халыкара юстиция мәхкәмәсе “Косово бәйсезлеге халыкара кануннарга каршы килми”, дигән карар чыгарды. Баштан ук Сербия һәм Косово җитәкчелеге карар нинди генә булмасын, Белград һәм Приштина үз карашларыннан чигенмәячәк, дип белдереп килде. Бу карардан бәйсезлек өчен көрәш алып барган төбәкләре булган башка дәүләтләр күбрәк курка, ди белгечләр.

Косовоның 2008 елда үзен Сербиядән бәйсез дип игълан итүе дөресме һәм кануныймы – моны БМО Халыкара юстиция мәхкәмәсе тикшереп үз карарын игълан итте. Әлеге мәхкәмә гадәти хөкем оешмаларына охшамаган. Аның карарлары бары тик киңәш итеп кабул ителә ала.

Моңа да карамастан мәхкәмәнең карарын Белград та, Приштинада, үзбилгеләнү хокукы өчен көрәшкән башка төбәкләр дә көтте.

"Милли бишек - Косово"

Серблар Косовоны үзләренең милли бишеге дип саный. Әмма бу төбәк 1999 елда Сербия контроленнән китте. Серб гаскәрләре белән Косоводагы албаннар арасында барган сугыш НАТО көчләре һөҗүме белән туктатылды.

БМО Иминлек Шурасы 1244 резолюциясендә Косовода БМОның вакытлы идарәсе кертелә, дип игълан итте. Ул чакта кабул ителгән резолюциядә шулай ук ул Югославия федерациясенең территориаль бөтенлеген һәм Косовога шул федерация эчендә автономия һүм үзидарә бирүне яклау турында да язылган иде.

2009 елда Сербия Косово җитәкчелеген Сербиянең территориаль бөтенлеген бозуда гаепләп мәхкәмәгә бирде.

Кэмбридҗ университетының халыкара хокук профессоры Марк Веллер алдан ук мәхкәмәнең карары турында үз фаразларын әйткән иде.

“Мәхкәмәнең бер нинди дә карар чыгармавы да бар. Әмма бу икеле. Тагын бер ихтимал – мәхкәмә Косовоның бәйсезлек игълан итүенең кануный ягын гына карап – бәйсезлекнең бер яклы гына игълан ителүен карамый калдыра ала. Бу очракта Косово бәйсезлеге канунсыз дигән карар булмас, дип уйлыйм. Өченчедән, мәхкәмә бәйсезлек һәм үз билгеләнү хокукы турында киңерәк карар чыгарып халыкара хокук өлкәсендә бу төшенчәләрнең мәгънәсен аңлатып бирә ала. Ләкин бу өченче ихтималга да бик ышанып бетмим”, диде хокук профессоры.

Косовоны танучылар артырмы?

Косовоның бәйсезлеген 70ләп ил таныды. Алар арасында АКШ һәм Европа Берлегенең күп кенә дәүләтләре бар.

Әмма Сербия Русия һәм Кытай ярдәмендә үзенең дипломатик кампаниясен алып бара. Аның нәтиҗәсендә күп кенә илләр Косовоның бәйсезлеген танудан кискен баш тартты. Европа Берлегенең кайбер илләре Косово турында үз фикерләрен әйтер өчен мәхкәмәнең бүгенге карарын көтте.

Халыкара юстиция мәхкәмәсендә 30лап ил вәкилләре чыгыш ясады. Кытай, Русия һәм Испания Косово бәйсезлегенә каршы булуларын кабатлады. Бу илләрнең өчесендә дә бәйсезлеккә омтылган төбәкләр бар.

Сербия президенты Борис Тадич БМО мәхкәмәсең “халыкара хокук нигезендә эш итүенә” өмет белдерде. Әмма мәхкәмә карары Сербиягә каршы булса да, Белград үз карашын үзгәртмиячәк, диде Тадич.

Мәхкәмә карары Косово җитәкчелегенә дә йогынты ясамас төсле. Премьер-министр Һашим Тачи бу атнада Вашингтонга килгәч Косово үз карашында кала, бәйсезлек юлыннан чигенмәячәк, дип белдерде.

Сишәмбе көнне Тынычлык институтында ясаган чыгышында, Тачи, мәхкәмә нинди генә карар чыгармасын Приштина Белград белән Косово статусы турында сөйләшергә җыенмый, диде.

“Косово оешмалары беркайчан да, беркем белән дә Косово бәйсезлеге яисә җире турында сөйләшмәячәк, чөнки Косовоның бәйсезлеген үзгәртеп булмый, ул бар һәм булачак”, диде Тачи.

Сербия бу карар бер ни үзгәртми, дип белдерсә дә - мәхкәмә утырышына 1-2 көн кала Сербия чиркәүләрендә карар Белград файдасына булсын дип теләкләр теләп гыйбәдәтләр укылган.
XS
SM
MD
LG