Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин Русия хакимиятендәге исламофобларны тәнкыйтькә тотты


Равил Гайнетдин (уртада) матбугат очрашуында. Мәскәү, 21 февраль 2017
Равил Гайнетдин (уртада) матбугат очрашуында. Мәскәү, 21 февраль 2017

Равил Гайнетдин Русия хакимиятендәге кайбер даирәләрне үзләренә җайлы “курчак” мөселман оешмалар булдыруда гаепләде. Ул арада Гайнетдинга даими “аяк чалучы” исламофоб Роман Силантьев яңа ислам оешмасы төзеп ята икән.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин хакимияттә, аерым алганда Русия президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсендә эшләүче түрәләрне мөселман дөньясына таркаулык кертергә, дошманлык оештырырга тырышуда гаепләде. Моңа дәлил итеп ул түрәләрнең “курчак” итеп тотылучы яңа идарәләр булдыру һәм аларга ярдәм итәргә тырышуын китерде.

"2011-2013 елларда андый бер идарә оештырылган иде инде. Ислам мәдәниятенә, фәнгә ярдәм итү фонды биргән акчаларны үзләштерделәр дә юкка чыктылар. Шулай булуга карамастан исламофоб Роман Силантьев тарафыннан тагын яңа оешма төзелеп ята", диде Равил Гайнетдин.

Ислам мәдәниятенә, фәнгә ярдәм итү фонды биргән акчаларны үзләштерделәр дә юкка чыктылар

Русия патриархатының күренекле вәкиле, Русиядә чын милли татулык патша чорында гына булган дияргә яратучы исламофоб Роман Силантьев даими рәвештә Гайнетдин җитәкләгән мөфтиятне тәнкыйтьләп килә. Узган ел Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтиләр шурасын хәтта тыярга да чакырды. Гайнетдин сүзләреннән күренгәнчә, хәзер алар тагын яңа оешма оештырып ята.

"Алар "Яңа Мәскәү" дип аталган микрорайонда бу юлы Ислам белем бирү үзәге ачырга телиләр икән. Анда укытучыларны Сүриядән, Үзбәкстаннан чакырырга ниятлиләр, ди. Имеш, ул уку йортында ислам террорчыларына каршы торырга өйрәтәчәкләр. Минем фикерем шул: Сүрия ислам белгечләре монда килеп түгел, үзләрендә каршы торырга өйрәтсеннәр, чөнки биредә түгел, ә аларда террорчылар күп. Безнең илдә инде дәүләт үрнәгендәге дипломнар бирә торган өч дини университет бар", диде Равил хәзрәт.

Ул Ташкент һәм Димәшкнең мөселманнар арасында таркаулык кертергә тырышучы һәм яшермичә Русиядә төрле милли азчылыкларны ассимиляцияләү һәм урыслаштыру максатын әйдәп баручы бу структура белән эшләргә ризалык бирүенә аптырап каравын әйтте.

Матбугат очрашуында журналистлар
Матбугат очрашуында журналистлар

Бу сүзләр сишәмбе Сүрия качакларына ярдәм илтү турындагы матбугат очрашуында әйтелде. Гайнетдин Русия мөселманнары исеменнән “Зәкәт” фондының "Игелек белән бүлеш" ("Поделись добром") дип аталган шигар астында Лүбнән чигендә тупланган Сүрия качакларына ярдәм күрсәтелүе хакында Русиянең матбугат чараларында яктыртылмавын әйтте.

Сүрия белән Лүбнән чигенә тупланган качакларга ярдәм итүне оештыру теләге Лүбнән премьер-минстрының дөнья җәмәгатьчелегенә ярдәм сораган мөрәҗәгатеннән соң килеп туган.

"Мәскәүдә пәйгамбәрнең туган көненә багышлап уздырырылган “Югалган васыять” дип аталган тамашага сатылган билет акчалары һәм махсус җыелган акчалар да шушы ярдәмне оештырырга мөмкинлек бирде. Шулай ук бу ярдәмне алып барып тапшыруны оештыруда Русиянең тышкы эшләр министрлыгының ярдәме дә булды", диде Равил хәзрәт.

Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Равил хәзрәт бу сәфәрнең ни дәрәҗәдә хәвефле булуы хакында да әйтте.

"Чөнки күп кенә мөселман илләрендә бу качаклар Русиянең Сүриядә алып барган сугышы аркасында барлыкка килде дип уйлыйлар, Русияне өнәп бетермиләр. Әле бу сәфәр беренчесе генә. Алга таба да андый ярдәмнәр булачак. Без шулай ук качаклар арасында булган 50 Сүрия баласы һәм 50 Фәләстин балаларына махсус юнәлтелгән ярдәм оештыруны да күз алдында тотабыз. Бу инде безнең мөмкинлекләргә карап оештырылачак", диде Равил Гайнетдин. Һәм бу чараларның барысын да мәгълүмат чаралары тарафыннан игътибарсыз калуын ачынып сөйләде.

Мөселманнарның дәрәҗәсен күтәрә торган мәгълүматларны аларның күрәсе дә ишетәсе дә килми

“Шушы сәфәр хакында телевидениенең берәр федераль каналында, йә булмаса массакүләм матбугат чаралары битендә берәр хәбәр күрдегезме? Юк, андый хәбәрләр булмады. Мөселманнарны каралта торган кечкенә генә бер нәрсәне югарыга күтәреп тәнкыйтьләгән матбугат чыганаклары шушындый зур чара турында бер генә сүз белән дә искә алмадылар. Мөселманнарның дәрәҗәсен күтәрә торган мәгълүматларны аларның күрәсе дә ишетәсе дә килми", диде ул.

Равил Гайнетдин (с) һәм Мәскәү җәмигъ мәчетенең беренче имамы Илдар Әләүтдинов
Равил Гайнетдин (с) һәм Мәскәү җәмигъ мәчетенең беренче имамы Илдар Әләүтдинов

Билгеле булганча, мөселманнарның үз эшләрен яктыртырлык телеканналары юк, хәтта булган тапшыруларны да ябып куйдылар дип Равил хәзрәт моны да ачынып искә алды.

Аерым алганда ул күптән түгел генә ябылган "Россия-1" каналында җомга иртәләрендә күрсәтелеп килүче “Мөселманнар” дип аталган тапшыру турында искә төшереп китте.

Атнасына 13 минут бара торган "Мөселманнар" тапшыруы кемгә, нәрсәсе белән комачаулады икән?

“Атнасына 13 минут бара торган ул тапшыру кемгә, нәрсәсе белән комачаулады икән? Анда бит Русиядә яшәүче 25 миллионнан артык булган мөселман халыкларының тормышы, гореф-гадәтләре турында гына сүз бара иде. Ул тапшыру урынына Аль-РТВ каналы булачак дип вәгъдә иттеләр. Ләкин ул да барып чыкмады, югалды, онытылды. Аны оештырып йөрүче танылган журналист Рөстәм Арифҗановны шул дәрәҗәгә җиткерделәр ки, ул хәзер инсульт кичереп урын өстендә ята”, диде Гайнетдин.

Проблемнардан тыш, мөфти хаҗ сәфәренә кертелгән яңалыклар белән дә таныштырып китте. Русия мөфтиләр шурасы вәкиллегенең Согуд Гарәбстанында булуы, аларның хаҗ мәсьәләсендә квоталарны арттыру эшләрендә уңышлы нәтиҗәләргә ирешүләре хакында әйтте.

"Элеккеге 16 мең 400 кеше урынына хәзер Русиядән 20 мең 500 кеше хаҗ сәфәре кылу мөмкинлеге алачак. Без ул мәсьәләне куйганда Русиядә яшәүче мигрантларны да исәпкә алдык. Аларның да хаҗ сәфәре кылу мөмкинлеге булачак", диде Равил хәзрәт.

Хаҗ сәфәренең быелгы бәясе 300 мең сум тирәсе булачак икән.

XS
SM
MD
LG