Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

БМО мәхкәмәсе Косовоның бер яклы бәйсезлеген игълан итүен кануни дип раслады. Бу хәбәр әлеге төбәк язмышы кабатланган илләрдә үзенчә зур тәэсир ясады. Карар Косовода бик шатлыклы хәбәр буларак кабул ителсә, Сербиядә каршылыклар уятты. Карар кем файдасына булыр?

27 июльдә Һааг мәхкәмәсенең Косово бәйсезлеген раславы Косовода һәм дөнья матбугатында зур чагылыш тапты. Шулай да бу карарның әллә ни сәяси тәэсире яисә хәлиткеч көче юк диелә. Косово проблемасы әле дә дәвам итә, төбәк халыкара ярдәмнәргә мохтаҗ, ул дөньяның проблемалы бер төбәге булып кала бирә. Бәлки төбәк бәйсезлеге дөньяда күбрәк танылуга этәргеч була ала, ләкин аның йогынтысы Косово белән чикләнмәс кебек.

Әйтик, Косово БМО тарафыннан танылса да, аның "de factо" статусы хаман да үзгәрмиячәк. Ә чын үзгәреш төбәкнең Европа Берлеге тарафыннан кабул ителүе булыр иде. Ул чагында Европа чыннан да бу элекке Югославия төбәген химая итүдә чын җаваплыкны үз өстенә алыр иде. Тик берлек әлегә киңәергә җыенмый, һәм киңәйсә дә, әгъзалыкка потенциалы зур илләр була торып, Европа Косовоны үзенә алырмы?

Сербия өчен бу мәхкәмә карары тискәре адым буларак кабул ителә. Шулай да, берьяктан караганда, бу Белград файдасына кебек. Хәзер Сербиядә беркем дә, хәтта үтә милләтчеләр дә Косово Сербиягә кире кайтарылыр дип уйламый. Әгәр кире кайтарыла икән, бу ил тотрыклыгына зыян салачак һәм бу алга таба тотрыклы, алгарыш максатларын юкка чыгарачак.

Чынлыкта Белград хөкүмәте сәяси данын югалтмыйча Косовоны кайтару дәгъвасыннан ваз кичүнең юлларын эзли. Мәхкәмә карары сәяси мөмкинчелекләрнең инде бетүен аңлау өчен Сербиягә форсат бирде. Хәзер Сербия каршылыкларны бетереп, Берлеккә әгъзалык өчен кирәкле максатларны үти ала. Әлбәттә, илдәге оппозиция моңа каршы чыгачак. Ләкин бу Белград хөкүмәтенә җаваплыктан котылу өчен мөмкинчелек бирә, җае чыккан саен бу эштә җаваплыкны хөкүмәт чит ил көчләренә тагачак.

Мәхкәмә карарына килгәндә исә, Косовоның бәйсезлеген "кануни" дип тануы низаглар булып алган башка төбәкләргә дә зур тәэсир ясый ала. Ләкин алар Косово мисалындагы кебек, моны "кансыз" гына башкара алырмы - монысы зур сорау.

Икенче яктан караганда, бу карар Европаның үзендә дә шактый тирән эзләр калдырырга мөмкин.

Европа кешесе тарихтагы милләтчелек куркынычыннан котылу өчен тора-бара пан-европалыгын үз итеп пропагандалады. Ләкин соңгы вакыттагы милләтче сөйләшүләр моның тулысынча кабул ителмәвен күрсәтә. Дин һәм милләтара аерманы юкка чыгарган глобализация әкренләп тормышка керә башласа да, кайбер төркемнәр үз милли кемлеген эзли. Чикләре булмаган Берлек эчендә Нидерландтагы соңгы сайлау берлекнең бердәмлеген күрсәтмәде.

Киресенчә, исламга каршы чыгышлары белән танылган бер партия соңгы сайлауда шактый тавыш җыйды. Димәк, Европаның иң либерал илендә дә мондый партияләр хакимият башына килергә мөмкин.

Моннан кала икътисади кризис донорлар белән акча көтүчеләр арасындагы киеренкелекне арттыра. Бельгиядә икътисадның 60% артыгы фламандлар кулында, Каталония исә Испания еллык мал җитештерү күләменең чиреген тәэмин итә.

Алар моның бәрабәренә үз автономия хокукларын арттырылуын һәм хаклары хөрмәт ителүен таләп итә. Катaлoннар Испаниядән аерылып чыгарга, фламандлар исә үзләре генә калырга тели.

Феодор Лукьянов
“Russia In Global Affairs.ru” мөхәррире

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG