Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:26

Тачи Косовода җинаятьчелектә гаепләнә


Тачинең җинаятьчелектә гаепләнүен Британиянең Guardian хәбәр итте

Тачинең җинаятьчелектә гаепләнүен Британиянең Guardian хәбәр итте

Косово премьеры Һашим Тачи белән бергә Косово азатлык армиясенең элекке җитәкчеләре 90нчы еллар ахырындагы сугыш вакытында наркотик һәм кеше әгъзалары сатуда гаепләнә.

Европа рәсмие тарафыннан әзерләнгән һәм Европа шурасына тапшырылачак хисапта, Косово премьеры Һашим Тачи турында гаепләүләр урын ала.

Хисапта Тачиның Косовода 1999 елдагы партизаннар сугышы һәм аннан соңгы дәвердә ил эчендә тәэсире булган бер төркемгә җитәкчелек итүе әйтелә.

Төрле чыганакларга нигезләнеп, ике ел дәвамында әзерләнгән хисапта Тачиның илдә наркотик сәүдәсендә контрольне үз кулында тотуы белдерелә.

Швейцария вәкиле Дик Марти тарафыннан Европа Шурасына тапшырылачак хисапта "Medicus" исемендәге бер клиниканың ун елдан артык Тачигa якын булган җинаятьләр төркеме белән элемтәдә булуы язылган.

Хисапка караганда Тачигa якын булган шәхесләр сугыштан соң тоткын булып калган сербларны үтереп, аларның органнарын саткан.

"Гаепләүләр яла ягу"

Хисапта Косово азатлык армиясе (UÇК) эчендә Һашим Тачи җитәкләгән Дреница исемле төркемнең әлеге наркотик һәм орган сатуда зур роль уйнавы телгә алына.

Бу төркемнең кайбер әгъзаларының әле дә Косово хакимиятендә мөһим вазифалар башкаруы әйтелә.

Косово хөкүмәте бу гаепләүләрне "яла ягу" дип бәяләп, бу хакта кичекмәстән хокукый һәм сәяси чаралар күреләчәге турында кисәтте.

Times журналында Тачи турында гаепләүләр турында дөнья күргән аналитик мәкаләдә, журналист David Charter хисаптагы гаепләүнең Косово дәүләтенең кануни статусына янавын белдерде.

Сербия Косово мәсьәләсен яңадан карарга чакыра

Сербия тышкы эшләр министры Вуц Еремич хисап турында чыккан хәбәрләрдән соң, Мәскәү сәфәре вакытында ясаган чыгышында, бу хисаптан соң Тачиның язмышының билгесезлектә калуын әйтте.

Сербия тышкы эшләр министры Вуц Еремич Лавров белән
Еремич "Бу хисап барлык дөнья җәмәгатьчелеген Косоводагы куркыныч чынбарлыкка битарафлыкны туктатырга вакыт җитүен күрсәтә. Хисап бүгенге көндә Косово башында кемнәр булуын күрсәтә. Бу исәптән Косово мәсьәләсенә чишелеш табу өчен бергә җыелу кирәк", диде.

Матбугат очрашуында чыгыш ясаган Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров исә, гаепләүләр расланган очракта, аның кешелеккә каршы кылынган зур җинаять булачагын әйтте.

Косово азатлык армиясе (UÇК) һәм Югославия президенты Слободан Милосович тарафлары арасында 1999 елда партизан сугышын башлана. Әлеге низагны бетерү максатында НАТО берлекләренең төбәккә керүе белән Белград төбәктәге хакимиятен югалткан иде. Низаг вакытында 13 мең кеше һәлак булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG