Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:59

Финанс үзәкләре глобаль икътисади кризис вакытында ширкәтләрне коткару өчен тотылган акчаны хәзер кире кайтару юлын эзләргә чакыра.

Соңгы көннәрдә финанс башлыкларына кризис вакытында тотылган акчаны кире кайтару юлын эзләү өчен ясалган чакырулар арта башлады.

Европа Берлегенең икътисад өчен җаваплы югары вәкиле Хоакин Алмуниа, икътисади хезмәттәшлек һәм тәрәккиять оешмасының рәсми OЕСD каналында ясаган чышында болай диде:

"Кризистан отышлы гына котылу чарасын табу кирәк, җирле таләпне арттыру өчен иң дөрес стратегияны сайлау шарт. Ул чагында еллык гомум керем дә артачак. Әгәр моны хәзер булдыра алалмасак һәм тагын бер тапкыр кризиска дучар булсак, без бу юлы тагын да начаррак хәлдә калачакбыз", диде ул.

Ягъни кризис вакытында тотылган бөтен акча хәзер кире кайтарылырга тиеш.

Бу ай башында икътисадта алдынгы "Зур 8-лек" илләренең икътисад министрлары чыгымны кире кайтару чараларын эзли башлаулары турында белдерү белән чыккан иде.

АКШ, кризиска каршы процентларны төшереп, банкларда миллиард доллар акча бастырып чыгарган иде. Хәзер халыкара акча фонды İMF Американ финанс башлыкларын кризиска каршы күрелгән чаралар вакытындагы чыгымнарны кайтару турында уйланырга чакыра.

Кризис вакытында күрелгән бу чаралар кризистан котылу өчен оптимистик караш тудырды.

Ләкин бу чыгымнар кире кайтарылмаган очракта, алда тагын да зур проблема көтә – инфляция.

Инфляция куркынычы

Лондонда урнашкан ECU Group финанс ширкәте икътисадчысы, Нэил Мәкинсон бу адымның тудыра алачак тискәре нәтиҗәләре турында кисәтә:

"Соңгы вакытта процентлар һәм кыйммәтле кәгазьләрнең бәясе арта, бу бик сәер күренеш. Һәм бу процентларның ел ахырына кадәр тагын да артачагы фаразлана", ди ул.

Әлеге күренеш исә, икътисад өлкәсендә карар бирүче органнарны дилеммага сала.

"Ашыкмаска кирәк"

Мәкинсон фикеренчә, чыгымнарны кире кайтару турында бернинди чара күрмәү, бәлки хәзерге вакытта инфляцияне тагын да арттырачак.

Ләкин чыгымнарны кайтару турында ашыгыч хәрәкәт итү, күпкә зыян китерүе ихтимал.

Мәкинсон моны Япония мисалында болай аңлата:


"Бу адым чыннан да куркыныч. Япония 90 елларда икътисади чыгымнарны кире кайтару өчен салымнарны арттырган иде. Ләкин бу ялгыш адым иде. Чөнки бу адым ил икътисадын тагын да начар хәлдә калдырды. Япония ашыгыч хәрәкәт итте", ди ул.

Ләкин сүз әлегә чыгымнарны кире кайтару турында стратегия булдыру хакында бара, моны гамәлкә ашыру турында беркем ашыкмый.

Рәсмиләр әгегә бу чарага мөрәҗәгать итәр алдыннан, башта икътисадта яхшыру күзәтү шарт дип исәпли.

XS
SM
MD
LG