Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

Узган атна НАТО һава һөҗүмендә күп санда гади халыкның үлүе, сайлауга әзерләнгән Германиядә "Әфганстан миссиясен" тагын бер кат көн тәртибенә китерде.

Узган атнада Әфганстанның Кундуз вилаятендә, ике ягулык танкере талибан тарафыннан урланды. Шуннан соң Алман берлекләре таләбе белән НАТО очкычлары төбәктә һава һөҗүмен башлатты. Европа рәсмиләренең "зур хата" дип атаган әлеге һөҗүмдә күпләп гади халык та һәлак булды. Әфган рәсмиләре үлгәннәр санының 130 кеше булуын алга сөрә.

Вакыйгадан соң Германия канцлеры Ангела Меркель, сайлауга санаулы көннәр калганда ясаган чыгышында, тәкыйтьчеләрне вакыйга җентекләп тикшерелгәнчегә кадәр сабыр булырга чакырды.

"Узган атна җомга көнне алман гаскәре талибанга каршы көрәштә бик җаваплы хәрби карар кылырга тиеш булды. Нәтиҗәдә исә гади халык үлде. Һөҗүмнең нәтиҗәсе һәм корбаннары турында төрле тәнкыйтьләр янгырый. Әфганстанда хәтта бер гөнаһсыз кеше һәлак булса да, инде бу бик күп", дип корбаннар турында борчылуын телгә алды ул.

Германия башлыгы Меркель парламент алдында ясаган чыгышында, Әфганстандагы һөҗүмнән кала Германиянең Әфган сәясәте турында да аңлатма бирде.

Плансыз, програмсыз чигенү булмас

Франк-Вальтер Штайнмаер
Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмаер да, Әфган миссиясенең әһәмиятенә тукталды. Төбәктәге вәзгыятьнең киеренке булуын искә төшергән тышкы эшләр министры, "Алман хәрбие бу илне басып алмады, шул исәптән анда озак торырга нияте юк. Ләкин башлаганда ук без аны програм-план белән башлаган идек. Әгәр төгәлләргә кирәк булса, ул шулай ук програм белән төгәлләнергә тиеш", дип әйтте.

Әфган халкы аптырашта

Узган җомга булган һава һөҗүме халыкта чит ил һәм аерым алганда төбәктәге Алман гаскәренә карата карашны үзгәртерлек көчтә иде. Һөҗүмнең бигрәк тә алман хәрбиләре тарафыннан оештырылуы халык өчен шок тәэсире уятты. Чөнки төбәктәге халык хәзергә кадәр Кундузда урнашкан Алман хәрбиләренә, "гади халыкка зыян китермәгән илне төзекләндерүче хәрбиләр" буларак карый иде.

Кундуз вилаяте 1990 елда талибаннан арылдырылганнан соң, агымдагы ел башына кадәр илдәге иң тотрыклы төбәкләрнең берсе иде.

Германиядәге фикер белешү нәтиҗәләренә караганда исә халыкның 2/3 өлеше илнең Әфганстандагы миссиясенә каршы тора.

Максат көч куллану түгел - төзекләндерү


Алман саклану сәясәте белгече Һеннинг Рики, хәрбиләренең хәрби вазыйфадан күбрәк төбәктә төзекләндерү эше алып баруын искә төшерде.

"Әфган миссиясен яклаган югары сәясәтчеләре хәрбиләрнең халыкка зыян китермәвенә һәм сугышка бик катнашмавын теләде. Асылда Германиядә партияләрнең берсе дә, көч куллануга тавыш бирмәде", ди ул.

Германия, АКШ һәм Британиядән соң Әфганстан иң күп хәрбие булган Европа иле. Германиянең 4.200 хәрбие, илнең Кундуз шәһәрендә иминлекне саклау һәм талибанның төбәккә таралуын туктату вазыйфасын башкара. Таҗикстан белән чиктәш булган Кудузда узган җомгадагы һөҗүмнәр төбәктә киеренкелекнең арта баруын күрсәтә.

XS
SM
MD
LG