Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:51

Магнитогорскида бүгенге көндә 1931 елны Татарстаннан куып китерелгән татарларның балалары, оныклары яши. Татарлар әлеге шәһәр төзелешенә зур өлеш кертсә дә, бүген аларның хәтта җыелыр бинасы да юк. Магнитогорски татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Кадиминур Таһиров бу шәһәрне заманында татарлар төзегәнен җәмәгатьчелеккә танытмакчы.


- Менә сез җитәкчелек һәм җирле халык Магнитогорскины татарлар төзегәнен белми дисез. Ә татарларның яшьрәкләре үзләре бу хакта беләме?


- Бу зур фаҗига булган. Аның турында беркем әйтми дә, сөйләми дә. Татарстан да ул мәсьәләне күтәрми. Мондагы татар яшьләре дә бу хакта берни белми. Чөнки у бернинди истәлек тактасы да, һәйкәл дә юк. Менә Магнитогорски шәһәренә инде 80 ел тула. Һәм без бу 1931 елгы сөрген фаҗигаләрен җәмәгатьчелеккә җиткерергә телибез. Бездәге кебек куылган татарлар Кемеровода да, Донецкида да, Казакъстан якларында да бар. Аларның барысын да Татарстаннан куып качырып бетергәннәр.

- Ә ничә мең татар куып китерелгән ул елны Магнитогорскига?

- 100 мең татар дип ишеткәнем бар. Ә бүген 32 мең генә калган. Аларның күбесе шул 1931 елны куып китерелгән вакытта үлгән.

- Юлда үлгәннәрме?


- Юлда да, килгәч тә үлгәннәр. Монда бит аларны далага куып китереп чәнечкеле чыбык артында тотып эшләткәннәр. Лагерьда торып шушы шәһәрне, комбинатны төзегәннәр. Бу хакта кызганычка беркем уйламый да. Менә хәзер бу проблемны күтәрә башладык, бәлкем берәр нәрсә аңлата алырбыз. Чөнки шәһәрне төзегән татарларга хәтта бина да бирмиләр. Аларның күбесе мул тормыш белән яшәгән эшмәкәрләр, муллалар булган. Бүгенге көндә монда аларның балалары, оныклары яшәп ята. Әмма кызганычка яшьрәкләр татар телен белми. Чөнки шәһәрдә бер генә татар мәктәбе дә юк. Шуңа да карамастан газетабыз чыга, концертлар оештырабыз. Быел урыс телле татарлар өчен ана теле өйрәтү өчен сабаклар ачтык. 3 төркемгә 25шәр кеше йөрде.

- Бина юк дидегез. Хакимияткә бу мәсьәлә белән мөрәҗәгать иткәнегез бармы?

- Элек подвалда урын биргәннәр иде, татарлар анда берничә ел җәфаланып яттылар да киттеләр. Чөнки урыны да, шартлары да начар иде. Шуннан соң әле җирсез йөрибез. Мин мохтәрият рәисе булып әле бер ел гына эшлим. Менә инде өченче тапкыр бина сорап гариза яздык, белмим бу юлы нинди җавап бирерләр. Шул ук вакытта хакимият бина финанслауны үз өстегезгә алыгыз, ди. Имеш муниципаль җитәкчелек моны булдыра алмый икән. Болай да барлык эшне үз акчабызга башкарабыз да инде. Ансамбльләребез эшли. 80 яшьтәгеләрнең үз төркеме бар, урта яшьтәгеләрнеке дә, балаларныкы да яхшы гына алып барыла.

- Ә болай татарлар ничек гомер кичерә, кайларда эшли?

- Куып китерелгән халыкның тамырлары бик таза булган. Муллалар, укымышлы, эшчән кешеләр булгач аларның балалары, оныклары да бик тырыш. Комбинат белән дә татар кешесе җитәкчелек итә. Аннары шәһәрдәге 500 мең кешедән 30-35% эшмәкәр татарлар. Җитәкчелек урыннарында да, хакимияттә дә татарлар бар. Шуңа да карамастан без монда мул, бердәм яшибез дип әйтә алмыйм.

- Ни сәбәпле?

- Cовет хакимияте астында яшәп бүгенге көнгә кадәр һәркем үз тормышын үзе тарткангадыр. Урыс халкы әлбәттә “сез татарлар бик дус яшисез” дип әйтергә ярата. Әмма андый бердәмлек бар дип санамыйм. Әлбәттә, аена дүрт тапкыр җыелабыз. Укытучылар, әниләр, яшьләр көне һәм башка бәйрәмнәр уңаеннан төрле кичәләр уза. Безнең монда татар музыкасын язучы композиторлар, прфессорлар бар. Мәдәният ягыннан Чиләбе өлкәсендә безнең Магнитогорски каласы бәлкем үрнәк тә булып торадыр әле. Әмма мохтәрият рәисе буларак бу мине канәгатьләндерми. Безнең халык югарырак дәрәҗәдә яшәргә тиеш дип уйлыйм. Халык үзе тырыша, әмма хөкүмәт ягыннан ярдәм юк. Каты әйтә башласаң дошманга әйләнәсең, үзләре белеп бирмиләр. Без бу илнең шундый ук бер халкы икәнен аңламыйлар.

- Ә татар яшьләре күбрәк Магнитогорскида төпләнеп каламы, яки читкә китәме?

- Без аларны үзебез гаризалар җыеп Татарстанга укырга җибәрәбез инде. Татарстан белән араларыбыз алай якын да түгел, әмма “Яңа гасыр” телевидениесе булгач Казандагы яңалыкларны белеп торабыз. Әмма күбрәк гаиләдә татарча аралашып үскәннәр генә Казанга, Мәскәүгә китә. Ә калганнарының күбесе урыслар белән гаилә корып шушында төпләнеп кала.

- Мулла нәселеннән булган кешеләр яшәгәч ислам динен тотучылар күптер инде?

- Ике мәчетебез бар. Беренчесе 60нчы еллардан ук калган мәчет. Икенчесен инде 12 ел төзибез, әле төзеп бетерә алганыбыз юк. Хәзер аны зурайта башладык. Әле дә булса анда төзелеш бара. Шуңа да карамастан намазга халык җыела. Ләкин аларның күбесе Үзәк Азиядән килүче халык. 32 мең татар үзен мөселман дип әйтә, әмма мәчеткә йөреп намаз укый торганнары бик аз. Дин ягыннан хәл телгә караганда да аянычрак. Дөресен әйткәндә яшьләр телне дә, динне дә белми инде.

- Шул ук вакытта газетагыз чыгып килә...

- Әлбәттә, чыга. Әмма 32 мең татар арасында монда безнең тормыш гөрләп торырга тиеш. “Татар рухы” газетасы 12 битлек булып аена бер тапкыр 5 мең данәдә басыла. Ул бушка таратыла. Һәм аны бөтен татарлар көтеп тора. Яшьләрне үзебезгә тартыр өчен урысча язабыз. Ә татарчаны өлкәнрәк кешеләр укый. Безне гомер буе татар-монголлар дип “төртеп” торалар, шуңа күрсәтергә телибез үзебезнең кем икәнне. Безнең арабызда хирурглар да, язучылар да, композиторлар да бар. Шулар белән таныштырабыз, Татарстан яңалыкларын бирәбез, дөнья татарлары арасындагы вакыйгаларны чагылдырабыз.

- Ә радио, телевидение тапшыруларыгыз бармы?

- Телевидениедә урын бирсәләр шул кадәр күп акча сорарлар, хәтта аны түләп бетерергә бернинди акчаларыбыз да җитмәс иде. Хөкүмәт бездән акча алу ягын гына карый бит ул. Ә радио бар – ул татар телендә. Инде ун ел эшли, әмма аның минутларын кыскарта-кыскарта ул 10 минутка калды. Аны алып баручы Кадрия Исхакова башта чыгышын татарча яза, аннары шуны урысчага тәрҗемә итә. Күрәсең, артыгын сөйләмәсен дип куркалардыр. Әле Сабантуйларда җырларны да тәрҗемә иттерергә теләгәннәр иде. Менә шундыйга кадәр җитә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG