Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:57

Малайзиянең ТВ каналында дөнья күргән бәйге дөнья җәмәгатьчелегендә дә кызыксыну уятa. Әлеге ярыш - асылда үз сәләтеңне күрсәтү ярышы, ләкин бу бәйге "попстар" ярышларыннан бераз аерыла.

Малайзиядә узган бәйгедә намзәтләр яңа йолдыз булыр өчен ярышмый. "Имам Муда", ягъни "яшь имам" исемле сәләт ярышы Малайзиянең "супер имамын" эзли.

Намзәтләр монда тамашачыны бары тик тавышы белән генә түгел, шул ук вакытта башкарган вазыйфалары белән үзенә җәлеп итәргә тырыша. Намзәтләр Kоръән Кәримнән сүрәләр уку, бала көткән хатынга киңәш бирү һәм мәет юу кебек төрле вазыйфаларны үти белергә тиеш.

Русиядәге "Минута славы" ярышына охшаш бу ТВ-тамашада 10 яшь егет тамашачыларның күңеленә һәрьяклап ошарга тырыша. Чөнки эшнең ахырында аларны кызыклы бүләкләр көтә.

Ярыштагы кыен шартлар

Үз милли киемнәрен кигән, түбәтәйле намзәтләр заманча зур сәхнәдә сорауларга җавап бирә. Кемнең бәйгедән төшеп каласын жюри гына түгел, тамашачы да хәл итә. Ярышның беренче бүлегендә үк намзәтләрне зур сынау көтте - алар камералар алдында мәет юып аны җирләргә тиеш иде. Тик бу эш алай ук җиңел булып чыкмады: мәетләрнең берсе ВИЧ вируслы иде.

Ярышның уңышы нәрсәдә? Бәйгегә катнашучылар илнең төрле төбәкләреннән килә. 19 - 27 яшькәчә булган намзәтләр барысы да җитди рәвештә дин дәресе укымаган. Алар арасында гадәти мәктәпләрдә укыган, хәтта авыл хуҗалыгы һәм банкта эшләгәннәре дә бар. Алар барысы да үзләренең дини белемен сынарга тели.



Бәйгене оештырган Излан Бәшар бу ярышта "төрле этник һәм дини төркемнәр яшәгән илдә ислам диненең заманча булуын халыкка күрсәтүне" максат итеп куя. Ул бу ниятен тормышка ашыра алган дип әйтеп була.

Ярыш илнең хосусый ТВ каналында күрсәтелә. Кайбер әдәпле, белемле һәм сәләтле имам намзәтләренә бәйге барышында ук төрле тәкъдимнәр килә башлый. ТВ аша күреп, бу намзәтләрне ошатып, кияүгә чыгарга теләп тә шалтыратучылар булган.

"Намзәтләрнең кайберләре инде бу илдә заманча тормыш белән диннең бергә яши алуын күрсәтә алды", ди бәйгене оештырган Бәшар.

Кызык бүләкләр

Бәйгедә җиңеп чыккан намзәтләрне төрле бүләкләр көтә. Алар Согуд Гарәбстанындагы Мәдинә ислам университетында махсус стипендия белән укый ала, Куала Лумпурның иң күркәм мәчетләрендә имамлык кыла ала. Моннан кала яшьләргә лаптоп кебек бүләкләр дә бирелә.

Ләкин җиңүчене билгеләү әлегә катлаулы. Русиядәге "Дом 2" ярышындагы кебек, намзәтләр 3 ай буена бер өйдә яшәргә тиеш.

Бәйгедәге намзәтләргә бәя бирүчеләр "һәрбер намзәтнең әле чын имам булырлык көчле сәләткә ия булмавын" искәртә. Жюри башлыгы Мәхмүт әл-Хафиз "асыл имам - динне халыкка аңлаешлы итеп аңлата белүче кеше", дип уйлый. Шул уңайдан намзәтләрнең гади халык арасыннан чыгуы бу максатка ирешүне җиңеләйтә.

Малайзиядә популярлыгы арткан "Имам муда" исемле бәйге социаль аралашу челтәре Facebook'та 50 меңнән артык тамашачы җыйган. Малайзияле бер хатынның сүзләре тамашаның халык арасында мондый зур кызыксыну уятуын аңлата кебек:

"Хәзерге көндә яшьләр дин белән әлләни кызыксынмый. Ләкин кешеләр бу ярышта үз тиңдәшләрен күргәч, яшьләр арасында ничектер кызыксыну туа", ди ул.

Динара мөнәсәбәтне яхшырту

Малайзиядә этник һәм дини яктан төрле халык яши. Мөселман динен тоткан малайлар күпчелекне тәшкил итә. Алардан кала кытайлар һәм һиндлар да бар. Бер гасырга якын үз эчендә тыныч кына яшәгән ил халкы арасында соңгы айларда гына каршылыклар булып алган иде. Ел башында гына бер христиан газетының "тәңре" сүзе урынына "Алла" исемен куллануы мөселманнарның ачуын чыгарды. Кайбер төбәкләрдә чиркәүләргә һөҗүмнәр булды, моңа җавап итеп католиклар мәчетләргә дуңгыз башы урнаштыра башлады.

Шул уңайдан әлеге бәйгенең тагын бер максаты - бу каршылыклардан соң дини мәсьәләләрне алга куеп, мөселманнар белән башка дин кешеләре арасында толерантлыкны ныгыту.

XS
SM
MD
LG