Accessibility links

Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы урам җыеннары узды


Казанда коррупциягә каршы митинг, 26 март, 2017
Казанда коррупциягә каршы митинг, 26 март, 2017

26 март Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы митинглар узды. Бу чараларга Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Дмитрий Медведев турында тикшеренү нигезендә әзерләп интернетка чыгарылган видео этәргеч булды.

КАЗАН

Казанның "Крылья Советов" паркында Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның вазифасыннан китүен таләп итүче митингка 1500ләп кеше җыелды.

Казан хакимияте рөхсәтеннән башка уздырылучы чарада тәртип саклау хезмәткәрләре ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдиновны тоткарлап полиция бүлегенә алып китте.

Марсель Шәмсетдиновны тоткарлау мизгеле
Марсель Шәмсетдиновны тоткарлау мизгеле

Митингны оештырган активист, Алексей Навальныйның Татарстандагы сайлау идарәсе башлыгы Эльвира Дмитриеваны битлекле кешеләр тоткарлап полиция бүлегенә алып киткән. Бу турыда аның белән бергә машинада булган кеше хәбәр итте.

Эльвира Дмитриеваны тоткарлау
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:26 0:00

Бу хәл алдыннан Дмитриева Казан урамнарында үзен Kia машинасында эзәрлекләүләре, юл читенә кысрыклаулару турында хәбәр иткән иде.

"Бердәм Русия" фиркасенең шул ук паркка килгән вәкилләре "Татарстанда яшәүчеләрнең берләшүе зарурлыгына игътибар җәлеп итү" максатында митинг уздырырга дип хакимияттән рөхсәт алган булган.

Коррупциягә каршы митингта хакимиятнең "Яшь гвардия" хәрәкәте вәкилләре
Коррупциягә каршы митингта хакимиятнең "Яшь гвардия" хәрәкәте вәкилләре

Әлеге хакимият фиркасенең 15ләп вәкиле паркта бераз басып торганнан соң таралышты.

Шимбә көнне полиция коррупциягә каршы митингны оештыручы, Алексей Навальныйның Казандагы сайлау идарәсе башлыгы Эльвира Дмитриевага каршы админстратив эш ачты. Дмитриева хакимият белән килештермичә җәмәгать чарасы оештыруда гаепләнә. Бу эшне мәхкәмә 27 мартта караячак.

Җомга көнне Казан хакимияте коррупциягә каршы митинг уздыруга рөхсәт бирелмәгәнлеге һәм анда катнашучыларның җаваплылыкка тартылачагы турында кисәтте.

ЧАЛЛЫ

Чаллыдагы чараны оештыручы Дмитрий Тетерин сүзләренчә, Татарстанның икенче шәһәрендә дә урам җыенын рәсми рәвештә үткәрергә урын да, рөхсәт тә бирелмәгән. Шуңа да карамастан, хакимият бинасы янындагы Азатлык мәйданына 450-500 чамасы кеше җыелды.

Җыен башланыр алдыннан тәртип саклаучылар Азатлык мәйданын кар-боздан арындыру эшләре башлануын белдерде. Бу эшкә комачау итмәү өчен, җыелган халыкка таралырга куштылар. Халык бу җыештыру эшенең урам чарасын булдырмас өчен махсус оештырылуын, мәйданда карның булмавын белдереп ризасызлык күрсәтте.

Кешеләр моңа кадәр Азатлык мәйданында кар җыештыручы махсус техниканың ял көнендә бер дә күренмәгәнлеген әйтте. Чыгышлар башлангач, дистәгә якын махсус техника, КАМАЗлар, грейдерлар, "Беларус" тракторлары, башка техника җыелган халыктан 4-5 метр читтә генә үкерә-үкерә эшли башлады. Чыгышларны ишетергә комачаулыкка карамастан, халык таралмады.

Сергей Аржанцев хакимиятнең халык мәнфәгәгатьләрен кайгыртмавын әйтеп аны кануный юл белән алыштырырга чакырды. "Гаҗәп, СССР заманында Грузиядәге ришвәтчелек турында мәзәкләр йөрде. Грузия американнар белән эш йөртә башлагач, ришвәтчелек дигән нәрсә бетте. Анда бар хакимият, сержанты, генералы алышынды. Һәм тәртип китте", диде ул.

Владислав Стрыгин "Миңа хакимиятләрнең безнең акчаларны урлавы ошамый. Дмитрий Медведев эше мәхкәмәгә бирелергә тиеш", дип чыгыш ясады.

Митинг тәмамланып халык таралгач полиция анда катнашкан Рушан Вәлиуллинны һәм тагын ике кешене тоткарлап полиция бүлегенә алып китте.

Рушан Вәлиуллин
Рушан Вәлиуллин

Чаллыдагы митинг күренешләре Азатлык фотогалереясендә.

УФА

Уфада бу чара Затон бистәсендәге “Волна” скверында үтте. Чараны оештыручылар аны Черниковка бистәсендәге “Химик” мәдәният сарае каршында үткәрергә теләгән иде, әмма хакимият ул урында башка чара узуын белдереп, анда рөхсәт итмәде.

Уфадагы җыенда
Уфадагы җыенда

"Волна" скверы каршылык чаралары уздыру өчен рөхсәт ителгән мәйданнар арасында үзәктән иң еракта урнашканы булуга карамастан, анда ике меңгә якын кеше җыелды. Күпчелек яшьләр иде.

Уфадагы җыенда
Уфадагы җыенда

Кулларда: "Ришвәтчелек киләчәгебезне урлый", "Карак төрмәдә утырырга тиеш!", "Димон, кит!", "Дачаларыңны сатып, юллар төзет!", "Коррупционерларны җавапка!" кебек шигарләрне күрергә була иде. Чарада хакимияткә ризасызлык белдереп, кулдан язылган шигарләр тотып, Русия, Прогресс фиркасе байракларын күтәреп, "Яблоко" һәм коммунистлар фиркасе билгеләрен тагып килүчеләр дә бар иде. Урам җыенын Алексей Навальныйның Уфадагы сайлау идарәсе башы Лилия Чанышева алып барды.

Чыгыш ясарга теләүчеләр бик күп булып чыкты. "Яблоко" фиркасе әгъзасы Рөстәм Мөлеков: “Русия халкы гомер буе тышкы дошманга каршы сугышлар алып барды. Шул ук вакытта эчке дошман белән дә көрәшнең туктап торганы юк. Ул дошманнар ил байлыгын кулга төшереп, урлап, чит илләрдә милекләр алды, яхталарга ия булды. Алар барысын да үзенең оясына ташыган комык кебек, ташып беттеләр. Хакимият тә алар кулында. Гадел булмаган салаулар уздырып, урыннар билиләр, сак структураларына зур хезмәт хаклары биреп, үзләрен саклаталар. Алар вәкаләтле түгел. Чөнки аларны халык сайламаган.”

Максим Наведин
Максим Наведин

Яшьләр хәрәкәте вәкиле Максим Наведин: “Мине юлларның шундый җимерек хәлдә булуы туйдырды. Мине акчасызлык туйдырды. Безне тормыш яхшырачак дип ышандыралар. Мине укыткан укытучым 40 ел буе шундый ышандырулар белән яшәвен әйтте. Шул ышанучылар 8-10 мең сум пенсия ала, аның 6 меңен коммуналь чыгымнар өчен түли. Калганы хәтта табут алырга да җитми. Монда үз теләкләре белән ике меңгә якын кеше җыелган. Әгәр чара үзәктә узса, берничә тапкыр күбрәк булыр иде. Ләкин эш анда түгел, без барыбыз да монда килмәүчеләргә хәлне аңлатырга, мәгълүмат таратырга тиеш. Безне ишетәчәкләр!"

Глеб Павловский
Глеб Павловский

Прогресс фиркасе вәкиле Глеб Галицкий:

“Хакимиятне халык үзенә хезмәт итәр өчен сайлап куярга тиеш, ә бу хакимият үзен патша итеп тоя. Монда җыелучыларны Навальныйның сайлау алды көрәше идарәсенә чакырам. Әгәр монда килүчеләр волонтерлар булып, Димон турындагы фильмны халыкка таратса, Навальный турында мәгъүмат бирсә, без җиңәчәкбез. Русия азат булачак!”

Башка чыгышларда да коррупция, юлларның төзек булмавы, коммуналь бәяләр үсүе, Уфа урамнарының тазартылмавы, кыйммәтчелек кебек мәсьләләр күтәрелде. Русия хөкүмәте башы Дмитрий Медведевнең урыныннан китүе таләп ителде.

Чарага полиция халыкны тикшереп кертте. Полиция хезмәткәрләре бик күп булды. Машиналардан төшми дә махсус тәгаенләнешле төркем хезмәткәрләре чараны күзәтеп торды. Урам җыены провокацияләрсез, кулга алуларсыз узды.

Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

МӘСКӘҮ

Мәскәүнең Пушкин мәйданында коррупциягә каршы митингта полиция 500ләп кешене тоткарлады.

Мәскәү полициясе Алексей Навальныйны тоткарлый
Мәскәү полициясе Алексей Навальныйны тоткарлый

Тоткарланганнар арасында оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный, Британиянең The Guardian газеты хәбәрчесе дә бар.

Мәскәү полициясе коррупциягә каршы чыгучыларны тоткарлый
Мәскәү полициясе коррупциягә каршы чыгучыларны тоткарлый

Полиция митингта 8 меңләп, ә оештыручылар 20 меңләп кеше катнашуын белдерә.

Активистлар полициянең коррупциягә каршы чыгучыларга карата резин күсәкләр куллануын хәбәр итә.

26 март Русиянең төрле шәһәрләрендә коррупциягә каршы митинглар узды. Бу чараларга Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Дмитрий Медведев турында тикшеренү нигезендә әзерләп интернетка чыгарылган видео этәргеч булды. Протест чараларының күпчелеге җирле хакимиятләр белән килештерелмәгән.

XS
SM
MD
LG