Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:03

Дөньядагы кеше хокуклары тoрышын күзәткән "Freedom Housе"ның соңгы хисабында, күпчелек илләрдә узган ел матбугат иреге кысылган, диелә. Хисапка караганда, 2009 елда матбугат иреген иң күп бозу очраклары Төркмәнстан, Үзбәкстан, Беларус һәм Иранда булган.

Глобаль тикшеренү дөньядагы 6 кешенең берсе генә матбугат иреге булган илдә яши, дигән нәтиҗә чыгарды.

"Freedom Housе" оешмасының, 196 илдә матбугат иреге торышын күзәтеп чыкты.

Хисапка караганда, элекке Советлар Берлеге илләрендә матбугат иреге кысыла. Русия исә бу илләрнең башында. Кыргызстанда да вазгыять әкренләп начарая бара.

Гомумән алганда, 2009 елда Африкадан алып Үзәк Азия илләренә кадәр булган киңлектә матбугат иреге кысылганнан кысыла бара.

Мисал өчен, Иранда инде 1982 елдан бирле матбугат иреге дигән төшенчә юк диярлек. Быелгы күрсәткеч узган 30 ел белән чагыштырганда иң аяныч буларак теркәлде. Каршылыклы узган президент сайлавы һәм аннан соң оппозиция ризасызлыгының артуы сәбәпле, Иран быел дөньяда иң күп матбугат иреге кысылган ил исемлегендә беренче дистәгә керде.

Иранда узган елның икенче яртысында дистәләгән журналист, хәбәрче, блогчы һәм матбугат мөхәррире төрмәгә ябылды, кайберләре үлемгә хөкем ителде.

Моннан кала Иран хакимияте иярчен каналларны тоткарлады, интернет һәм кесә телефоннарында хәбәрләшүгә чикләүләр кертте.

Русиядә исә хакимият матбугат чараларына карата контрольне арттырды. 2009 елда Русиядә матбугат иреге элекке еллар белән чагыштырганда артка чигенә.

Русия матбугат иреклеге булмаган илләр категориясенә кертелде. 196 ил исемлегендә Русия 175 урында тора.

"Mәгълүмат төрлелеге юк"

Элекке Совет илләре арасында урын алган Балтыйк илләрендә матбугат торышы "бәйсез" дигән категориягә кертелде. Украина белән Грузия исә "өлешчә" ирекле матбугаты булган илләр сафында.

"Freedom Housе" башлыгы Валкер сүзләренә караганда, Балтыйк илләреннән кала элекке совет илләрендә хәбәр һәм мәгълүматлар дәүләт яисә хаким көчләр кулында булуы күзәтелә, шулай ук кайбер шәхси журналистларга да янаулар бар.

"Бу илләрдә матбугатта мәгълүмат төрлелеге юк", диде ул.

2009 елда хакимият контроленә каршы иреклек сугышы интернет кырында дәвам итте.

Интернет басма язмаларга караганда, бик күп илдә хакимият контроленең интернетка да килеп җитүе күзәтелде. Кайбер хакимиятләр басымны арттырды. Интернеттагы цензураның иң җанлы мисалы Кытайда. Моннан кала хакимиятнең интернеттагы күзәтүне арттыру максатын куйган канун өлгесеннән соң Казакъстанда да интернетка цензурасы арта.

Скандинавия илләре матбугат иреклеге иң югары дәрәҗәдә булган илләрнен башында.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG