Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев сайланды. Дөнья шаккатмады


Медведев Путин юлыннан барырга чакыра
Медведев Путин юлыннан барырга чакыра

Путинның варисы беренче турда ук 70%-тан артык тавыш җыйды. Бу алдан билгеле иде, чөнки, чын оппозиция читләтелде, ә мәгълүмәт чараларында төп урын Медведевка бирелде, ди күзәтүчеләр.


Европа шурасының парламент мәҗлесе төркеме 2 март сайлавын күзәткән сирәк халыкара төркемнең берсе булды. Төркем җитәкчесе Андреас Гросс сүзләренчә, сайлау нәтиҗәләре сайлаучының фикерен чагылдыра, ләкин аның демократик куәте тулысынча ачылып бетмәде, ягъни, бу сайлауны тулы мәгънәдә демократик дип атап булмый.

"Намзәтләргә мәгълүмәт чараларында тигез шартлар тудырылмавы бу сайлауның гаделлеген сорау астына куя" диде Гросс.

Төркем әгъзасы, британ депутаты Найджел Эванста, Медведев идарә куәтләрен кулланмаган булса да, җиңер иде, дигән тәэсир калган. Дөрес, бу очракта аның өстенлеге азрак булыр иде. Эванс Русия җитәкчеләренә сайлаучыларына ныграк ышанырга, ачыграк демократик систем булдырырга киңәш итте.

Медведев: Путин юлыннан барырга кирәк!

Бу сайлауда Путинның варисы Медведев җиңәсендә беркемнең дә шиге юк иде. Путинның 8 ел президентлыгы югары нефть бәяләре, икътисади үсеш һәм муллык арту еллары дип тасвирлана.

Путин белән Медведев концерт караучыларны сәләмли
Төн уртасында Путин белән Кызыл мәйданда рок концерт караучылар алдына чыгып, Медведев шушы юлдан баруны дәвам итергә чакырды:

"Безнең бу үсешне дәвам итү форсатыбыз бар. Тотрыклылыкны ныгыту, тормыш сыйфатын яхшырту. Иманым камил, без шушы юлны сайларга тиеш" диде Русиянең яңа президенты.

Обама: Бу сайлау ирекле дә, гадел дә түгел

Ләкин бу давамлык дөньяда әллә ни хуплау тапмады. Кушма Штатларда президентлыкка демократ намзәтләрнең икесе дә тәнкыйтьле фикер белдерде.

Һиллари Клинтон Медведевның сайлану рәвешен демократиядән чигенү дип атады.

Барак Обама, бу сайлау ирекле дә, гадел дә түгел, диде.

Хөкүмәт вәкилләре әлегә рәсми белдерү ясамады, сайлауның ахыр нәтиҗәсен көтә.

Ә менә Европа басмалары инде хисләрен тыеп тормый. Италиянең La Stampa гәзите, Русия демократиясе Путин астында гарип калды, дигән нәтиҗә ясый.

Германиянең Süddeutsche Zeitung басмасы Русиядә демократик процесстан бер ни калмады, дип белдерә.

Британиянең Financial Times гәзите, Русиядәге сайлауны демократик дип атау "демократияне кимсетү" булыр иде, дип яза.

Ә менә Белград Медведев җиңүенә хуплау белдерде. Сербия премьер-министры Войслав Коштуница Медведевның җиңүен "бөек җиңү" дип атады. Сәбәбен аңлатып торасы юктыр.

Медведевның президент вазыйфасына керешү тантанасы 17 майда үтәчәк.

XS
SM
MD
LG