Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель һәм Медведев Екатеринбурда очрашты


Русия-Германия саммитында икътисади килешүләр кабул ителде. Меркель Русиядә вазгыятьне хезмәттәшлек өчен уңай, дип бәяләде. Шулай да Германия канцлеры Медведевны Эстемирова үлемен тикшерергә чакырды. Ике ил җитәкчеләре кеше хокуклары торышы һәм Иран турында сөйләште.


Русия һәм Германия эшкуарлары инде унынчы тапкыр очраша. Ел да уза торган икътисади форумның быелгысында Германиянең Siemens берләшмәсе һәм Русия ширкәтләре арасында берничә миллиард долларлык килешүләргә кул куелды.

Германия канцлеры быелгы җыенның кәефе ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең җылынуын күрсәтә, диде.

“Мин бу җыеннарда инде берничә ел катнашам һәм быел вазгыятьнең җанлануын сиздем. Без якыннан таныштык һәм хәзер ирекле сөйләшә алабыз. Беренче елларда булган киеренкелек һәм каршылыкларны җиңдек”, диде Меркель.

Күп санлы килешүләр һәм үзара ышаныч вә хезмәттәшлек турында белдерүләргә карамастан, Меркель Русиядә кеше хокуклары торышы мәсьәләсен читләтеп үтмәде.

Узган ел Наталья Эстемированы искә алу чарасы Берлинда да узды
Бүген Чечнядә кеше хокукларын яклаучы Наталья Эстемированың үлеменә бер ел тулган көнне ул бу җинаять эшен тикшерү мөһим, дип Медведевка басым ясады.

Хокук яклаучы Amnesty International оешмасының Мәскәүнең Эстемированы үтерүчеләрне табарга сәяси теләге булуына шик белдергәч, Медведев җинаять кылучы табылган һәм хәзер аны эзлиләр, диде.

"Беренчедән, тикшерү юк, дип әйтү дөрес түгел. Икенчедән, җинаять урынында тотылмаса җинаятьчене табу җиңел булмый. Өченчедән, үтерүченең кем булганы ачыкланды. Дүртенчедән, аны дөнья буйлап эзлиләр. Һәм бишенчедән, хәзер тикшерүчеләр үтерүгә кем заказ биргәнен ачыкларга тырыша”, диде Медведев.

Хокук яклаучылар моңа ышанмый, чөнки тикшерү нәтиҗәсендә Эстемированы үтерүче дип Алхазур Башаев исемле кеше игълан ителгән иде. Аның 2009 елның ноябрендә махсус чара вакытында үтерелгәне мәгълүм.

Бүгенне очрашуга кайтсак, Меркель һәм Медведев Иран турында да сөйләште. Медведев, Тәһран Мәскәүнең ышанычлы сәүдә партнеры булса да, Русия Иранның яшерен атом программасына борчылу белдерә һәм моңа аңлатма бирүен тели, дип белдерде.

Германия бүгенге көндә Русиянең иң эре сәүдә партнерларының берсе. 2010 елның беренче өч аенда сәүдә әйләнеше 15 миллиард доллар булган.

Екатеринбурда узган икътисади җыенга Германиянең Volkswagen, Siemens, BASF һәм очкычлар җитештерүче Airbus кебек зур ширкәт җитәкчеләре килде.
Siemens Русиягә 240 поезд сатачак


Siemens белән Русиянең тимер юллары ширкәтләре арасында Русиягә 2.8 миллиард доллар күләмендә 200дән артык электр поезды сату турында килешү имзаланды.

Мәскәү белән Петербур арасында Siemens ширкәтенең инде 8 поезды югары тизлектәге юлда йөри. Сочида үтәчәк Олимпия уеннарына да Германия ширкәте 54 кечерәк поезд сатачак.

Германия шулай ук Русиягә Мәскәү читендәге Сколково проектына да акча бирәчәк. Русия рәсмиләре киләчәктә бу урынны «Русиянең Силикон үзәнлеге» итәргә өметләнә.
XS
SM
MD
LG