Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:58

Сишәмбедә алман канцлеры Ангела Меркель ике көнлек Төркия сәфәрен башлады. Көнүзәгендә Төркиянең Европа Берлегенә әгъзалыгы, Иранга яңа басымнар һәм Алманиядәге төрек диаспорасының язмышы кебек бәхәсләр тора. Бу хакта ике ил рәсмиләре тәмам аерым карашта.

Франция башлыгы Николя Саркози белән Төркиянең Европага тулы әгъзалыгына аяк терәгән алман канцлеры Меркель 4 елдан соң Төркиягә килде. Чөнки ул ике ил арасында көчәя барган каршылыклы бәхәсләрне күзгә-күз сөйләшергә тели.

Европа Берлегенә әгъзалык мәсьәләсе бу бәхәсләрнең иң катлаулысы. Меркель бер вакыт Төркиягә "шартлы әгъзалык" тәкъдим иткән иде. Төркия мондый тәкъдимне кире кагып, тулы әгъзалык юлында сәяси реформаларны дәвам итәчәген белдерде.

Ул гына түгел, Берлек рәсмиләренең мондый тәкъдим белән чыгуын Төркия "кабул ителгесез" дип атады. Дәүләт министры һәм Европа белән баш арадашчы Эгәмән Багыш, мондый тәкъдимне канунсыз, диде.

"Шартлы әгъзалык тәкъдименә җитди карамыйбыз. Әгъзалык процессында мондый бер категория була алмый. Берлек рәсмиләренең мондый тәкъдим белән чыгуын, мин кимсетү дип кабул итәр идем", ди ул.

"Күбрәк дипломатия кирәк"

Атом программасы сәбәпле Иранга чикләүләр кертү мәсьәләсендә тарафлар арасында фикер аермалыгы күренә.
Төркия премьеры Тайип Әрдоган "Spiegel" журналына биргән әңгәмәсендә, дипломатияне ныгытырга чакырды.

"Дипломатиядән кала барлык чаралар дөнья тынычлыгына зарар китерәчәк һәм алар нәтиҗәсез адым булып калачак", дип әйтте ул.

Ул моннан элек Иранга 3 тапкыр чикләү кертелүен искә төшереп: "Ә нәтиҗәсе ни булды?", дигән сорау куйды.

Меркель исә Иранга чикләүләр кертү турындагы җитди торуларын тагын бер тапкыр әйтеп, дипломатия юллары җавап бирми икән, көнбатыш илләре башка чикләүләр кертергә әзер, дип кисәтте.

"Әгәр Иран атом тырышлыкларының максатын ачык итеп әйтмәсә, яңа чикләүләр кертергә мәҗбүр булачакбыз", диде ул.

Меркель хәзер бу мәсьәлә хакында Анкара белән дә фикер алышырга тели.

Диаспора һәм интеграция

Германиядә 4 миллионнан артык төрек яши. Аларның күпчелеге инде өченче яисә дүртенче буын кешеләре. Меркель аларның тулысынча алман җәмәгатьчелегенә яраклашуын тели. Ә Эрдоган исә, аларның туган теле һәм иле белән бәйләнешен сакларга һәм аны үстерергә чакыра.

Әле сәфәр башланыр алдыннан бу хакта ике ил рәсмиләре дә чыгыш ясады. Бу фикерләр ике илдә дә шактый бәхәс уяткан иде. Эрдоган Алманиядә яшәгән диаспораны кайгыртып, алар өчен төрек лицейларын ачарга рөхсәт бирелүен сорый. Меркель моның интегреция өчен киртә булачагын алга сөреп, бу тәкъдимне кире какты.

Ә Төркиядә инде озак еллардан бирле алман лицейлары эшләп килә.

Йә алман, йә төрек бул

Моннан кала Эрдоган Германиядәге төрекләргә ике ил ватандашлыгын алу статусы бирелүен сорый. Кайбер илләр өчен Германия ике ил ватандашы булуны кабул итсә дә, Төркия очрагында Германиядәге төрекләр бер генә ил ватандашлыгын сайлый ала.

"Безнең белән еллар буена яшәгән халыкның бу илгә ярашуын телим. Ягъни алар алман җәмәгатьчелеге эчендә уңышка ирешергә, барлык яктан алман кануннарын хөрмәт итәргә һәм әлбәттә алман телендә сөйләшә белергә тиеш", диде Меркель.

XS
SM
MD
LG