Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Майкл Джексонны искә алдылар


15 июльдә Татарстанның сәнгать музее паркында Майкл Джексонга багышланган кичә үтте. Ул IV Халыкара импровизацион музыка фестивале кысаларында оештырылган иде. Чара “Michael in Bossa” дигән исем астында узды.

Җырчыны искә алу кичәсе паркка ак лимузинда Майкл Джексон кебек киенгән биючеләр керү һәм аларның чыгышы белән башланды.

Чараның вокаль өлешен джаз вокалисты Ольга Скепнер алып барды. Ул поп-музыка короленең мәңгелек композицияләрен яңа оригиналь аранжировкада яңгыратты. Паркта пианист Олег Анохин, тенор-саксофончы Сергей Баулин, бас-гитарачы Владимир Кольцов-Крутов, барабанчы Илдар Нәфыйков, гитарачы Тимур Әхмәтҗанов һәм башкалар чыгыш ясады.

Аранжироваларның барысын да пианист Олег Анохин эшләгән.

Казанда Майкл Джексонны искә алдылар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:34 0:00


Фестивальгә танылган хореографлар да килгән иде. Франциядән Эдгар Франсиско-Фило һәм Петербурдан Ольга Алферова чыгышларын тамашачы аягүрә алкышлады. Биюләре тәмамланганнан соң да алар, музыканы яңадан куйдырып, кичәгә килүчеләр өчен чыгышларын үзләре теләп дәвам итте.


Майкл Джексонны искә алырга килүчеләр арасында төрле яшьтәгеләр – мәктәпкәчә балалардан алып өлкәннәргә кадәр бар иде. Егетләр

арасында Джексон стилендә киенгәннәре чын фанат булуларын икеләтә күрсәтте.

Джаз фестивале ике ай дәвам итә

Майкл Джексонны искә алу кичәсен үз чаралары кысасына керткән IV Халыкара импровизацион музыка фестивале 8 июльдән 26 августка кадәр дәвам итә. Бу фестиваль “Сандецкий йортында джаз” дип исемләнгән.

Җәйге музыкаль фестиваль 2007 елдан бирле июль һәм август айларында үткәрелә. Урыны – Дәүләт сәнгать музееның парк зонасында.

“Art Of Jazz Company” агентлыгының генераль, фестивальның музыкаль директоры Ольга Скепнер бу чараны оештыру идеясы барлыкка килү турында болай дип сөйли:

Ольга Скепнер
“Музей директоры Розалия Миргалимовна белән халыкара музей төнен үткәргән идек. Джаз төркемем белән бу төндә чыгыш ясадым. Паркта джаз кичәсе кешеләргә бик ошады. Олег Анохин, Розалия Нургалеева һәм мин өчәү утырдык та сөйләштек – фестиваль ясарга булдык. Беренче елда без “7 җәйге джаз төне” дип атала идек. Йомгаклаучы концерт кирәк булгач, сигезенче төн дә өстәлде. Кешеләр шулкадәр ияләште, яратты”.

Фестиваль өченче тапкыр уздырылуында Халыкара биеклеккә күтәрелгән. Хәзер исә “Импровизацион музыка фестивале” дип атала. Директор Ольга Скепнер моны бик мөһим дип саный, джазның төрлелеген күрсәтергә тели.

“Бу проектның киләчәге зур, дип уйлыйм. Ул Русия өчен дә уникаль. 2 айлык формат Парижда һәм Польшада гына бар. Казанда бу чара бик заманча һәм файдалы да. Ул халыкка мәгълүмат бирә. Без монда күргәзмәне дә, музейны да, иң яхшы хореограф һәм музыкантлар чыгышын да берләштерәбез. Бу – музей дөньясындагы тулы бер сәнгать мәйданы”, ди Скепнер.
XS
SM
MD
LG