Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тамара урамнарны татарча сөйләштерә


Тамара шәһәр урамнарын татарча сөйләштерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

Соңгы арада Казан һәм Чаллы урамнарында, соңрак социаль челтәрләрдә очраган нәрсәгә татарча бәя биреп китә торган ябыштыргычлар тарала башлады. Шул рәвешле татарча сөйләшүче #девочкаТамара проекты StreetArt дип йөртелә торган урам сәнгате, график язулар, дивар рәсемнәре дөньясына килеп керде. Азатлык бу ябыштыргычларны уйлап тапкан рәссам Валерия Цинк белән очрашып ни өчен аны татарча сөйләштерүен сорады.

Чаллыда яшәүче график рәссам Валерия Цинк белән Казанда үткән дизайнерлар күргәзмәсендә очраштык. Аның #девочкаТамара стикерлары, ягъни ябыштыргычлары әлеге күргәзмәдә кызыксынган кешеләргә тәкъдим ителгән иде. Әмма аннан башка да, Тамара ябыштыргычлары дизайнерлар кибетләрендә яхшы сатыла һәм дөнья буйлап сәяхәт итә.

Әлеге проект урамнарда рәсемнәрен ябыштырып йөри торган башка бер рәссамга җавап буларак килеп чыкты дип сөйләп китте Валерия. Миңа Street Art юнәлеше бик ошый, әмма мин әлеге рәссамга үземчә җавап бирергә теләдем, ди.

Тамара яз килүен хәбәр итә
Тамара яз килүен хәбәр итә

Шулай итеп Тамара исемле кызчык барлыкка килә. Ул минем альтер-эго ди Валерия. Ул шәһәрдә үскән, татар телен мәктәп програмы кысаларында өйрәнгән яшүсмер урыс кызы. Ул юлда очраган һәр нәрсәгә үзенчә бәя биреп китә. Мәсәлән, матур бина очраса Тамара "Матур", "яхшы" дип әйтеп китә, ямсез күренешкә тап булса, "Бу нәрсә?" дигән сорау куя, куңеле күтәрелгән чагы булса "Яз килә" "Киляле", "Бер, ике, өч, дүрт, "Татарстан - супергуд!" дигән язулар ябыштырып китә. Валерия синтепоп җырчы Супер Алисаның иҗатын бик ярата, шуңа аның стикерларында да, аның җыр сүзләре очрый.

Башта кечкенә һәм зур ябыштыргычларын, рәссам күзе белән карап, Валерия урамнарда үзе ябышыртып китә торган булган, әмма соңыннан аңа ияреп, башкалар да урамнарны татарча сөйләштереп, төрле кызык сүзтезмәләр белән Тамара ябыштыргычларын калдырып китә башлаган.

Кайберләүләр аларны Русия, Европа, Яңа Зелландия сәфәрләренә алып чыга һәм #девочкаТамара хэштегы белән Инстаграм челтәре аша бу кызчыкның җанатарларына сәламнәр җибәрә.

"Татар теле урам сәнгатенә яңалык алып килде"

Валерия Цинк милләте белән башкорт кызы икән, әмма гаиләдә башкортча өйрәнә алмаган, татарчаны мәктәп програмы кысаларында гына үзләштергән. "Шуңа күрә минем Тамарам да, иң гади сүзләр, иң гади җөмләләр генә белән сөйләшә, ди ул.

"Татар теле, татар хәрефләре урам сәнгатенә яңалык алып килде, чөнки графитиларда, дивар рәсемнәрендә хәттә рус теле дә аз кулланыла инде хәзер, барысы да инглиз телендә яза. Ә татар теле, чит тел кебек, үзенчәлек, көтелмәгән әйбер булып тора һәм Татарстандагы мәдәниятләрнең интеграциясе буларак кабул ителә", ди Валерия.

​Хакимиятләр, төрле оешма җитәкчеләре, бигрәк тә торак-куммуналь хуҗалык хезмәткәрләре урам сәнгатеннән ерак, алар Тамараны өнәп бетерми икән, "минем ябыштыргычлар хулиганлык дип санала, аларны куптарып, кырып ташлыйлар", ди рәссам. Мәсәлән, бермәлне "Яз җитә" дигән оптимистик ябыштыргыч банк диварында барлыкка килгән, анда "банк диварында бернинди дә StreetArt өчен урын юк" дип куптардылар ди Валерия.

Яратып алып китүчеләр дә була икән. Бер егет, татарча ябыштыргычны машинасына ябыштырган иде, һаман кемдер куптарып алып китә дип әйтә, инде әллә ничә тапкыр яңаны сатып алды инде ди рәссам.

Шәһәр урамнарына, дөньяга татар күзе белән карарга тәкъдим иткән ябыштыргычларның популярлыгын, автор Тамараның вакытлы һәм көтелгән проект булуы белән аңлатта.

XS
SM
MD
LG