Accessibility links

"Урыслаштыру сәясәтенең бер шөребе"


Милли хәрәкәт вәкилләре Татарстанда заманча татар мәктәпләре ачылмауга аптырый. Ут күршебез Башкортстанда 54 яңа башкорт гимназиясе корылган, ди алар.

Татар иҗтимагый үзәге Татарстанның фән һәм мәгариф министры белән очрашкан. Иҗтимагый үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт министрның милли мәгарифкә битараф булуын әйтә.

Август киңәшмәсе вакытында милли хәрәкәт татар телен яклап пикетка чыккан иде. Пикетчылар янына республика президенты Миңтимер Шәймиев тә килде. Илбашы мәгариф министрына милли хәрәкәт вәкилләре белән очрашу үткәрергә тәкъдим иткән.

Көтә-көтә көтек булдык

Ниһаять, 3 айдан соң министрның безгә дә чираты җитте, ди Нуриәхмәт. Милли хәрәкәт вәкилләре министр Альберт Гыйлметдиновка ни өчен татар мәгарифе елдан-ел юк ителә барылуы турында сорау бирә. “Элек татар мәдрәсәләрен, мәктәпләрен бетергән кешеләрнең чит илләрнең югары уку йортларында белем алуларын искәрттек. Хәзер дә татар мәктәбен бетергәннәр БДИ урысча тапшырылмаса, теләсә кайсы уку йортына укырга керә ала”, ди Галишан Нуриәхмәт.

Альберт Гыйлметдинов
Әмма министр ул чор белән хәзерге заманны бутамаска кушкан. Янәсе, урысча укытылмаса, балаларның мөмкинлекләре чикләнә. Гомумән, министр татарның милли укыту системасы, уку йортлары булуны күз алдына да китерми икән.

“Үзе татар мәктәпләренең ябылмавын, милли мәгарифнең яшәвен сөйләде. Әмма югары сыйныфларда татарча белү нәрсәгә кирәк ул дип әйтте”, ди Нуриәхмәт.

Ике ел эчендә 111 татар мәктәбе ябылган

Иҗтимагый үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт мәгариф министрына ике ел эчендә 111 татар мәктәбенең юкка чыгуын искәрткән. Бу саннарны ишеткәч, министр үзе дә аптырап кала. Нуриәхмәт бу мәгълүматларны министрлыкның үзеннән алынуын әйтә.

Галишан Нуриәхмәт
“Министр күрсәтмәсе нигезендә мәктәпләрдә 1-нче сыйныфтан башлап урысча гына укыталар. Әмма ул мин мондый күрсәтмә бирмәдем дип әйтә. Ә нишләп алайса урыс телендә белем бирәләр? Димәк, министр урыслаштыру сәясәтенең бер шөребе генә”, ди Галишан Нуриәхмәт.

“309 канун министрны борчымый”

Иҗтимагый үзәк рәисе сөйләвенчә, министр милли телләрне укытуны кыскарткан 309 канунның Конституциягә каршы килүен уйлап та бирми. “Конституция бөтен халыкларга да үз телләрен өйрәнү хокукын бирә дип әйтте. Мөмкинлек булгач, ни укытмыйсыз дигәч, стандарт нигезендә мәктәпләрдә татар һәм урыс телләре тигез укытылачак диде. Без әлеге стандартка мәхкәмәнең каршы киләчәген әйтеп куйдык. Әмма ул мондый хәл булмаячак дип уйлый”, диде Галишан Нуриәхмәт.
XS
SM
MD
LG