Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 14:01

Анкарада “Төрек учаклары” ("Türk Ocakları") оешмасы белән Милли китапханә тарафыннан “Үткәннән бүгенгегә: Идел-Уралдагы кеше хокуклары һәм демократия” дигән җыелыш үткәрелде.

Аның исеменнән күренгәнчә, монда Татарстанның үзендә әйтү өчен шактый зур кыюлык кирәк булган оппозицион фикерләр яңгырады.

Бу турыда “Анатолия” агентлыгы, катнашучыларның берсе - Роза Корбан сүзләрен китереп, “Идел-Урал төрекләре йөзләгән ел дәвамында рус золымы астына изелә” дигән хәбәр таратты.

"Төрек учаклары"ның интернет сәхифәсендә чыккан хәбәр исә, “Төркиләрнең каршылык символы татарлар дөньяга Анкарадан аваз салды” дип атала.

“Без 457 елдан артык рус золымы астында изеләбез. Телебезне, динебезне, тарихыбызны оныттырырга тырышалар”, дип белдерде татар Милли Мәҗлесенең "сөргендәге хөкүмәте" әгъзасы Роза Корбан шушы җыелышта.


Анда шулай ук катнашкан язучы Фәүзия Бәйрәмова исә үз чиратында: “1944 елда Германиядә үткәрелгән Идел-Урал корылтае эмиграциядәге татарларның сәяси, хәрби һәм рухи яктан иң өлгергән, иң көчле һәм иң яхшы оештырылган корылтае булды. Алар Идел-Урал дәүләтенең бәйсезлеген игълан иткәннәр иде. Бүген Милли Мәҗлес менә бу бәйсезлек көрәшебезне дәвам иттерә. Бу көрәш милләтебез азат булганчыга хәтле дәвам итәчәк", дип әйтте.

Кушма Штатлардан килгән Вил Мирзаянов исә: “Советлар Берлеге таркалганнан соң татарлар үзләрен бәйсезлек урынына суверенитет дип алдадылар", диде, әмма ул берүк вакытта "Безнең Төркия белән Русия арасында бернинди дә проблема чыгарырга ниятебез юк”, дип тә өстәде.

"Төрек учаклары" гомум үзәге рәисе Нури Гүргүр исә җыелышны ачканда ясаган чыгышында: “Идел-Уралда әле руслар булмаганда, анда инде татарлар бар иде. Әгәр дә хак, гаделлек, кеше хокуклары таныла икән, дөнья моңа (татарларны изүгә) дәшмичә тора алмас”, дип әйтте.

Дөрес, Анкарадагы бу җыелыш белән кызыксынучылар күп булмады. Бар чыгышлар 20-30 кеше тарафыннан тыңланды. Шулай да Төркиядә татарларның сәяси хокукларына багышланган мондый җыелыш үткәрелүе - төрек җәмәгатьчелегенең дә Русиядә төрки азчылыкларга карата Мәскәү алып барган сәясәткә ризасызлык күрсәтүе булып тора.

Русия икътисади яктан Төркиядән күп табыш күрә. Русия миллиардлаган долларлык газ белән нефть сата, рус туристлары Төркиядә бик арзангә ял итә. Әйтергә кирәк, Мәскәү төрек товарларына чикләүләр куя, виза бирүдә кыенлыклар тудыра, Русиядәге төрек мәктәпләрен яба, өстәвенә, үзендәге төрекләр өчен тугандаш мөселманнарга басымын арттыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG