Accessibility links

Иран диңгездә хәрби куәтен арттырырга тели


Иранның үзендә ясалган "Джамаран" хәрби корабы
Иранның үзендә ясалган "Джамаран" хәрби корабы

Иран үзенең хәрби-диңгез көчләрен ныгытуын белдергәндә, "Татарстан" белән "Дагестан" Каспийда Мәскәү мәнфәгатьләрен саклый.


Иран үзенең хәрби диңгез көчләрен ныгыту һәм халыкара суларда аларның куәтен арттыру максатын игълан итте. Әмма күзәтүчеләр Тәһранның мондый мөмкинлекләре булуга шик белән карый. Русия дә Каспий диңгезендәге күршесе Иран белән көндәшлек итеп анда үзенең хәрби диңгез көчләрен ныгыта. Каспийда Мәскәү мәнфәгатьләрен яклаучы куәтле “Татарстан” хәрби сак корабына ярдәмгә яңа төзелеп хәзер сынаулар үтүче “Дагестан” корабы килә.

Ун көн элек Иран хәрби диңгез көчләре Йәмән ярлары буенда Иранның йөк корабын Сомали пиратларыннан саклап калганлыгын белдерде. Аңа кадәр берничә көн генә элегрәк Тәһран Кызыл диңгезгә хәрби кораб һәм су асты көймәсе җибәрүен игълан иткән иде. Иран рәсми басмалары аны Тәһран “хәрби диңгез көчләренең ерактагы беренче шундый чарасы” дип атады.

Моның ише хәбәрләр киләчәктә тагын да артырга охшый. Иран җитәкчеләре төбәктә дә, ерак диңгезләрдә дә үз хәрби диңгез көчләрен арттырырга җыенуларын игълан итте. Тәһран үзенең максатларын да яшереп маташмый: Иранның тәэсире артуын башкаларга күрсәтү һәм төбәктә АКШ хәрбиләренең тәэсирен киметү.

Берничә атна элек кенә Иранның рухи җитәкчесе Аятулла Али Хәменеи Бандар Габбас портында: “Үз хәрби көчләре белән башка халыкларның язмышларын билгеләгән гегемон дәүләтләрнең көннәре ахырына җитте. Иран теләсә нинди хәрби һәм сәяси көчкә үз җавабын биреп аларны чигенергә мәҗбүр итәчәк”, - диде.

Ул Фарсы култыгында АКШның һәм Европаның хәрби кораблары торуны “зыянлы һәм нигезсез” дип атады һәм төбәктәге диңгезләр “бары тик Иран Ислам Республикасының куәте аркасында гына” бәйсез булып кала диде.

Иран моны яңа хәрби корабларын һәм торпедоларын күрсәтеп тә ассызыкларга тырыша.

Ул арада Тәһранның хәрби диңгез көчләре башлыгы Иран хәрби корабларын кирәк булса хәтта Атлантик океанга җибәрергә дә әзер булуын белдерде һәм хәрби корабларны Урта диңгездә, Сүәеш каналында, Һинд океанында даими нигездә урнаштыру максатын куйды.

Әмма белгечләр фикеренчә, Иранның хәрби диңгез көчләре чынлыкта андый мөмкинлекләргә ия түгел. Океанга чыга торган хәрби корабларның күпчелеге инде 40 елдан элегрәк ясалган һәм алар диңгездә йөзә алсын өчен хезмәтләндерүгә инде хәзер үк бик күп көч сарыф итәргә туры килә.

Соңгы берничә елда Иран бары бер генә хәрби кораб төзеде һәм өчне Русиядән сатып алды.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Тәһранның максатлары хәрби булудан бигрәк сәяси юнәлештә. Алар әйтүенчә, Иран төбәктә АКШның тәэсире кимүне үз файдасына кулланып калырга тырыша. НАТОның Әфганстанны тотрыклыландыру эшендә җиңү әлегә күренми, АКШ Гыйрактан үз хәрбиләрен чыгарырга җыена, Багдадтагы хакимият даирәләренә Иран яклы сәяси фиркаләрнең тәэсире арта, Иранның яклавы ярдәмендә Либандагы Һизбулла көчәя бара.

Әмма Каспий диңгезендә исә әлегә зур булмаган хәрби диңгез флотлары ныгый бара. Русия Каспийда Иран Ислам Республикасына каршы үзенең ике мөселман республикасы исемен йөртүче сакчы корабларын чыгара.

"Татарстан" корабы
“Татарстан” корабы биредә Русия чикләрен инде 2003 елдан бирле саклый. Хәзер исә “Дагестан” исемле яңасы да сынаулар үтә. Язын “Дагестан” “Татарстан”га ярдәмгә киләчәк. Алар икесе бергә Каспий диңгезендәге теләсә кайсы хәрби флотны юк итәрлек көчкә ия булачак.

“Дагестан” да, “Татарстан” да бик күп төрле кораллар, шул исәптән 280-300 чакрымга оча торган канатлы ракеталар белән коралланган. Ике кораб та Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә ясалган.

Русия хәрби диңгез көчләре Каспийга яңа кораблар китерүен Азәрбайҗан хәрби диңгез көчләре ныгытылуга җавап буларак аңлатса да, Иран төбәктә төп потенциаль дошман булып кала.

Каспий диңгезендә хәрби көчләрне арттыру диңгез төбендәге нефть ятмаларын бүлү мәсьәләсе сузылган чорга туры килә. Диңгез ярларын бүлешүче Русия, Азәрбайҗан, Иран, Төркмәнстан һәм Казакъстан диңгезнең төбен ничек бүлү турында әле дә уртак фикергә килә алмый. Нәтиҗәдә диңгезнең уртасында, җир астында шактый зур дип фаразланган нефть ятмаларының кемгә эләгәсе дә әлегә билгесез булып кала.
XS
SM
MD
LG