Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран куркытуы нефть бәяләренең өскә сикерүенә китерде


Иран Һормуз бугазын ябу белән куркыта
Иран Һормуз бугазын ябу белән куркыта

Иран Һормуз бугазын ябу белән янаганнан соң, нефть бәяләре кинәт күтәрелде. Дөньядагы 30% артык нефть Фарсы култыгының Һормуз бугазы аша көндә дөньяга тарала.


13 декабрь көнне Иран парламентының дәүләт иминлеге комитеты вәкиле Пәрвиз Сәрвәри: “Тиздән без Һормуз бугазын ябуга багышланган күнегүләр уздырачакбыз. Әгәр дөнья безнең төбәк тынычлыгын какшатырга тели икән, без бар дөньяны тотрыксыз итәчәкбез”, дигән иде ISNA мәгълүмат агентлыгына.

Бу Кушма Штатлар һәм Европаның Иранга каршы чикләүләр кертү янауларына җавап итеп әйтелде. Яңа чикләүләр Европа илләренең Тәһраннан нефть алмауны күздә тота. Иран урынына аларга нефтьне Согуд Гарәбстаны яки башка нефть илләре ташый ала.

Европа илләренә елына 450 мең мичкә нефть кирәк. Иран исә бу чикләүләр илгә зыян китермәячәк, чөнки ягулыкны төп сатып алучылар Көнчыгыш Азиядә дип бара.

Иранның Һомуз бугазын ябу турындагы янавыннан соң дөнья базарларында нефтькә бәяләр кинәт өскә сикерде. Белгечләр сүзләренчә, дөньяның икътисады болай да чайкалып торганда, һәрбер үзгәреш киеренке нәтиҗәләр тудырырга мөмкин.

Дубайдагы Якын Көнчыгыш һәм Фарсы култыгы хәрби институтыннан Теодор Карасик сүзләренчә, әгәр Иран бу янауларын тормышка ашырса, бу кискен нәтиҗәләргә китерәчәк.

“Бу дөньядагы икътисадка көчле басым булачак. Күрерсез нефтькә бәяләр мичкәсенә 250 долларга кадәр күтәрелергә мөмкин”, диде ул.

Иран чикләүләргә җавап йөзеннән су юлын ябуны гадел дип саный һәм моңа хокуклары барлыгын әйтә.

Әмма АКШтагы хәрби-диңгез көллиятенең халыкара хокук профессоры Джеймс Краска, бу хакта 1982 елгы БМОның диңгез хокукы турындагы конвенциядә язылуын әйтә.

“Әлеге конвенция нигезендә халыкара диңгез култыклары аша хәрәкәт итү барлык илләргә дә гарантияләнә. Шуңа Һормуз бугазын ябуның хокукый нигезе юк. Бу шулай ук суга гына түгел, ә һава юлына, ягъни очкычларга һәм су астына, ягъни су асты көймәләренә дә кагыла. Аларның ярындагы дәүләтләрнең моңа чик куярга бернинди хокукый нигезе юк”, диде ул.

Чәршәмбе көнне исә Иранның нефть министры Рөстәм Касеми хәрбиләрнең бары күнегүләр уздырырга гына җыенуын, ә бугазны япмаячакларын әйтте. Күнегүләрнең кайчан уздырылачагы билгесез булып кала.

Шул ук вакытта Европа берлеге яңа чикләүләр җыелмасын инде киләсе айга төгәлләргә мөмкинлеген әйтә. Берлеккә кергән 27 ил башлыклары үз тышкы эшләр министрларына шундый йөкләмә биргән.
XS
SM
MD
LG