Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәдиҗат: "Максатыма ирештем"


Бәйгедә катнашучылар. Уртада - Хәдиҗат Нурбагандова
Бәйгедә катнашучылар. Уртада - Хәдиҗат Нурбагандова

Лос Анжелеста "Азия гүзәле" (Miss Asia USA) бәйгесендә Татарстан кызы беренче унлыкка керде, әмма максат ул түгел иде, ди Хәдиҗат Нурбагандова.

АКШта 1989 елдан бирле оештырылып килгән “Мисс Азия” (Miss Asia USA) гүзәллек бәйгесендә быел беренче тапкыр Татарстан вәкиле катнашты. Петербурда туган, Чаллыда мәктәптә укыган, соңгы дистә елга якын АКШта яшәгән Хәдиҗат Нурбагандова Азия гүзәлләре арасында беренче унлыкка сайланды.

“Жюри үз сүзен әйтте, мин бу нәтиҗә белән канәгать. Минем максат урын алу түгел, шул зур сәхнәдән Татарстан турында сөйләү иде, максатыма ирештем”, дип сөйләде Хәдиҗат матур һәм истә калырлык итеп оештырылган тамаша турында Азатлык радиосына.

16 ноябрь җомга көнне кызлар үзләренең милли костюмнары турында сөйләгән, жюри сорауларына җавап биргән. 17сендә йомгаклау тамашасы узган. Хәдиҗатның Сөембикә-ханбикә киеме аның өчен махсус Чаллыда тектерелгән иде.

Хәдиҗат белән беренче унлыкка Камбоджа, Япония, Вьетнам, Филлиппин һәм Себердән бер кыз кергән. “Мисс Азия” исемен исә Тайван гүзәле алган.

Хәдиҗат Нурбагандова татар милли киемендә
Хәдиҗат Нурбагандова татар милли киемендә
“Мин аның җиңүенә бик шат. Ул кыз шул кадәр акыллы, ул данлыклы Принстон университетын тәмамлаган, бүгенге көндә яшьләргә университетларга керергә ярдәм итү өчен үз ширкәтен ачкан. Кешеләргә файда китерә, ул бу урынга лаек”, диде Хәдиҗат.

Татарстан кызы үзен якларга дип Сан-Францискодагы Американ Төрек-татар җәмгыятеннән килгән татарларга, Лос-Анжелеста яшәүче дусларына бик рәхмәтле.

Хәдиҗат киләчәктә мондый бәйгеләрдә башка катнашырга җыенмый. Бүгенге көндә ул итальян-американ ширкәтендә эшли, аларның бу бизнесы Бразилиягә дә җәелә.

“Бу бәйгенең үзем өчен иң зур файдасы шул булды – үз-үземә ышаныч артты. Мин теләсә нинди сорауга җавап бирә алам кебек хәзер. Эшем күп, тормыш дәвам итә”, диде Хәдиҗат.

Хәдиҗат беренче унлыкка керде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00
Лос Анжелеста узган "Азия гүзәле" (Miss Asia USA) бәйгесендә Татарстан кызы Хәдиҗат Нурбагандова беренче унлыкка керде. [һәвәскәр видео]
XS
SM
MD
LG