Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау кемдә нинди тәэсир калдырды?


Төркмәнстан сайлау үзәге рәсмиләре, якшәмбедә узган парламент сайлавын демократия юлында уңышлы адым буларак атады.

Ләкин сайлаучылар сүзенә караганда, демократия юлында әле эшләнәсе эшләр шактый.

Төркмәнстан дәүләт мәгълүмат чаралары, узган парламент сайлавын, илдә демократияне җәелдерүдә зур адым буларак бәяләде. Чөнки бу юлы халыкка күбрәк сайлау мөмкинчелеге тәкъдим ителгән.

Дәүләт телевидениясенең хәбәрләр тапшыруында, сайлаудагы иң зур уңыш, парламенттагы урыннарның президент тарафыннан арттырылуы булды, диелде.

Саулау үзәге комиссиясы, тавыш бирүгә халыкның 94 % катнашуын белдерде. Тавыш бирүчеләр саны узган еллар белән чагыштырганда арткан. Мисал өчен, 2004 елгы сайлаyда тавыш бирергә хокукы булган кешеләрнең 74 % гына катнашкан булган.

Уңышлар турында сөйләгән телевидение, сайлаучылар сүзләренә дә урын бирде:

"Һәрбер төркмән ватандашы, укытучылар һәм студентлар сайлауда теләгән намзәтләренә ирекле тавыш бирү өчен сайлау үзәкләренә килде. Мин үзем, мисал өчен, намзәтләрнең нинди план тәкъдим итүен карадым. Һәм миңа ошаган намзәткә тавышымны бирдем", ди сайлауда катнашучы.

Сайлауны күзәтү өчен халыкара оешмалар үз вәкилләрен җибәргән иде. Шулар арасында Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы, сайлаудан соң әлегә рәсми белдерү ясамады.

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенең сайлау күзәтү комиссиясы башлыгы Сергей Лебедев исә сайлауның гадел һәм ирекле узуын белдерде:

"Парламент сайлавында барсыда үз тәртебендә иде. Җирле сайлау өчен кирәкле барлык халыкара шартлар үтәлде”, диде ул.

Ләкин кайбер сайлаучылар, намзәтләр турында тулы мәгълүмат булмавы турында зарланды. Хәтта бу хакта сайлау үзәгендә кайбер сәер күренешкә дә тап булганнары булган.

"Бер урыс хатыны килде, рәсмиләрдән намзәт турында урысча мәгълүмат сорады. Ул үзенең төркмәнчә аңламавын әйтте. Ләкин сайлау үзәгендәге рәсмиләр, күп уйлап торма, кайсысы күңеленә ошый икән шуңа бир тавышынны дип җәвап кайтарды"

Моннан кала теләмичә булса да, үзен сайлауда катнашырга җәваплы дип санаган бер төркмән хатыны намзәтләр халыкның проблемасы хәл итү өчен түгел, тәхеткә утыру өчен намзәт була дип белдерә:

"Тавыш бирәбез, бирергә тиешбез. Намзәтләрнең барсыда алдый. Кая барма алар турында белдерү тоттыралар. Хакимият ач булганнарны намзәт итеп билгели - туклансыннар, дип. Алар туйгач, алар урынына тагын ачлар утыра. Министрлар да шулай ук. Алар да халык акчасын ашап туйгач, берәр төрле гаеп ягып, вазифадан алына, алар урынына исә тагын ачлар утыра. Бу бөтен җирдә шулай".

Нәтиҗәләр әле бер ун көнсез билгеле булмас дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG