Accessibility links

Кайнар хәбәр

Hизагны чишүдә яңа борылыш


Төрек һәм әрмән зыялылары ике ил арасындагы гасырлар дәвамында барган низагка яңача борылыш кертергә тырыша.

Бер төркем төрек язучысы, академик һәм артисты беренче дөнья сугышы вакытында, ягъни 1915 елларда Төркиядәге әрмәннәрнең күпләп үлүенә карата борчылу белдереп, интернетта яңа хәрәкәт башлады.

Чарада катнашучылар анда кул кую белән 1915 елда, беренче дөнья сугышы вакытында әрмәннәрнең "зур фаҗига"га дучар булып, кырылуын таный. Алар әрмән кардәшләренең кайгысын уртаклашып, ул елдагы вакыйгалар өчен алардан гафу үтенә.

Интернетта эшли башлаган чарада әлегә 2500-ләп кеше катнашкан.

Чарада "геноцид" сүзе кулланылмый

Кайбер зыялылар бу чарада катнашучыларны, аны "геноцид" дип атарга түземлеге җитмәүдә гаепли.

Ләкин Төркиянең “Һөррият” газетасында язган Гила Бенмайор, чараның максаты тарафларның хәтерен калдыру түгел, ул бары тик булган вакыйганы аңлап, аңа борчылу белдерергә теләгән кешеләрне бергә җыю максатында оештырылуын, әйтә.

Төркия, Госманлы империясе вакытында әрмәннәр дучар булган фаҗигаганы "геноцид" дип танымый. Төркия бу уңайдан, Әрмәнстанга 1915 елда булган вакыйгаларны бергә тикшерү өчен уртак тарих комиссия төзү тәкъдимен алга сөргән иде.

Kызу бәхәсләр

Бу мәсьәлә Төркия һәм Әрмәнстанда еллар буена бик кызу бәхәсләр тудырды. Бу низаг аркасында хәтта зыялылар да үтерелде.

Мисал өчен, узган ел әрмән язучысы Хрант Динк бер макаләсендә 1915 елдагы вакыйгаларны "геноцид" дип атаган өчен үтерелгән иде. Соңыннан аны үтерүче кешенең бер төрек милләтчесе булуы ачыкланды.

Ләкин соңгы арада ике милләт арасында нәфрәт уяткан низагны бетерү максатында, кайбер тырышлыклар да игъртибарны җәлеп итә. Моңа мисал итеп Төркия президентының Ераван сәфәре һәм анын артыннан туган яңа проектләрне атап була.

"Мәхәббәт" фильмы якынаю өчен форсат

Төркия белән Әрмәнстан арасында футбол матчы сәясәте белән башланган якынаю процессына көч бирү максатында, ике илнең фильм осталары "Арас" дип исемләнгән яңа проект башлавы билгеле.

Төрек-Әрмән уртак сәүдә берләшмәләре тарафыннан башланган уртак проектта фильм осталары, Арас елгасының ике ягында яшәгән халыкның мәдәни уртаклыгы, дуслыгы һәм тарихы сурәтләнәчәк. Проект белән шөгыльләнүчеләр сүзенә караганда, кинода интернет аша очрашкан ике яшүсмернең мәхәббәтен күзәткән карт буын, элекке вакыйгаларны искә төшереп аңлатачак.

Төркия һәм Әрмәнстан тышкы эшләр министрларының фатихасын алган фильмга, Анкарадагы АКШ илчесе бу проектка иганәче булачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG