Accessibility links

Малики иминлек килешүен якларга чакыра


Гыйрактагы шигыйләр яңа именлек килешүен яклый
Гыйрактагы шигыйләр яңа именлек килешүен яклый

Дүшәмбедә имзаланган килешү буенча АКШ үз хәрбиләрен Гыйрактан 2011 елның гыйнварына кадәр чыгарырга тиеш. Хәзер ул парламентта каралачак.

Гыйрак премьеры Нури әл Малики иминлек килешүе имзалануыннан соң кичә беренче ясаган чыгышында килүшүгә каршы яңгыраган тәнкыйтьләргә җавап бирде.

Гыйрак премьер министры Нури әл Малики дәүләт телевидениесында ясаган чыгышында, АКШ белән имзаланган яңа имимнлек килешүе карарлары алга таба үзгәрмиячәк дип белдерде.

Ләкин килешү гамәлгә керсен өчен аның Гыйрак парламенты тарафыннан раслануы шарт. Парламентта тавыш бирү 24 ноябрьдә булыр дип көтелә.

Кичә ясаган чыгышында Гыйрак премьеры, килешү буенча АКШ хәрбиләрен 2011 елдан башлап Гыйрактан чыгарырга тиеш дип белдерде. Ягъни Саддам Хөсәен режимын җимереп, илгә кергән АКШ хәрбиләре, 8 елдан соң бу илдән инде чыгарга тиеш.

"Килешү буенча АКШ хәрбиләре Гыйрак шәһәр һәм районнарыннан 2009 елның июнь аена кадәр чыгарга тиеш, бу тарих үзгәрә алмый. Һәм икенче адым буларак АКШ хәрби көчләре 2011 елның гыйнвар аена кадәр Гыйрак җирләреннән бүтенләй чыгарга тиеш, әйтүемчә бу тарихны үзгәртү турында сүз була алмый"

Малики: "килешүдә чикләнү тудыра алачак карарлар кабул ителмәде, анда серле такъдимнәр юк" дип ышандырды.

"Имзаланган иминлек килешүендә бер нинди серле килешү яисә маддәләр каралмады. АКШның Гыйракта озын мөддәтле хәрби үзәге булмаячак һәм тирә яктагы башка илләргә булачак һөҗүмнәрдә дә АКШның Гыйрак җирләрен куллану кебек бер өстенлеге булмаячак"

Үзгәрешләр кичергән Вашингтонда исә, элекке хәрби рәсмиләр белдерүенчә АКШ Саклану министрлыгы Гыйрак һәм Әфганстан сәясәте турында үзгәрешләр кертәчәк яңа планнар өстендә эшли икән.

АКШ хәрби рәсмие Адмирал Майк Мюллен, әлеге план арасында, Гыйрактагы АКШ хәрбиләрең тиз арада чыгарып, аларны талибан һәм әл-каидә сугышчылары белән сугышу өчен Әфганстанга күчерү карала дип белдерә.

Мюллен, "Мусулның төньягында сугышчылар белән каты бәрелешләр дәвам итсә дә, мондагы контрольне июнь ахырына кадәр тулысынча Гыйрак көчләренә калдырылачак. Командирлар Гыйрак хәрбиләренең бу вазифаны башкарырлык көчтә булуына ышана" дип белдерә.



Мюллен Бәгъдадтагы контрольне Гыйрак хәрбиләренә тапшыру турында, "бу бераз авыр булса да, Гыйрак саклану көчләре моңа әзер" дип ышандыра.

Мюллен фикеренчә хәрбиләре чыгару эше җиңел түгел. Ул "Гыйракта Американ байрагы астындагы хәрби коралмаларда күп хәрби җиһаз һәм әйберләр бар, боларның кайсыларынын кайтарылачагы турында планлаштырырга кирәк булачак" ди.
XS
SM
MD
LG