Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ике поезд бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булды


Учалыда йөк поездлары бәрелешеп дүрт кеше һәлак булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00

Учалы шәһәре янында ике поезд бәрелешү аркасында һәлак булучылар саны дүрткә җиткән. Корбаннарның барысы да Учалы тау-баету комбинаты хезмәткәрләре.

Учалы тау-баету комбинаты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Башкортстанның Учалы шәһәре янында ике поезд бәрелешү аркасында һәлак булучылар саны дүрткә җиткән. Якшәмбе казадан соң өч кешенең һәлак булуы турында белдергәннәр иде. Корбаннарның барысы да Учалы тау-баету комбинаты хезмәткәрләре. Тагын бер поезд йөртүче хастаханәдә, табиблар аның гомере өчен көрәшә.

26 март көндез Учалы шәһәре янындагы Буранчык авылы тирәсендә ике йөк поезды бер-берсенә каршы килеп бәрелеште. Ике поезд да Учалы тау-баету комбинатына карый, бер юллы тимер юл тармагы да комбинатныкы санала.

Тимер юл казасыннан соң нефть продуктлары тутырылган ике цистерна ауган, җиргә ягулык аккан. Бүгенгә һаләкәт урыны чистартылган, тимер юл элеккечә эшли, дип белдерелә.

Русия Тикшерү комитеты тикшерү эшләре алып бара. Казаның сәбәпләре әлегә аталмый.

XS
SM
MD
LG