Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:50

Таҗикстанның танылган сәясәтчесе мәктәпләрдә дин турында ялган мәгълүмат таратыла дип белдерде.

Таҗикстанның танылган сәясәтчесе, дин галиме илнең мәгариф системасын тәнкыйтьләде. Мәктәпләрдә дин һәм Мөхәмммәд пәйгамбәр турында ялган мәгълүмат таратыла, дип белдерде ул.

Таҗик сәясәтчесе Һаҗи Әкбәр Тураҗанзадә мәгариф министрлыгына юллаган ачык хатында, Таҗикстанда дин дәреслекләрендә ислам һәм аның кыйммәтләре турында дөреслеккә туры килмәгән акылсыз, кайвакытта динне кимсетгән мәгълүматлар язылуын белдерде.

Таҗикстан парламенты әгъзасы булган Тураҗанзадә, дин китапларының пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмне Ходайның рәсүле түгел, ә күбрәк яңа бер дин уйлап табучы буларак күрсәтүен, телгә алды.

“Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә Тураҗанзадә, мондый күренешләрнең хәтта совет вакытында да булмавын искә төшерде. “Ул вакытта тарихчылар атеист булса да безнең хәзерге дәреслек язучылар кебек кайсыбер чыңбарлыкны инкарь итмиләр иде”, ди Тураҗанзадә

Мәгариф министрлыгы әлеге ачык хаттагы гаепләүләргә карата, министрлыкның кайсыбер китапларны яңадан язып чыгарга җыенуын белдерде. Ләкин министр рәсмиләре мәктәпләрне китаплар белән тәэмин итү кебек әһәммиятрәк мәсьәләләр торуын белдерде.

Шулай ук исламчы оппозициянең дә элекке башлыкларыннан булган Һаҗи Әкбәр Тураҗанзадә, дәреслекләрдә Ислам турында ялгыш мәгълүмат бирү хакимият тарафыннан махсус алып барылган сәясәт, дип белдерә. Моның белән яшь буында дин турында начар фикер тудыру ниятләнгән, ди.

“Мондый әмер президент тарафыннан чыгарылгандыр дип уйламыйм. Ләкин хакимият эчендә мәгариф һәм идеологик мәсьәләр белән шөгыльләнүче кешеләрнең күпчелеге совет вакытында атеист мәктәпләрдә укыган динсез сәясәтчеләр булуы мәгълүм, диде Тураҗанзадә әфәнде.

Таҗикстан хакимияте дөньяви җәмгыятьне дәүләтнең бөтен җирендә урнаштырырга тели. Шул уңайдан узган атнада гына, Дүшәнбе шәһәрендәге Сина районында бер мәчет, рәсми рөхсәте юк дигән сылтау белән ябылды. Әлеге мәчет 1928 елдан бирле эшләп килгән булган. Мәчет хәтта советлар берлеге вакытында да ябылмаган. Соңгы ике елда Таҗикстанда шундый сәбәпләр белән дистәләгән мәчет ябылды. Мәчетләргә хөкүмәттән рәсми рөхсәт алырга теләгән имамнар документларыгыз җитми дигән сүз ишетеп ишектән кире борыла. Рөхсәт ала алмаган мәчетләр урынына бассей, яисә мунчага әверелдерелде.

Күптән түгел мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпләрдә укыган кыз балаларына ислам кушканча хиҗап киеп йөрү дә тыелган иде. Эш әле болар белән генә чикләнми. Мәктәпләрдән тыш, эш урыннарына яулык киеп барган хатыннарга эштән куылу куркынычы яный.

XS
SM
MD
LG