Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:17

Молотов-Риббентроп килешүенә 70 ел: Европа харитасын үзгәрткән төн


Риббентроп (сулда), Сталин һәм Молотов (уңда), Мәскәү, 23 август 1939 ел

Риббентроп (сулда), Сталин һәм Молотов (уңда), Мәскәү, 23 август 1939 ел

1939 елның 24 августына каршы төндә Германия тышкы эшләр министры Йоахим фон Риббентроп Мәскәү кирмәнендә Совет җитәкчесе Иосиф Сталин һәм тышкы эшләр министры Вячеслав Молотов белән очраша. Таң атуга Һитлер Германиясе белән Советлар Берлеге арасында үзара һөҗүм итмәү турында килешү имзалана. Килешүгә өстәлгән яшерен беркетмәдә Үзәк Европа “мәнфәгать төбәкләренә” бүлгәләнә.

Көннән-көн сугышка таба авыша барган дөнья 1939 елның 24 август иртәсендә шаккатыргыч хәбәр белән уяна. Германия җитәкчесе Адольф Һитлер Совет җитәкчесе Иосиф Сталин белән үзара һөҗүм итмәү турында килешү имзалаган.

Шушы килешү белән Мәскәүдән кайтып төшкән тышкы эшләр министры Йоахим фон Риббентропны Һитлер бик зурлап, мондый сүзләр белән каршы ала:

“Рейх тышкы эшләр министры, партиядәшебез Риббентроп исеме һәрвакыт Германия һәм алман халкының сәяси үсеше белән бәйле булачак.”


Килешү максатлары
Әгәр минем сансыз хәзинә һәм чималга бай Урал тауларым, чиксез урманнар үскән Себерем, ашлык тулы басулары булган Украинам булса, Германия муллыкта йөзәр иде. -Һитлер

Ике илнең тышкы эшләр министры, Молотов һәм Риббентроп исеме белән тарихка кереп калган бу килешү Һитлерның “Польша мәсьәләсен” хәл итүдә кулын чишә. Польшаның көнбатыш беректәшләре, Британия һәм Франция белән сугышырга туры килгән очракта, Һитлер Совет һөҗүменнән курыкмыйча, ике фронтка ярылмыйча эш итү мөмкинлеге ала.

Сталин күзлегеннән, бу килешүнең максаты 1930 еллардагы “тазартулар” нәтиҗәсендә “кансызланып” калган армиягә җан өрү һәм дә Һитлер белән инде котылгысыз булып күренгән бәрелешкә әзерләнү өчен вакыт оту була.

Әмма шушы килешүгә тагын яшерен беркетмә өстәлгән була. Бу беркетмәдә ике диктатор Үзәк һәм Төньяк Европа илләрен үзләренең “мәнфәгать төбәкләре” дип игълан итеп, аларны үзара бүлешеп чыга.

Яшерен беркетмә

Яшерен беркетмәнең барлыгы баштан ук мәгълүм булса да, аның төгәл эчтәлеге озак вакыт билгесез булып кала. Беректәш илләр алман архивларыннан документның микрофильм өлгесен тапканчыга кадәр.

Совет ягы бу документны озак еллар ялган дип килә, 1989 елга кадәр аның булуын кире кага. Тагын өч елдан гына Русия бу рәсми беркетмәне архивыннан чыгара.

Молотов-Риббентроп килешүе имзалаганнан соң бер атна үтүгә, 1939 елның 1 сентябрендә алман гаскәрләре Польшага һөҗүм итә. Икенче дөнья сугышы башлана.

17 сентябрьдә Кызыл Армия көчләре Польшаның көнчыгышына керә.

Брест-Литовск шәһәрендә совет һәм наци гаскәрләре парады, сентябрь 1939

Ноябрьдә Сталин Финляндиягә һөҗүм итә. Яшерен беркетмәдә бу ил совет “мәнфәгате төбәгенә” кертелгән була.

1940 елның июнендә Сталин өч Балтыйк илендә совет тарафлы хөкүмәт урнаштыра. Бу хөкүмәтләр шунда ук Советлар Берлегенә кушылуны сорап мөрәҗәгать итә.

Шул ук айда Сталин Романиянең Бессарабия һәм Төньяк Буковина төбәкләрен басып ала.

Басып алынган бу төбәкләрдә Советлар Берлеге кырыс бастыру сәясәте алып бара, халыкны күпләп кырулар, сөргенгә җибәрүләр башлана.


Тарихчылар бәхәсе

Ике диктаторның ничек итеп килешүгә ирешә алуы турында уртак фикер юк. Совет ягы еллар буена Һитлерны авызлыклар өчен Көнбатыш илләре белән уртак чаралар күрергә тырышканын, тик менә Британия һәм Франциянең бу мәсьәләдә җавапсыз булганын тәкърарлап килде.

Бу караш Русиядә әле дә киң таралган, ди Экзетер университетының тарих профессоры, сугыш турында берничә китап язган Ричард Овери:

Сталин имзалаган яшерен беркетмә харитасы
– Русия тарихчылары, барысы да түгел, бу карашны алга сөрүен дәвам итә, – ди Овери. – Янәсе, Советлар Берлеге, Британия белән Франция хата ясамаган булса, тынычлыкны саклап калган булыр иде. Шул ук вакытта бу тарихчылар Советлар Берлегенең Германия белән үзе түгел, ә Британия һәм Францияне сугыштырырга тырышканын искә дә алмый.

Молотов-Риббентроп килешүен тикшергәндә Русия тарихчылары аннан бер ел элегрәк булган вакыйганы искә алырга ярата. 1938 елның сентәбрендә Мюнхенда ирешелгән килешү Көнбатышның Һитлерга каршы тора алмау мисалы итеп китерелә. Бу килешү нигезендә Британия белән Франция Германиягә Чехословакияне басып алуга фатихасын бирә.

1948 елда дөнья күргән рәсми совет тарихы китабында Мюнхен килешүе “Көнбатышның Һитлерны Советлар Берлегенә каршы котырту сәясәтендә гаять мөһим урын алып торган яшерен килешү” дип атала.

Көнбатыш тарихчылары һәм Үзәк Европа халыклары, киресенчә, аннан соңрак булган вакыйгаларга, Польшаның Германия белән Советлар Берлеге арасында бүленүенә һәм бар Үзәк Европада кырыс совет контроле урнашуга басым ясый.

Ике диктатор

Һитлерның Сталин белән килешүгә ирешә алуы күпләрне гаҗәпкә калдыра. Һитлерның славяннарны санга сукмавы, большевизмны нәфрәт итүе, Совет җирләренә кызыгып каравы Мәскәүгә дә мәгълүм була.

Килешү имзалап кайткан Риббентроп (уңда) Адольф Һитлер белән сөйләшә
1936 елның сентябрендә национал-социалистлар партиясенең Нюрнбергта үткән корылтаенда Һитлер болай ди: “Әгәр минем сансыз хәзинә һәм чималга бай Урал тауларым, чиксез урманнар үскән Себерем, ашлык тулы басулары булган Украинам булса, Германия муллыкта йөзәр иде.”

Тарихчы Овери фикеренчә, ике диктаторга килешүгә ирешергә алар арасындагы охшашлык ярдәм иткән.

– Аларны күп нәрсә берләштерә. – ди Овери. – Нәкъ менә шул охшашлык ахыр чиктә Һитлерга Сталин белән килешергә ярдәм иткән дә. Ул аны үзе шикелле һәрнәрсәне төбе-тамыры белән йолкып ата, астын-өскә китерә ала торган диктатор итеп кабул иткән. Бер үк вакытта Һитлер ахыр чиктә Сталин белән каршылыкка керергә туры киләчәген дә яхшы аңлаган.

Өстәвенә Германия дә, Советлар Берлеге дә Беренче дөнья сугышыннан соңгы сәяси чишелеш нәтиҗәсендә үзләрен мыскыл ителгән дип хис итә. Русия тарихчысы Сергей Случ фикеренчә, бу да Молотов-Риббентроп килешүенең дөньяга килүендә роль уйнаган:

– Билгеле булганча, совет Русиясе дә, Германия дә Беренче дөнья сугышында җиңелүчеләр арасында була. – ди Сергей Случ. – Германия тар-мар ителә. Русиядәге зур социаль-икътисади үзгәрешләр аны бар дөньяга каршы куя. Шуңа күрә, аның башка илләр белән мөнәсәбәтләре бик тә үзенчәлекле була. Үзара дәгъвалар көчле була, ләкин иң мөһиме, алдынгы илләр совет Русиясе белән бер мөнәсәбәткә дә керми.

Килешү нәтиҗәсе

Шушы факторлар ике диктаторны килешүгә этәрә. Бу килешү аларның икесе өчен дә вакытлыча уңайлы берләшү була. Асылда, Молотов-Риббентроп килешүе Германия белән Советлар Берлеге арасында котылгысыз бәрелешне кичектереп кенә тора.

Советлар Берлеге фашизмны җиңү бәясенең иң зур өлешен түли. Кимендә 20 миллион кеше һәлак була – халыкның 14%. Чагыштыру өчен, Германиядә халыкның 9% кырыла.

Һитлерның бөек алман империясен төзү хыялы чәлпәрәмә килә. Аның урынына, Үзәк һәм Көнчыгыш Европада дистә елларга совет хакимлеге урнаша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG