Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наци һәм советларның Польшаны бүлешүенә 75 ел

1939 елның 23 августында Мәскәүдә Советлар берлеге белән наци Германиясе бер-беренә һөҗүм итмәү турында килешү имзалый. Молотов-Риббентроп килешүе буларак танылган бу документ бер айдан наци һәм совет көчләренең Польшага бәреп керүенә һәм Икенче дөнья сугышы башлануга юл ача. Советлар берлеге һәм Германия тышкы эшләр министрлары Вячеслав Молотов белән Йоахим фон Риббентроп имзалаган килешү Адольф Һитлерга советларның тыкшынуыннан курыкмыйча Польшага бәреп керү мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта Һитлер белән Сталин Үзәк һәм Көнчыгыш Европаны "тәэсир зоналарына" бүлүче яшерен протокол да булдыра.

XS
SM
MD
LG