Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү милли-мәдәни мохтариятендә җәнҗал


Мәскәүдә, башта бер көнгә билгеләп тә, ә соңгы мизгелдә шыпырт кына бөтенләй башка көнне яшерен рәвештә уздырылган милли-мәдәни мохтариятнең хисап-сайлау җыелышы күпләрдә ризасызлык тудырды. Мохтариятнең яңа шурасында һаман да шул олы яшьтәгеләрне генә күреп була.

Ул җыелыш инде моннан бер ел элек узарга тиеш иде. Чөнки устав нигезендә андый җыелышлар биш елга бер мәртәбә уза. Соңгы конференциягә дә 6 ел вакыт үткән. Ләкин, нәкъ бер ел элек татар мәдәни үзәге бинасын кулдан ычкындыру куркынычы килеп туганга күрә, бинага хуҗа булган Русия президенты аппараты белән эшләрне җайга салганчы дип, җыелыш кичектерелә килде.

Инде 12 ел буе татар милли-мәдәни мохтариятен җитәкләгән генерал полковник Рәсим Акчурин һәм аның бертуганы кардиохирург Ренат Акчуринның абруйлары бик кирәк булды бинаның язмышын хәл иткәндә. Әмма бүгенге көнгә кадәр бинаның хәле барыбер яртылаш кына хәл ителгән. Аның татарларга күпме мөддәткә бирелүе турында әлегә кадәр килешү дә, карар да юк. Ләкин ничек кенә булмасын, 78 яшьлек Рәсим Акчурин мөхтәриятнең соңгы шура утырышы вакытында үзен азат итүләрен дә сораган дип әйттеләр. Ләкин шура әгъзалары аннан тагын биш еллык мөддәткә китмәвен үтенгәннәр.

Шулай итеп, 22 ноябрьгә билгеләнгән, игъланы күп көннәр буе эленеп торган хисап сайлау җыелышы кинәт кенә мәдәни үзәктә түгел, бер көн алдан 21 ноябрьдә Мәскәүнең милләтләр йортында 2-3 сәгать арасында уздырыла.

Рәсим Акчурин чыгыш ясый

Мәскәүдә ун бүлге бар. Һәр бүлгедә милли-мәдәни мохтариятнең бүлекчәләре дә теркәлгән. Ә менә 21 көнне үткән җыелышта, мандат комиссиясе чыгышына караганда, бары тик 6 бүлекчә вәкилләре генә катнашу хокукына ия булган. Калган 4 бүлекчә вәкилләрен документлары дөрес язылмаган дигән сәбәп белән 21-е узачак җыелышка чакырмаганнар да, хәбәр дә итмәгәннәр. Гомумән алганда, дөреслеккә якын килсәк, әнә шулар катнашмасын дип тә 21 ноябрьдә узган инде ул конференция.

Конференция барлык кагыйдәләргә туры китереп уздырылды кебек. Анда делегатлар да, кунаклар да катнашты. Рәсим Акчуринның эшләнгән эшләргә хисабыннан соң яңа шура да сайланды. Биредә, яңа шура дип түгел, иске шура үз урынында калды дип әйтсәк дөресрәк булыр. Конференциядә тарафдарлар гына җыелган булуына карамастан, шурадагыларның яңа исемлеген укыгач, халык арасыннан берәү: «Сырага йөгертерлек булса да берәр яшь кешне сайларга кирәк иде!» дип кычкырып җибәрде. Чөнки исемлектә әлеге дә баягы 86 яшьлек Кәрим Шакиров, 81 яшьлек Әхмәт Галимов, 83 яшьлек Әнвәр Чанышев, 80 яше тулып килгән Абдулхан Әхтәмҗаннарның исемнәрен атарга була.

Ә менә яшьләрдән шурага Ленар Рахмановны тәкъдим итсәләр дә, ул анда йөрмәс кебек. Чөнки шаяртып әйтелгән "картлар өчен сырага йөгерү" өчен түгел, ә милли-мәдәни мохтарияткә керми генә үз оешмаларын оештырган яшьләрдән ул. "Аргамак" клубы татарлар өчен күп эшләр башкара. Әле күптән түгел генә алар көче белән тагын бер мәктәптә татар классы ачылган. Назиф Мириханов, "минем оныгым да шунда йөри" дип мактанды. Ә менә милли-мәдәни мохтарият җыелышының ярым яшерен узуы турында ул:

«Мин конференциядә кунак булып катнаштым. Кунак булсаң тыйнак бул, диләр. Без бернинди оешманың да эчке эшләренә тыкшынмыйбыз. Без милли-мәдәни мохтарият сайлаган теләсә нинди җитәкче белән эшләргә әзер. Без һәрвакыт кем, кайда чакырса - без шунда барабыз», диде Мириханов.

Назиф Мириханов

Ә менә 22 ноябрь, якшәмбе көнне конференциягә дип килгән 150 якын кеше үзләренең алданган булуларын мәдәни үзәкнең йозаклы ишегенә килеп терәлгәч кенә аңлаганнар. Алар бу хәлгә карата үз карарын чыгарып, башта бергәләп сөйләшү турында уйлыйбыз, диләр. Бу конференциядә татарларның бик аз өлеше катнашкан. Безгә яңа конференция уздырырга кирәк. Әгәр дә инде хәзер үзен милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре итеп игълан итүчеләр моңа риза түгел икән, без эшне мәхкәмәгә бирәчәкбез, диләр.

Бу хакта Мөхәммәт Миначев: «Мине болай да бернинди конференцияләргә чакырмыйлар. Мин үзем Рәсим Акчурин кандидатурасына каршы түгел. Ләкин сайлау-хисап җыелышын шулай яшертен рәвештә уздыруга рөхсәт бирүе бернинди кысаларга сыймый. Бу безнең оешманы егерме ел элек булган таркаулык заманына кайтарды. Үзара килешү булмаса, без бу эшне мәхкәмәгә тартырга уйлыйбыз», диде.

Ә инде Гаяз Янбаев: «Мин алай ук каты бәрелмәс идем», ди. Ул чүпне өйдән чыгармау ягында. Мәскәү округларының берсендә нинди дә булса эш алып баручыларның да берсе дә, шул - Янбаев. Ул урынын, укытучыларын табып, татар телен өйрәнү түгәрәкләре дә ачып йөргән иде. Ә менә татарлар килми ди, туган телләрен өйрәнергә. Хәзер инде инглиз телен татар теле аш өйрәнү курсларын ачкан.

Шулай итеп, Мәскәүдә милли-мәдәни мохтариятнең бер өлеше яшерен-батырын гына хисап сайлау җыелышы уздырып куйды. Яңарыш, яңа шура, яңача эшләрне көткәннәр өчен бу хәл аяз көндә күк күкрәү белән чагыштырырлык бер вакыйга буларак аптырашта калдырды.
XS
SM
MD
LG