Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарлары вәкиллектә очрашу үткәрде


Мәскәүдә Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, яшьләр һәм вәкаләтле вәкиллек каршында әле генә оешкан Иҗтимагый шура әгъзалары белән очрашу уздырды.

Бу очрашу Милли-мәдәни мохтариятнең узган елгы хисап-сайлау җыелышында катнаштырылмаган кайбер оешмалар вәкилләренең гаделлек эзләү соравы белән уздырылган булса да, ул мәсьәләгә кагылмадылар диярлек. Чөнки иҗтимагый оешма вәкилләре белән беренче тапкыр очрашкан Равил Әхмәтшин сүзен алга таба вәкиллек белән иҗтимагый оешмалар киңәшләшеп бергәләп эшләячәкләр дип, алда торган күптөрле планнар белән таныштырудан башлады.

Мәскәү татарларын күптөрле мәдәни чаралар көтә


Очрашуга килгәннәргә, композиторлар Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Сәяр Хабибуллиннарның еллыклары уңаеннан узачак чаралар планы турында хәбәр ителде. Шулай ук быел юбилее булган, танылган журналист Фәрит Сәйфелмөлековка Татарстан дәүләт бүләген тапшыру кичәсе булачагы әйтелде.

Киләсе елга Г.Тукайның 125 еллыгы алдыннан мәдәни үзәк каршына куелачак һәйкәлнең әзер булуы, ул вакыйгага багышланган күптөрле чаралар узачагы да хәбәр ителде.

Килгән халыкны байтак еллар буе нәшер ителгән, хәзер инде басылмый башлаган «Татарские новости» газеты язмышы да кызыксындырды. Бу сорауга Равил Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан нәшер ителгән, шуларның ике бите Мәскәү хәбәрләренә бирелгән «Халкым минем» газеты булачак, диде.

«Татарские новости» газетының яңадан чыга башлау ихтималын да белдерде ул. Мәдәни үзәкнең язмышына килгәндә, эш дәвам итә, «Без ул йортны арендага гына түгел, бөтенләйгә татар йорты итеп кайтару өстендә эшлибез», диде вәкаләтле вәкил. Бу эшләр Мәскәүнең яңа мэры сайланып, аның Татарстан президенты белән планлаштырылган очрашуы узганнан соң тагын да алга китәчәк, дип уйлыйбыз, диде ул.
Сулдан уңга - Равил Әхмәтшин, Алмаз Фәйзуллин, Илдар Мөхаммәтъяров

Татар мәктәпләрен ачу кемнән тора?

Сүз Мәскәүдә татар мәктәпләрен ачуга да кагылды. Бу мәсьәләдә элекке вәкаләтле вәкил, хәзер инде вәкиллек каршындагы Иҗтимагый шура рәисе Назиф Мирихановның үз фикере бар.

«Без берничә ел элек, Мәскәүдә татар мәктәпләре кирәкме, дигән сорау белән Педагогия академиясе белән бергәләп, аларга акча түләп, фикер җыю да уздырган идек. Ул эшнең 350 биттән торган нәтиҗәсендә, Мәскәү татарларының 70% татар мәктәбе кирәк, дигән фикерләре теркәлгән. Һәм безнең кулда Мәскәү хөкүмәтенең һәр бүлгедә берәр татар мәктәбе ачарга рөхсәт биргән карары да бар.

Ләкин татарлар балаларын татар мәктәбенә бирергә ашыкмый. Узган ел ачылган яңа татар сыйныфларында 18 бала булса, быел алар бары тик 12 генә. Бер сыйныфта 25 бала булырга тиеш дигән канун нигезендә, сыйныфларга, урыс түгел, ләкин башка милләт балаларын тутырганнар. Бу инде туган телгә хилафлык киләчәк дигән сүз», диде ул.

Назиф Мирихановның сүзләрен куәтләп, Равил Әхмәтшин да Мәскәү педагогия университетына бюджет нигезендә бирелгән ун урынга бары тик сигез генә укучы табылганын сөйләде. Татар сыйныфлары, балалар бакчасы ачар өчен күп тырышып йөргән Гаяз Янбаев сүз алды:

«Институтта татар бүлеген бетерүчеләрне эшкә урнаштырып булмый, татар мәктәпләре юк. Хәзер инде ул институтны тәмамлаган безнең татар кызлары урыс мәктәбендә укытырга мәҗбүр», диде ул.

Шулай итеп, татарча укыту мәсьәләсендә сихерләнгән бер боҗра килеп чыга.

Иҗтимагый шура нәрсә эшли?

Вәкиллектәге очрашуда шулай ук Мәскәүдә төрле даирәдә эшләүче татар журналистларын, галимнәрен, язучыларын, рәссамнарын, табибларын барлап, аларның бик күпләп табылуы турында да әйтелде. Хәзер инде Иҗтимагый шура каршында алар белән дә очрашулар уздырылачак.

Иң мөһиме, Иҗтимагый шура Мәскәүдәге танылган милләттәшләрне барлап, аларны татар мәнфәгатьләрен кайгырту эшләренә җәлеп итәчәк.

Иҗтимагый шура әгъзасы эшкуар Ренат Сетдиков Мәскәүдә яшьләрне эшкә урнаштыруда проблем бар, диде. Һәм бу өлкәдә оешма әгъзалары уңышлы эшли алырлар иде, дип белдерде. «Мин үзем соңгы елларда гына 200гә якын татар егет-кызларын эшкә урнаштырдым», диде ул.

Очрашуда катнашкан «Ватан» партиясе җитәкчесе Мөхәммәт Миначев бу очрашуның бик кирәкле булуына басым ясады. Иҗтимагый оешма һәм милли-мәдәни мохтарият эшләренә күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәк, диде. Ул «Ватан» партиясенең 20 еллык юбилеена әзерләнүләре хакында сөйләде: «29 октябрьдә әдәби кичә уздырачакбыз. Безгә Фәүзия Бәйрәмова, Рәзил Вәлиев, Туфан Миңнуллин киләбез дип вәгъдә бирделәр», диде ул.

Ә менә 30 октябрь көнне «Ватанның» зур корылтае узачак.

Очрашуда яшьләр дә катнашты

Очрашуда Мәскәү яшьләре оешмаларыннан да вәкилләр бар иде. Аларның күбесе, әлбәттә, Мәскәүнең төрле югары уку йортларында укучы студентлар. Башта «Кардәшлек» оешмасы гына булса, хәзер инде алар үзләре укый торган институтларда үз оешмаларын булдырганнар. Шуларның берсе «Хәрәкәт» оешмасы. Ул Бауман исемендәге техник университетта укучы татарларны берләштерә.

«Хәрәкәт» оешмасының җитәкчесе Илдар Шакиров Әлмәт якларыннан. Ул оешманың эшчәнлеге хакында сөйләде:

«Вәкиллек белән дә, «Мирас», «Кардәшлек» һәм башка оешмалар белән дә элемтәләр тыгыз. Без «Студентлар Сабан туе» оештырабыз. Татарстан спорт клублары өчен бергәләп җан атабыз. Мәскәүдәге татар концертлары, спектакльләренә йөрибез. Вәкиллек безгә кыйммәт булмаган билетлар булдыруны кайгырта», диде ул.

Очрашуда шулай ук Мәскәү татарларына кагылган барлык мәсьәләләр дә искә алынды. Мәчет төзелеше белән килеп чыккан каршылыклар хакында бу мәсьәләне кайгырткан Гаяз Янбаевка гаепләүләр дә ташланды.

Янәсе, нигә 200гә якын урыслар каршылык белдергән урынга татарлар да килмәгән? Бу сорауга каршы Гаяз Янбаев: «Анда күбесе скинхедлар иде. Мин татар егетләрен ул сугышка тартырга теләмәдем. Бер-бер хәл килеп чыкса, без гаепле булып калыр идек. Мин мәчет төзелеше эшләрен канун нигезендә алып барачакмын», диде.

Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә үткән очрашуга килүчеләр күптөрле мәсьәләләрне уртага салып сөйләште, яңалыклар белән уртаклашты. Шундый очрашулар һәр өч ай саен узарга тиеш дигән карар белән таралышты алар.
XS
SM
MD
LG