Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:36

"Дин һәм иҗтимагый тормыш" дип аталган һәм мөселманнар санын өйрәнгән проект нәтиҗәсенә караганда, дөньяда 1.57 миллиард мөселман яши.

Американың Вашингтон шәһәрендә урнашкан Pew Research Center тикшеренү үзәге "Дин һәм иҗтимагый тормыш" дип аталган яңа проект кысаларында 232 илдә һәм төбәктә мөселман халкының саны турында махсус тикшерү уздырды. 3 ел дәвам иткән өйрәнүләр җанисәп һәм демография мәгълүматларына карап мөселманнарның төгәл санын ачыклый.

Мөселманнарның 2/3 өлеше 10 илдә яши

Моңа кадәр дөнья мөселманнарының саны фаразланып кына әйтелә иде, хәзер исә тикшерү нәтиҗәсендә аларның төгәл санын белеп була. Мөселманнарның күпчелеге 10 илдә яши. Бу илләрнең алтысы Азиядә (Индонезия, Пакстан, Һиндстан, Бангладеш, Иран һәм Төркия), дүртесе - Африкада (Мисыр, Алжир, Марокко һәм Нигерия).

Иң күп мөселман яшәгән ил исә, 203 миллион халкы булган Индонезия. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, бу илдәге халык саны дөнья халкының 13 %нa туры килә.

Мөселманнарның 60 % Азиядә яши

Мөселманлык һәм күпчелек диннәрнең нигезе Якын Көнчыгыш төбәге дип саналса да, мөселманнарның 60 %тан артыгы Азиянең башка өлешендә яши.

Барлык мөселманнарның 1/5 өлеше, ягъни 317 миллион кеше исә мөселманнар азчылыкны тәшкил иткән илләрдә тормыш итә.

Һиндстандагы 161 миллион мөселман азчылык булып тора

Мөселманнар санын белешү нәтиҗәләренә караганда, азчылык булып яшәгән мөселманнарның 3/4 өлеше: Һиндстанда (161 миллион), Эфиопияда (28 миллион), Кытайда (22 миллион), Русиядә (16 миллион) һәм Танзаниядә (13 миллион) яши.

Нәтиҗәгә караганда, Русиядә мөселман булган халык саны, мөселманнар күпчелек булып яшәгән Үрдүн һәм Либиядәге халык санына тиң диярлек.

Проекттa катнашкан Браен Граһем: "Күпләр гадәттә мөселманнар Якын Көнчыгыш илләрендә яши дип уйлый. Ләкин аларның күпчелеге Азиядә тора. Дөньяда мөселман дигәч, күз алдына гарәпләр килә, ә гарәп дигәч, мөселманнар искә төшә. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре исә бу карашны юкка чыгара", ди Браен.

Европа халкының 1/5 өлеше мөселман

Өйрәнүдә башка бер кызыклы нәтиҗә бар: Европа кыйтгасындагы барлык халык санының 1/5 өлешен мөселманнар тәшкил итә икән.

Европада 38 миллион мөселман халкы яши дип күрсәтелә. Германиядә Франциягә караганда мөселманнар саны күбрәк. Германиядә бүгенге көндә 4 миллион мөселман яши.

Мөселманнар санын өйрәнгән Pew Research Center оешмасы 2010 елда мөселманнарның артуы һәм киләчәктәге саннары турында тикшерү уздырырга планлаштыра.

Оешмасы киләсе елда христианнарның санын да барларга җыена.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG