Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен онлайн өйрәнү мөмкинлекләре


"Ана теле" сайты
"Ана теле" сайты

Интернет аша татар телен ничек өйрәнеп була? Азатлык татар телен онлайн өйрәнү мөмкинлекләрен барлап чыкты һәм бу өлкәдә белгечләр фикерләрен туплады.

XXI гасыр интернет чоры булгач, пәрәвез челтәре аша теләсә нинди мәгълүматны алып була диләр. Телләрне дә интернет аша гына өйрәнү мөмкин. Һәрхәлдә, чит телләр өйрәнгәндә хәзер дәреслек сатып алу да, зур акчалар түләп махсус курсларга да йөрү дә мәҗбүри түгел. Интернет сәхифәләрендә махсус сайтлар, методикалар җитәрлек.

Татар телен интернет аша өйрәнүдә дә уңай хәрәкәт бар кебек. "Татарча интернет аша өйрәндем" дигән сүзләр хәзер ешая бара. Чыннан да интернеттан гына татар телен өйрәнеп буламы? Тел өйрәнүне нинди сайтлар тәкъдим итә? Азатлык тел өйрәнүгә бәйле күзәтү әзерләде.

1. "Ана теле" онлайн мәктәбе. Кемнән сорама, барысы да бу проектны төп тел өйрәнү чыганагы итеп күрә. Дөньякүләм English First оешмасы белән Татарстан хөкүмәте килешүе нигезендә эшләнгән бу сайтта татар телен бөтенләй белмәгән килеш өйрәнеп була. 9 тел белү дәрәҗәсе каралган, һәр дәрәҗәдә 8 комплекслы дәрес бар.

Проектка булган мөгаен бердәнбер тәнкыйть – лицензияләр җитмәү. Бер үк вакытта сайтта 10 мең кеше генә тел өйрәнә ала икән. Лицензияләр алу мөмкинлеге елга бер мәртәбә ачыла, өлгермәгән укучылар тагын бер ел көтәргә тиеш. Теләүчеләр исә шактый күп булып чыга.

2. "Татар теле баскычлары" сайты. Мәскәү егете Марат Төхвәтуллин ачып җибәргән бу сайтта татар теленең нигезләрен, грамматик төзелешен аңларга мөмкин. Ул Русия телевидениесенең “Полиглот” тапшыру методикасына охшатып төзелде. Сайтта виджетлар уңышлы ясалган, татар телен уен форматында өйрәнү мөмкинлеге бирелә.

3. "Татар телен өйрәнү өчен" сайт. Рустелле укучыларга юнәлгән бу ресурста татар телен өйрәнүгә күпсанлы материаллар тупланган. Сүзлекләр, тәрҗемәчеләр, аудиокурс һәм үзөйрәткечләр – боларны бу сайттан алып өйрәнеп була. Моннан тыш татар теле турында файдалы мәгълүматлар да тупланган.

4. "Туган тел" сәхифәсе дә тел өйрәнү өчен төрле хезмәтләрне туплаган. Грамматик нигезне биргән курстан тыш биредә зур сүзлекне дә кулланып була.

5. ТНВ видеодәресләре. Татар телен укытуда бердәнбер зур видеодәрес курсы булып тора. Youtube-та урнаштырылган берничә йөз дәрестә төрле темаларга бәйле татар сүзләре белән танышырга мөмкин.

6. Вконтакте челтәрендә татар телен өйрәнүгә багышланган дистәләп төркем-паблик бар. Алар арасында иң зуры – Учим татарский язык! дигән паблик. Рәсемнәр, юмор, аудио-видео һ.б. аша көндәлек татар телен укыту эше бара биредә. Пабликка 35 меңнән артык кеше язылган.

Әлбәттә, бу исемлеккә керми калган сайтлар да бардыр. Тагын файдалы һәм эффектив ресурсларны белсәгез, язмабыз астында хәбәр итүегезне сорыйбыз. Без исә берничә кешедән татар телен онлайн өйрәнү мөмкинлеген белештек.

"Телне һәрвакыт күнектереп, камилләштереп торырга кирәк"

Фулбрайт грантын отып, Аризона штаты университетында татар теле укытучысы булып эшләгән Айгөл Әюпова татар чыганакларына килгәндә, беренче чиратта "Ана теле"н атады. "Профессионаллар башкарган зур күләмле, эзлекле, заманча ресурс. Медиаматериалларның күп булуы һәм укытучы белән бергә-бер сөйләшү дәресләрендә катнашу мөмкинлеге аның эффективлыгын тагын да арттыра" ди ул.

Айгөл Әюпова
Айгөл Әюпова

"Татар телен дәвам итеп өйрәнүчеләргә исә электрон китапханәләр, "Татар иле"ндәге энциклопедия һәм китапханә ярдәмгә килә ала. "Гыйлем" проектының терминнарның татарчага тәрҗемәсен тәкъдим итеп барулары ошый", дип сөйләде Азатлыкка Айгөл Әюпова.

Чит телләрне, аерым алганда, инглиз телен нинди заманча ысуллар белән өйрәнеп була соң? Айгөл ханым BBC, British Council, Америка авазының инглиз телен өйрәтүгә багышланган​ бүлекләрен атады. "Аларда мәкаләләр, аудио, видеодәресләр дә табып була. Иң мөһиме – җанлы, хәзерге көндә кулланыла торган тел өйрәтелә. Идиомалар, неологизмнар, тел реалийларына аңлатма табып була.

Әгәр дә инде тел өйрәнүне һәм файдалы, һәм кызык та итәсегез килсә, субтитрлар белән сериаллар карарга була. Тыңлап аңлау күнекмәсе үсә, пассив лексика байлыгы арта. Өйрәнелгән телнең онытылу гадәте бар. Шуңа күрә аны һәрвакыт күнектереп, камилләштереп торырга кирәк. TED чыгышларын карау, минемчә, бу максатка туры килә ала" дип сөйләде ул Азатлыкка һәм татарча да мондый ресурслар кирәклеген ассызыклады.

Чит ил кешеләре тәҗрибәсе

Татар телен чит илдә яшәп өйрәнгән кешеләр дә аз түгел. Алар өчен интернет – бердәнбер тел өйрәнү чарасы. Азатлык аларның тел өйрәнү тәҗрибәсен дә белеште. Франция дипломаты булып хезмәт иткән, хәзер пенсиягә чыгып Испаниянең Валенсия төбәгендә яшәүче Бернард Монот та иң файдалы ресурс дип "Ана теле" сайтын атады. Аның сүзләренчә, бу иң яхшы, иң файдалы, һәм, өстәвенә, түләүсез ысул.

Бернард Монот
Бернард Монот

"Өстәвенә, мин башка кулланган ысуллар арасында Равил Сабировның хезмәтләре бар (безнең исемлектә 3нче һәм 4нче сайтларда бар –​ ред.). Биредә 38 күнегүле дәрес, грамматика, 15 мең сүзле сүзлек һәм кызык аудиодәресләр урын алган.

38 дәрестән торган Дамир Гани видеокурсы бик файдалы булды. Шулай ук ТНВның "Мин татарча сөйләшәм!" тапшырулары аша күп материал үзләштердем. 330 дәресен дә карадым" диде Азатлыкка Бернард әфәнде. Аның сүзләренчә, "Ана теле"ннән тыш барлык башка ресурсларда рус телен белү кирәк. "Мин русча белмим, ләкин серб телен аңлыйм, элек Югославиядә ял иткән идем, шуңа бәйле русча бераз аңлыйм", диде ул.

Итальян егете ​Маттео Бенуссига да интернет нык ярдәм иткән. "Татар телен өйрәнгәндә төрле-төрле интернет ресурсларын кулландым. "Туган тел" сайты бик файдалы булып чыкты. Анда төрле дәрәҗә өчен күп сыйфатлы грамматика аңлатмаларын, күнегүләрен, шулай ук башлаучылар өчен кызык һәм чагыштырмача җиңел текстларны табарга мөмкин. Шушы сайтсыз, миңа татар телен укырга бик авыр булыр иде.

Маттео Бенусси
Маттео Бенусси

Шулай ук интернетта татарча сүзлекләр күп, мин иң еш кулланганнары – academic.ru, tatpoisk.net, һәм suzlek.tatarstan сүзлекләре. Инглиз телендә Glosbe сүзлеге бар. Бу бик мөһим ресурс. Ул хәзергә чамасыз бай түгел, әмма барыбер файдалы һәм чиктән тыш кирәкле.

Кушымталарга килгәндә, “татарский словарь” и “русско-татарский разговорник”ны искә алырга кирәк. Казанда торган чакта аларны һәрвакыт куллана идем. Һәм инде шунысын искәртим: татар телендә яхшы онлайн материаллар бар: иң кызыклары – Википедия һәм Азатлык радиосы сайтлары" дип сөйләде безгә Маттео.

XS
SM
MD
LG