Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:10

Нацизм һәм Һитлерның фашистик идеяләрен тарату бөтен дөньяда тыелган хәзерге чорда татар җәмәгатьчелегендә сугыш чорының катлаулы тарихы кызу бәхәсләр уята. Рафаэль Мостафин үзенең Гариф Солтанны яратмавын "ул Русияне таркату өчен эшли", дип аңлата.

Капма-каршы фикерләр хәлне катлауландыру өчен түгел, ә хакыйкатьне тулырак чагылдыру максатында әйтелә. Җәлил иҗатын гомере буе өйрәнгән Рафаэль Мостафин фикеренчә, Фәүзия Бәйрәмова язмалары, Әхмәт Сәхапов “Барбаросс” инкыйразы” драмасы өчен рухи яктан җинаять эшләүче булып санала ала.

“Сезгә яла ташласалар, җинаять эшләгәнсез дип әйтсәләр, сезнең мәхкәмәгә бирергә хокукыгыз бар. Без дә шулай итеп Җәлилнең абруен, дәрәҗәсен саклыйбыз. Яланы фаш итәргә тиешбез дип саныйбыз”, ди Мостафин.

“Мирас” журналының 6-7-нче саннарында басылып чыккан “Барбаросс” инкыйразы” драмасында Муса Җәлил образы бөтенләй булмаса да, әлеге әсәрдә Һитлер Муса Җәлилне үтереп мактый, аңа нәшрият һәм башка мөмкинлекләр бирүен әйтә. Мостафин исә бу сүзләрне Җәлилгә ягылган зур яла дип бәяли.

"Мин мондый ялага кискен рәвештә каршы. Фәүзия Бәйрәмовамы, Әхмәт Сәхапов булсынмы – Муса Җәлилнең исемен пычраталар икән, мин ялганга каршы чыгарга, фаш итәргә кирәк дип саныйм", диде Мостафин.

Шушы әсәре өчен “Мирас” журналы мөхәррире Сәхапов Татарстан Язучылар берлегеннән дә чыгарылды. Мостафин сүзләренчә, язучыны берлектән чыгару демократия принципларын бозмый.

“Идарә уставында кеше җинаять эшләсә, аны берлектән чыгару турында турыдан-туры язылган. Монда демократияне бозу юк”, ди Рафаэль Мостафин.

Бу очракта җинаять сүзе туры мәгънәсендә кулланылмаган дип уйларга кирәк. Чөнки җинаять бары тик мәхкәмә эшендә генә ачыклана.

Эзтабар әдип Җәлил намусын гына саклап калмый, Русия дәүләтен, аның бөтенлеген дә кайгырта. Фәүзия Бәйрәмованың “Ватаным Татарстан” газетында басылган язмасында, Германиядә яшәүче Гариф Солтанның татарларның барыбер тиздән дәүләт алачаклары турында әйткән сүзләре дә бар иде.

“Фәүзия Бәйрәмова Гариф Солтан сүзләрен генә кабатлый. Солтан Русияне таркату, көчсезләндерү өчен эшли. Аның фикеренчә, Русия барыбер бетәчәк. Ерак Көнчыгышны кытайлар, японнар, кореяләр басып алачак. Гариф Солтан татарлар да дәүләт алырга тиешләр дип уйлый”, ди Мостафин һәм моны татарлар өчен яман бер нәрсә итеп сүрәтләргә тырыша.

Язучы шулай ук, "Гариф Солтанның сугыш вакытында алманнарга әсирлеккә эләгеп, аларга хезмәт итүен барыбер кичерә алмыйм. Ә инде аның сугыштан соң татар милләте өчен эшләвен мин өйрәнмим", ди.

Советлар берлегендәге югары хәрби һәм дәүләт җитәкчелегенең икенче дөнья сугышы алдыннан да, сугыш вакытында да җибәргән хаталары аркасында әсирлеккә эләккән Кызыл армия солдатлары һәм офицерларының саны берничә миллион булган. Генерал Власов җитәкчелегендәге Русияне азат итү армиясендә генә дә бер миллион совет солдаты исәпләнгән. Аларның күпчелеге руслар. Сугыштан соң исән кайтканнары төрмәләрдә, лагерларда газапланган. Кайберәүләре әле дә исән.

Җәлилне яклау, аның батырлыгын исбатлау үзеннән-үзе шул миллионлаган ватандашны җинаятьчелектә гаепләүне аңлатамы? Татар җәмәгатьчелегендә барган бәхәс шуны ачыкларга тырыша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG