Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәт пәйгамбәр фильмы


Tанылган кино режиссерларынaн Бәрри Осборн Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш мизгелләрен тасвирлаган фильм проектын булдырачагын әйтте.

Мәгълүм булганча, Осборн "Матрица" һәм "Балдак хакимдары" кебек танылган фильмнарның режиссеры.

Осборн үз проектның төрле мәдәниятләрне берләштергән, "халыкара бер дастан" булачагын әйтте. Ул шулай ук, "әлеге фильм ислам диненең чын мәгънәсен аңлатачак", ди.

Британиянең “Guаrdian” газеты, фильм проектында инглиз телле уенчылар катнашачагын яза. Проектка шулай ук башка оста кино актерлары да җәлеп ителәчәк. Фильм үзе инглиз телендә булачак.

Катар ширкәте - фильм иганәчесе

Фильм проектын яклаган Катардагы “Әл-нур” исемле кино ширкәте хәбәренә караганда, фильмның проектын танылган дин галиме Йосыф әл-Карадави тикшерәчәк.

Мәгълүм булганча, ислам динендә изге шәхесләрнең сурәтен чагылдырырга ярамый. Шул сәбәпле фильмда пәйгамбәрнең йөзе күрсәтелмиячәк.

150 миллион доллар акча бүленгән фильм проекты 2011 елда төшерелә башланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG