Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:31

"Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов элекке мөфти урынбасары Вәлиулла Ягъкубның күпләрнең ачуын чыгаруын искә ала һәм һөҗүмнәрне Кавказ сугышчылары белдерүләре белән бәйли.

Рәшит Әхмәтов Азатлык радиосына бүген Казанда Татарстан диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкубның атып үтерелүенә һәм Татарстан мөфтие Илдус Фәизнең шартлаудан яралануына үз карашын белдерде:

“Бу Татарстан өчен булмаган хәл, мөфтинең машинада шартлатылуы һәм Вәлиулла Ягъкубның үз өе ишегалдында бер ук вакытта атып үтерелүе әлеге гамәлнең профессионал төркем тарафыннан әзерләнүен күрсәтә. Аларны күзәткәннәр ахрысы. Бу чечен радикал сугышчысы Доку Умаровның мөселманнар көрәшен Идел буена кучерергә кирәк, дигән белдерүләр белән дә бәйле булырга мөмкин.

Бу Татарстанга һәм булачак Универсиадага һөҗүм. Бигрәк тә Ягъкубның үлеме. Ул Диния нәзарәтенең баш идеологы иде.

Ул тәртип саклау оешмалары белән хезмәттәшлек итсә дә, татар милләтчесе иде. Әле кичә генә Ислам мәсьәләләре турында түгәрәк өстәл сөйләшүендә ул, “Татарстан җитәкчеләренә республика мәнфәгатьләрен ныграк якларга һәм республикага мөстәкыйльлекне арттырырга кирәк" дигән иде.

Вәлиулла Ягъкуб, шул ук вакытта радикал ваһабичылык белән идеологик яктан көрәшергә чакырган иде, көч куллану, каты чаралар белән түгел. Аның сүзләре һәм гамәлләре бик күп мөселманнарның ачуын чыгара иде. Ул федераль иминлек хезмәте белән элемтәдә торуын яшермәде. Ул берничә тапкыр үзе дә мөфти булып карарга теләде, әмма килеп чыкмады.

Вәлиулла Ягъкуб кайбер дини китапларны тыю гамәлләре белән дә күпләрнең ачуын чыгарды. Күп әдәбиятны ваһаби эчтәлекле дип игълан итүне һәм аларны яндырырга чакыруларны аның исеме белән бәйлиләр. Бу вакыйга җәнҗал чыгарды һәм моның аркасында ул мөфти була алмады.

Гомумән, бу һөҗүмнәрне мин бу көрәшне радикальләштерү омтылышы дип бәялим. Кешеләр моны ачу белән кабул итте, бу хәл җәмгыятьне берләштерергә мөмкин.

Бу Татарстан мөcтәкыйльлек өчен көрәш түгел, бу дин иреге өчен көрәш түгел, бу исламны дискредитацияләү. Минем өчен шунысы ап-ачык – монда чечен эзе.
Идарә ителә торган бомба ясау, аны машинадан шартлатуны теләсә кем эшли алмый, моңа әзерлек кирәк.

Бу һөҗүмнең Рамазан башлану алдыннан оештырылуы Татарстанга һәм бөтен җәмгыятькә каршы юнәлтелгән әхлаксыз гамәл дип бәялим.

Казанда вәзгыять әлегә тыныч, кешеләр шок кичерә, әле психологик яктан аңлап җиткерми. Татарстан җитәкчелеге моңа басым ясау һәм шартлаулар белән җавап бирмәс, акыллы эш итәр, дип өметләнәм. Минечмә, монда радикал агымнар белән көрәш концепциясен үзгәртергә кирәк. Бәлкем, хакимиятләргә радикал төркемнәрне читләтү өчен мөселманнар белән күбрәк очрашырга, сөйләшергә кирәктер. Шул ук вакытта Кавказдан килү юлларын күзәтү зарур. Мин һич шикләнмин – монда Кавказ сугышчылары кулы булырга тиеш."

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG