Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:11

Журналист Рәшит Минһаҗ Татарстан диния нәзарәте җитәкчелегенә һөҗүмнәрнең алдан планлаштырылган гамәл икәнлеген әйтә.

Рәшит Минһаҗ 18 июль көнне Вәлиулла Ягъкуб белән бергә түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашкан. Бу чара вакытында Ягъкуб: “Татарларга милли эгоизм җитми” дип сөйләгән булган. Минһаҗ Вәлиулла хәзрәтне милли җанлы дини кеше иде дип бәяли.

– Вәлиулла Ягъкубның атып үтерелүен, мөфтинең машинасы шартлатылуны ничек бәяләргә була?

– Дагыстан, Чечня хәлләре безгә дә килеп җитте ахырысы дип уйлый башладым. Элегрәк кайбер кешеләр дә, Вәлиулла хәзрәт үзе дә килеп җитәргә мөмкин дип әйтә торган иде.

– Моның артында нинди көчләр булырга мөмкин?

– Радикал фикерләүче кешеләр дә бар бит. Диндарлар арасында гына түгел бит алар. Мин моны дингә ниндидер катнашы булган кешеләр кылган дип уйлыйм. Вәлиулла хәзрәтнең шәхси дошманнары бар дип уйласаң, мөфтигә дә һөҗүм булды. Моны алдан планлаштырылган гамәл дип карарга кирәк.

Аннан да кала Казанда Универсиада уңаеннан антитеррор чаралары да башланырга тиеш иде. Бу кешеләр антитеррор башланганчы дип бу адымга барган булырга мөмкиннәр. 19 июль көнне иртән ике кешегә һөҗүмнең алдан планлаштырылганлыгы турында сөйли.

– Моны диния идарәсенең элекке җитәкчелеге һәм хәзерге җитәкчелек алып бара торган каршылык дип карап булмый торгандыр?

– Юк, юк! Мин моны Госман хәзрәт белән шәхси дошманлык дип һич кенә дә әйтә алмыйм. Бәлки аларның шәхси дошманнары да булгандыр. Аны инде хәзер кем белә һәм кем ачыклый ала? Бәлки ул тора-бара мәгълүм булыр.

Вәлиулла хәзрәт Диния назәрәте ачылганнан бирле анда җитәкчелектә эшләгән кеше. Назәрәтнең ике әйдәп баручы кешесенә иртәнге якта һөҗүм булу бу алдан планлаштырылган гамәл булу турында сөйли.

Вәлиулла хәзрәт турында нәрсә генә әйтмәсеннәр, ул аналитик фикерләүче кеше иде. Ул бит гади генә хәзрәт түгел, тарих фәннәре кандидаты. Ул үзенең гыйльми хезмәтен китап итеп тә чыгарган кеше. Һәрхәлдә Вәлиулла хәзрәт шактый каршылыклы кеше һәм милләтче дә иде. Ул сәләфилекне сакларга, үзебезне динебезне, традицияләребезне якларга кирәк дип даими чыгыш ясап килде.

Кичә үткән түгәрәк өстәлдә ул "татарларга милли эгоизм җитми" дип бик матур гына чыгыш ясады. Июнь аенда үткән татар дин әһелләре җыенында "Ислам һәм татар дөньясы" дип аталган концепция тараткан иделәр. Депутатыбыз Фәрит Мифтахов шуны тикшерергә кирәк дип тәкъдим иткән иде. Кичә Русия ислам университетына халык җыелды. Анда Дамир Исхаков, Рәшит Мөхәммәтшин кебек галимнәр дә җыелган иде. Анда мәхәллә теориясен эшләүче Илдус Әмирханов та катнашты. Байтак кына кеше чыгыш ясады. Шунда Вәлиулла хәзрәт: "Безнең татар милләтенә милли эгоизм", җитешми дип чыгыш ясады. Ул: "Башкалардан үрнәк алырга, милләтебезне, телебезне кайгыртырга кирәк", дип сөйләде.

Түгәрәк өстәл бетеп чыгып барганда кызык кына бәхәс тә чыкты. "Мәскәүдә безне яраталар, Путин хөкүмәт башлыгы булганда анда безнең өч татар кешесе министр иде", дип сөйләде-сөйләде дә, Нәҗибә Сафина аңа: "Ничек яратсыннар, әнә 309нчы канунны кабул иттеләр", дип әйтте.

Вәлиулла хәзрәт: "Без үзебез – татарның элитасы, халык һәм хөкүмәт белән бергә каршы торсак, ул 309нчы канунны кабул иттермәскә була иде", дип әйтте. Ул бер үк вакытта милләтче дә һәм дин әһеле дә иде. Заманында "Азатлык" татар яшьләре берлеген оештыручыларның берсе булды. Күпләр белми торгандыр, "Азатлык" татар яшьләре низамнамәсен дә ул язды.

– Рәшит әфәнде, бу хәлләрдән соң Татарстанда террор гамәлләре бар дип мөселманнарны ныграк кыса төшмәсләрме?

– Монда ничек дип тә әйтеп булмый. Мин мондый нәрсә булыр дип һич кенә дә башыма да китерми идем. Ник дигәннән, безнең татар халкы толерант бит ул. Бу хәлгә ниндидер реакция булыр, һәрхәлдә күңелдә шом уята торган вакыйга бу.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG