Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:55

Татарстанның табигый тарих музее ачылды. Хезмәткәрләр мондый музей Идел буенда гына түгел, Русиядә дә юк дип белдерә.

Айда, Марста яисә Кояш системасындагы башка планетада үз авырлыгыңның күпме икәнен беләсең килсә,
Галәм үлчәве
Татарстанның табигый тарих музеена рәхим итәсең. Галәмгә дә очып торасы юк. Музейга килеп “Галәм үлчәвенә” басуың җитә. Берничә секунд эчендә бер планетадан икенчесенә күчү мөмкинлегең дә бар. Моның өчен күк җисемнәре язылган кечкенә төймәчекләргә бармагыңны тидереп алырга мөмкин. Бу үлчәүне Казан дәүләт университеты галимнәре уйлап тапкан. Сембер, Мәскәү һәм Петербур галимнәре дә фәнни ачышка үз өлешен керткән.
Җирнең ничек барлыкка килүен дә, үсешенең төрле чорында нинди хәлдә икәнен дә бу музейга килеп белергә була. Әлеге почмак галәмдәге зур шартлаудан алып бүгенге көнгә кадәр булган тарихны үз эченә алган. Анда мултимедиа җиһазы куелган.
Наилә Галимҗанова әлеге музейда минераллар бүлмәсендә караучы. Иң матур бүлек безнеке дип белдерә ул. “Кем уйлар шундый шар эчендә матур ташлар бар икәнен. Беркем дә уйламый. Ә геологлар шунда матур әйберләр бар икәнен беләләр”,- дип соклана музей хезмәткәре.
“Гаҗәпләнә торган экспонатлар минерология залында бар. Бу малахит 150 кг. Европада андый малахит юк, Казанда гына бар. Бу залларда Африкадан, Америкадан, Австралиядән, Европадан һәм Русиядән кайтарылган минераллар бар. Шуңа күрә, бөтен дөньядан җыелган коллекция монда”,-ди музей җитәкчесе Фәридә Батырова.
Татарстанның табигый тарих музеенда мультимедиа телескопы да куелган. Җиһандагы планеталар һәм йолдызларны рәхәтләреп карап була монда. Әлеге компьютер программасы Казан дәүләт университетының физфагындагы астрономия кафедрасы һәм обсерватория материаллары нигезендә эшләнгән.
Әлегә музейда 400-ләп кенә экспонатны карап була. Икенче кат ачылгач аларның саны 1000 тирәсе булачак. Бөтен экспозиция 12 залны биләргә тиеш. Бүгенгә беренче кат кына эшләячәк. Анда “Җир һәм галәм”, “Юл башы”, “Борынгы тормыш дөньясы”, “Җирнең кара алтыны”, “Җир байлыгы” дигән бүлекләр бар.
Икенче катны балыклар дөньясы, динозаврлар чоры һәм палеонтологиянең башка бүлекләренең күргәзмәләре алачак. Музей хезмәткәрләре бу икенче кат яңа елга ачылыр дип өметләнә. Әле ясалып һәм тулысынча җиһазланып бетмәгән икенче катны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм бу ачылу тантанасына килгән түрә-кара карап төште инде.
Фәридә Батырова
“1995 елда Шәймиевне геология музеена чакырган булганнар. Анда бик күп экспонатлар залларга куелмыйча саклагычларда ятканны күргән ул. Андый матурлыкны кешегә күрсәтергә кирәк бит инде. Менә шул бу эшнең башлангычы булган”,-ди Фәридә Батырова.
Кайберәүләр әйтүенчә, Казан Кирмәнендәге бу музей 30 августта Республика көнендә ачылырга тиеш булган. Әмма әзерләп җиткерә алмаганнар. Күпләр Татарстанның табигый тарих музее рәсми ачылды дип белдерә. Әмма ачылу тантанасы рәсмиләр өчен генә булды. Хәтта гади халыкны түгел, теркәлү узмаган журналистларны да кертмәделәр. Президент һәм түрә-кара чыгып китеп 15 минут үтүгә үк заллардагы утларны сүндереп, ишекләрен ябып та куйдылар. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, беренче кат бәйрәмнәр узгач эшли башлаячак. Билгеле булганча, Татарстанда 1 сентябрь бәйрәм ялының соңгы көне.

XS
SM
MD
LG