Accessibility links

Мьянмарда оппозиция башлыгы хөкем ителде


Мьянмарда демократия яклы оппозиция башлыгы Анг Сан Су Чи ил иминлеге турындагы канунны бозуда гаепле табылды. Мәхкәмә Чины 3 ел төрмәгә хөкем итте.

Мьянмарда демократик дәүләтчелекне яклаган Анг Сан Су Чиның 3 еллык төрмә җәзасы хөкүмәт тарафыннан өйдән чыкмаска дигән хөкем белән алыштырылды. Шулай итеп, Су Чиның өй сагы тагын 18 айга озынайтылган булды.

Узган май аенда Анг Сан Су Чиның өенә чакырылмаган килеш бер Американ ватандашы керергә тели. Ул Җон Еттауны йортына кертеп, өй сагы тәртибен бозуда гаепләнде. Су Чи исә бу гаепләүне кире кага.

Американ ватандашы Җон Еттау, Су Чиның өе алдындагы күлне йөзеп өйне саклаган сакчыларга күренмичә оппозиция башлыгының өенә керә.

Еттау бу гамәле өчен 7 ел төрмәгә хөкем ителде.

Су Чине яклаган адвокатлар, Еттауның өйгә керүен туктату мөмкинчелеге булмавын, аны сакчыларның туктуы кирәк иде дигән дәгъва билдерә.

Оппозиция тарафдарлары, хәрби хакимиятнең бу төр гаепләүләр белән Анг Сан Су Чиның киләсе елда булачак сайлауда катнашуын туктатырга теләвен алга сөрә.

Хөкем июль аенда бирелергә тиеш иде. Ләкин Еттауның авыруы сәбәпле мәхкәмә эше озакка сузылды.

Нобель бүлеге иясе Су Чи, хәрби хакимият дәвам иткән Мьянмарда демократия кануннарын яклаган оппозиция башлыгы. Ләкин өй сагы дәвам иткән хәлдә ,ул киләсе елдагы сайлауда халыктан читтә калырга мәҗбүр. Су Чи озак еллар өй сагында тотылган иде. Өй сагы җәзасын тәмамларга санаулы көннәр калганда аның өй сагы 3 елга тагын озынайтылды.

Хөкем карарына кайтавазлар

Хөкем карары игълан ителгәннән соң, Британия премьер-министры карарга карата борчылу һәм ачу хисе уянуын әйтте.

Браун ясаган чыгышында, Мьянмар хәрби хакимиятенең бу адымын хокук дәүләте таләпләренә буйсынмый һәм халыкара җәмәгатьчелекнең фикерләренә хөрмәтсезлек кылу буларак атады.

Шулай ук Браун, Су Чи әгәр киләсе ел булачак сайлауда катнашмаса, сайлауның кабул ителмәячәген әйтте.

Европа Берлеге дә мәхкәмә карарын тәнкыйтьләп, демократияне яклаган сәясәтченең иреккә чыгарылуын сорады.

Берлек, Бирмадагы гаскәри хакимиятькә каршы булган чикләүләрне арттыру белән янады.

Азия илләрендә исә халык урамга чыкты. Тайланд башкаласы Банконгта урам чарасы уздырган халык Су Чине иреккә чыгаруны сорады.

“Анг Сан Чине иреккә чыгарыгыз. Без демократия телибез”, дигән шигарь кычкырды протестчылар.

Куала Лумпурда исә Малайзия тышкы эшләр министры Анифа Аман Көньяк Азия илләрен эченә алган АSЕАN берлеге әгъзаларын бу хакта кичекмәстән җыелырга чакырды.

XS
SM
MD
LG