Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:35

Европа өчен альтернатив газ чыганагы буларак каралган Набукко проектын төзү өчен рәсмиләр кул куйды. Ләкин 5 елда тәмамлануы көтелгән проект өчен кирәкле күләмдә газ табылырмы?

Каспийдан киләчәк газ Төркия аша Европага китәчәк 3300 чакрым озынлыктагы Набукко өчен иң башта елына 8 миллиард кубометр газ кирәк булачак. Азәрбайҗан бу газны тәэмин итә алачагын сүз белән әйтте. Кәгазьдә барсы да гади, ләкин 2014 ел тәмамлану белән проектнең иң зур йөге Азәрбәйҗанга төшә. Азәрбайҗан беренче елны проект өчен елына 8 мең кубометр газ тәэмин итәргә тиеш.

Проект 2020 елда тулы көчендә эшли башлагач, ул Европага елына 31 миллиард кубометр газ кудыра алачак. Әлеге күләм Европаның энергия ихтияҗының ни бары 10 % гына канәгатьләндерә ала.

Ләкин бу Европаның энергиядә Русиягә бәйлелеген киметү өчен бик мөһим адым. Европа өчен энергия иминлеге мөһим һәм моның өчен альтернатив юллар кирәк. Чөнки Европа Украина-Русия низагы вакытындагы чарасызлыкны кабат күрергә теләми.

Набукко һәм Азәрбайҗан

Бу ноктада исә күзләр Азәрбайҗанга төбәлә. Ул еллык таләпкә җавап бирә алырмы?

Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев Набукко җыенында
Дәүләт иминлеге буенча Хәрби институт профессоры Стефен Бланк бу сорауга болай җәвап бирә:

"Монда сорау газны җитүе мәсьәләсе түгел. Сорау - Набукко газ белән тәэмин итәчәк һәм үткәргеч узган илләрне Русия басымына каршы финанс яктан яклый алачакмы? Русия басымына каршы чыгу өчен акча кирәк. Бу бер-берсенә туры китереп оештырылган парларның өйләнүе кебек, ягъни ул озын мөддәтле булырга тиеш һәм бу заман эчендә килешеп эшләргә кирәк", ди ул.

Бланк фикеренчә, бу сәяси һәм икътисади яктан четерекле эш. Ягъни әгәр дә Русия Азәрбайҗанга басымын арттырып проекттан тыелырга чакырса, бу башка илләргә дә тәэсир итәчәк.

Әгәр мондый хәл була калса, Русия "икътисады сугышта" җиңгән булачак.

Ләкин икенче яктан караганда, Набукко энергияда бары тик Азәрбайҗан кулына гына карамый. Әгәр проектка киң күзлектән карасак, Иран һәм Гыйракны да онытмаска кирәк.

Ләкин Набукконың Көньяк энергия чыганакларына тоташтыру өчен якын көнчыгыштагы тотрыклык мөһим роль уйный.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG