Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссель Набуккога газ эзли


Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэл Баррозу белән Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев яңа газ килешүенә кул куйды
Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэл Баррозу белән Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев яңа газ килешүенә кул куйды
Европа рәсмиләре энергия өлкәсендә Русиягә бәйлелекне киметәчәк проектлар өчен Азәрбайҗан һәм Төркмәнстанга барды. Бу илләрдәге килешүләр Брюссель өчен Көньяк Коридоры проекларын гамәлгә ашыру өчен мөһим.

Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэл Баррозу белән Европа Берлегенең энергия эшләре вәкиле Гунтер Оттингер Европаның табигый газда Русияга булган бәйлелекне киметү максатында пәнҗешәмбе көн Каспий сәфәрен башлады.

Сәфәрнең беренче тукталышы Бакыда узган сөйләшүләрдән соң Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэл Баррозу белән Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев яңа газ килешүенә кул куйды. Килешү буенча Азәрбайҗан Европага газ тәэмин итәчәк.

Ләкин Азәрбайҗанның нинди күләмдә һәм кайчанга кадәр газ сатарга килешүе турында әйтелмәде. Газның кайсы үткәргеч аша барачагы әлегә билгеле түгел.

Көньяк Коридор проектлары

Көньяк Коридоры бер ничә газ үткәргеч проектын үз эченә ала. Алар арасында “Nabukko”, Төркия-Греция-Италия газ үткәргече(ITGI), “Ак агым” һәм Адриатик газ үткәргече (TАР) проектлары керә.

Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэл Баррозу сәфәре алдыннан ясаган чыгышында "Азәрбайҗан белән Төркмәнстаннан газ сатып алу төп максат булып тора. Шул исәптән Набукко проекты мәсьәләсендә билгеле эшләр башкару кирәк" диде.

Азәрбайҗаннан алыначак газны Европага ташыячак барлык газ үткәргече проектлары Төркия аша узачак. Азәрбайҗан газының Европага кайсы проект аша үткәрелечәге мәсьәләсе әле ачыклык кертелмәсә дә, соңгы килешү белән Азәрбайҗан Көньяк коридоры өчен газ тәэмин итәчәген белгертте.

Бу Европа өчен зур вакыйга. Чөнки Брюссель рәсмиләре сәфәр алдыннан Каспий илләре (Азәрбайҗан белән Төркмәнстан) газ сатарга күндерүнең ансат булмаячагы турында уйлый иде.

Килешү бар юллар юк

Ә төп проблемага килсәк, тарафлар үз арасында килешсә дә, газны үткәрәчәк проектлар әлегә әзер түгел.

Монын сәбәбе төрле Европа рәсмиләре арасындагы бәхәскә бәйле. Ягъни килешүне тәэмин иткәннән соң, проектны төзергәме, әллә башта проектны төзеп аннан килешү булдырыргамы дигән сорау. Бу очракта соңгы бәхәс үзен күрсәтте. Газ табылды, ләкин аны үткәрәчәк юл төзелмәгән.

Nabukkо проекты 2002 елда күтәрелсә дә аны төзү эшү башланмаган







Европаны газ белән тәэмин иткән беренче ил Русиянең Төньяк агым һәм Көньяк Агым кебек үз проектлары бар. Русия премьер-министры һәр форсатта "Nabuccо" өчен газ табу һәм аны гамәлгә ашыру мөмкинчелегенең бик аз булуын әйтеп килә.

Набукконың киләчәге Төркмәнстан белән Азәрбайҗанга бәйле

Хәзер Европа рәсмиләре Каспий сәфәренең икенче өлешендә, Төркмәнстанда рәсмиләр белән газ тәэмин итү турында сөйләшүләр алып бара. Азәрбайҗан белән Төркмәнстан икесе дә Русия газ сата. Гадәттә бу ике ил Европа проекты сәбәпле Русия белән араларның бозылуын теләмәс.

Шулай да Төркмәнстан очрагында Европа Берлеге өчен өмет бар кебек. Соңгы ике елда Русия белән Төркмәнстан арасында газ мәсьәләсендәге низаг дәвам итә. 2009 елда Русия Төркмәнстаннан газ алуны киметкән иде.
XS
SM
MD
LG