Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге газ куу юлларын эзли


Прага җыенында Европа Берлеге, Азәрбайҗан һәм Төркия җитәкчеләре
Прага җыенында Европа Берлеге, Азәрбайҗан һәм Төркия җитәкчеләре
"Көньяк коридор" дип аталган бу җыен хәзерге вакытта Европа Берлегендә рәислек итүче Чехия башкаласы Прагада үтә. Берлек рәсмиләрен Азәрбайҗан, Грузия, Төркия, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, Мысыр һәм Гыйрак кебек илләрнең җитәкчеләре белән бер өстәл артына утырырга мәҗбүр иткән мәсьәлә – ягулык.

Санап киткән илләрнең барысын да бер нәрсә берләштерә – алар я табигый газ чыгаручы, я аны транзит итүче, я берьюлы икесе дә.

Әлегә Европа Берлеге кулланган газның чиреген Русиядән ала. Мәскәү белән Киев арасында чыгып торган низаглар аркасында Европа илләре еш кына кыш уртасында газ кытлыгы кичерә. Русиядән бәйлелекне киметү өчен Европа Берлеге хәзер башка юллар эзли.

Төркманстаннан Азәрбайҗанга үткәргеч сузуны күз алдында тоткан Транскаспий проекты шуларның берсе. Ул Төркманстан, Казахстан һәм Үзбәкстанга үз газын Набукко үткәргеченә куарга мөмкинлек бирәчәк. Европа Берлеге бу проектка беренче тапкыр ачыкча хуплау белдерде.

Русия газына бәйлелеген киметү өчен Берлек хәзерге вакытта 3 яңа проектны алга сөрә:

  • Набукко - Төркиянең көнчыгыш чигеннән Австриягә сузылачак
  • Ак Агым - Грузиядән Кара диңгез аша Романиягә үтәчәк
  • Интерконнектор - Төркия, Греция һәм Италияне тоташтырачак

2020 елга бу өч үткәргеч аша Европага елына 60 миллиард шакмак газ куып булачак. Берлек ихтыяҗының 10% дигән сүз. Русиядән Берлек елына 150 миллиард шакмак ала, ихтыяҗның 25%. Бу сан киләчәктә үсәр дип көтелми.

Европа Берлеге рәсмиләре Прага очрашуында катнашкан илләрдән бу проекта тәэмин итәчәк газның күләмен, аны транспортлау юлларын, транзит бәяләрен алдан билгеләргә чакырды.

Үз нәүбәтендә Европа Берлеге дә үтә күренмәле һәм тотрыклы хезмәттәшлек тәэмин итү өчен сатып алачак газ күләмен алдан билгеләп куячагын белдерде.

Моннан тыш Европа Берлеге бу проектта катнашкан илләргә яңа технологияләр һәм инвестицияләр вәгъдә итте.

Күзәтүчеләр фикеренчә, ахыр чиктә бар нәрсә, гадәттәгечә, сәясәткә барып терәләчәк. Европа Берлеге һәм проектта катнашкан илләр сүзләрендә торып, Транскаспий үткәргече төзелгән очракта, Берлекнең сайлау мөмкинлеге туачак.

Бу Русиянең сәхнәдән китүен аңлатмый, ләкин башка илләрнең сәяси һәм икътисади абруе артачагын аңлата.

Прага җыенына Русия дә чакырылган. Кушма Штатлар һәм Украина шикелле, күзәтүче сыйфатында. Алай да бу җыенда Русия катнашкан проектлар тикшерелми.

Җыенда ике эре ягулык җитештерүче ил күренмәде – Катар белән Иран. Европа Берлегенең бер рәсмие Азатлык хәбәрчесенә әйтүенчә, алар бу җыенга чакырылмаган. Вакыты җитеп, тиешле шартлар тугач, киләчәктә алар да чакырылачак.
XS
SM
MD
LG