Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия энергия проектларын эшкә җигә


Глобаль икътисади кризис сәбәпле, Русия былтыр Европа энергия базарындагы активлыгын бераз югалткан булса, соңгы тәрәккыят белән ул бу аерманы бетерергә омтыла. Кремльнең ике җитәкчесе Европа илләрендә Русиягә зур акчалар китерәчәк энергия өлкәсендә яңа килешүләргә кул куйды.

Президент Дмитрий Медведев белән премьер Владимир Путин җитәкчелегендә Русия, Европада энергия базaрындагы үз урынын саклап калырга омтыла.

Русия җитәкчеләре соңгы берничә көндә Европа буйлап аерым сәфәрләр оештырды. Алар барган илләрдә Русия карамагындагы энергия проектлары өчен Европа рәсмиләреннән яклау эзләде. Моның өчен нефть һәм газ резервлары мәсьәләсенә ачыклык кертте.

Медведев кичә ике көнлек Осло сәфәрен йомгаклады. Ике ил җитәкчесе Баренц диңгезендәге чикне билгеләргә килеште. Әлеге карар глобаль җылыну белән ачылган Арктикa төбәгендә энергия чыганакларын эзләүне мөмкин кылачак.

Бу Русия өчен күптәннән көтелгән бер вакыйга иде. 2008 елда Медведев энергия турында ясаган чыгышында, Баренц диңгезе 21 гасырда Русия өчен зур энергия чыганагы булачак, дигән иде. Энергия белгечләре дөнья энергия резервларының 25% Арктикадагы Баренц диңгезе төбендә ята дигән фараз белдерә.

Ләкин Баренц диңгезендәге энергия чыганакларына ирешү өчен Скандинавия иле Норвегия белән диңгез чиге низагын чишү шарт иде. Медведев Осло сәфәрендә бу 40 ел дәвам иткән низагны чишүгә иреште.

"Бу ике ил мөнәсәбәтләрен катлауландырган бер мәсьәлә иде. Низагны бетерү өчен без яңа килешүгә кул куйдык", диде Русия президенты Медведев.

Медведев Норвегия белән Русия арасындагы низагка чишелеш тапканда, премьер Путин Италиядә иде. Путин хезмәттәше Силвио Барлускони белән көньяк агым проекты турында сөйләште. Көньяк агым проекты елына 63 миллиард кубометр Русия газын Европага кудыра.

Европага Көньяк һәм Төньяк агымы

Көньяк энергия үткәргече Кара диңгез аша Болгарстанга килә, монда юл икегә аерыла, газ үткәргеченең берсе Италиягә, икенчесе исә Австрияга тоташачак.

Путин, юлның Италия өлеше Италия башлыгы белән сөйләшү өчен бик зур сәбәп иде, диде.

"Көньяк агымы дигәндә, беренче чиратта Италиянe күз алдында тотабыз. Шул уңайдан бу мәсьәләдә Италия белән якыннан хезмәттәшлек итәбез", диде Русия премьеры Путин.

Италия кул куйган проектка соңыннан Франция дә кушылыр дип көтелә.

Көньяк Агым энергия үткәргече Болгарстан һәм Маҗарстан аша Австриягә килеп җитәчәк. Набукко газын барлык Европага таркатачак Австриядәге Баумгартен үзәге, шулай ук Көньяк агым газын таратуда да кулланылачак.

Набукко VS. Көньяк агымы

Русия шулай ук Төньяк агым проекты белән Германиянең дә газ ихтыяҗын канәгатьләндерергә омтыла. Русия альтернатив юллар тәэмин итү белән генә чикләнми. Путин Русиянең Европадагы мөштәриләрен 100 ел дәвамында өзлексез энергия белән тәэмин итәргә вәгъдә бирә. Путин шулай ук кирәк очракта, еллык газ күләмен арттырыла алачагын белдерде.

Русиянең Европа энергия базарында үз өлешен саклап калу максаты белән башланган Көньяк агым проекты Набукконың төп көндәше.

АКШ һәм Европа яклавындагы Набукко энергия проектын елына 31 миллиард кубометр газны Европага җиткерәчәк.

Энергия өлкәсендә Русиягә булган бәйлекне киметү максатында, булдырылган Набукко проекты, Көньяк агымыннан бер ел алданрак тәмамланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG