Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия нефть җитештерүне арттырды


ОРЕС илләренең нефть җитештерү күләмен киметү карарыннан соң, Русия хәзер дөньяда иң күп нефть җитештерүче ил исемлегенә керде.

Әлеге күренеш нефть базарын үз кулында тоткан ширкәтләр белән Русиядәге нефть җитештерүчеләр арасындагы каршылыкны күрсәтә. Җитештерү күләмен киметергә вәгъдә иткән Русия читкә нефть сатуны арттырды.

Русия тагын бер мәртәбә дөньяга иң күп нефть саткан ил буларак атала. ОРЕС күрсәткечләренә караганда, дәүләт карамагындагы Роснефтьнең Себердәге яңа нефть корылмалары эшли башлау белән, июнь аенда айлык сатыш 9 миллион мичкәгә җиткән.

Илдәге нефть җитештерү күләменең артуы, глобаль кризис шартларында ил икътисадын яхшыртырга да өлеш кертә. Путин сишәмбедә ясаган чыгышында, алдагы 3 еллык бюджет планын яңадан карау мөмкинчелеге турында әйтте.

"Җитештерүдәге артыш һәм икътисадның яңадан җанлану алдагы бюджетны төгәл билгеләүдә ярдәм итәчәк. Хәзер алдан планлаштырылган күләмнән күбрәк керем табу мөмкин", диде ул.

Энергия һәм Русия

Русиядә ил кеременең яртысыннан күбрәге диярлек нефтьтән килә. Русия шулай ук табигый газ җитештерүдә дә беренче урынны яулап тора. Соңгы елларда хакимият хосусыйлаштырылган нефть корылмаларын дәүләткә кайтара башлады. Моның белән килешмәгән хосусый ширкәтләр исә көч белән дәүләт карамагына күчерелә.

Глобаль нефть җитештерү күләменә килгәндә исә, Мәскәү узган декабрьда ОРЕС карары белән нефть җитештерү күләмен киметергә вәгъдә иткән иде. Оешма 2008 елда нефть бәясе 30 долларга төшү белән, бәяләрне арттыру максатында нефть җитештерү күләмен киметергә карар кылган иде.

Ләкин әлеге карардан соң ОРЕСнең үз сүзендә калмавы Кремльне ачуландырды. һәм ул үз юлын сайлады.

Kризис шартларында уңай күренеш

Мәскәүдәге "Тройка диалог" үзәге белгече Валерий Нестеров, нефть җитештерүдә Русиянең Согуд Гарәбстанны уздыруы гаҗәпләндерерлек хәл түгел, ди.

"Кайвакыт Русиянең чимал сатышында Согуд Гарәбстанын уздыруын ишетәбез. Бу хәбәргә ничектер күнектек кебек. Ләкин җитештерү юнәлешенә караганда ул гадәттә үзгәрми, ләкин ул кризис шартларында уңай күренеш", диде.

Белгечләр Русия ширкәтләренең нефтьне иң югары дәрәҗәдә чыгарырга тырышуын әйтә. Икенче яктан Согуд Гарәбстанының мөмкинчелеге күбрәк, кирәк вакытта ул нефть күләмен тиз арада арттыра ала.

Тәнкыйтьчеләр исә Русиянең нефть сатуын арттыру сәясәтен "энергиягә бәйлелек" буларак атый.
XS
SM
MD
LG