Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Франция татарларына: "Телне өйрәнеп була, җаның татар булсын!"


Татарстан сәнгать осталары концертында Миңнеханов чыгыш ясый
Татарстан сәнгать осталары концертында Миңнеханов чыгыш ясый

Татарстанда шау-шу куптарган мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипованың “татарча белү мәҗбүри түгел” дигән фикере Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Франция сәфәре кысаларында җирле татарлар белән узган очрашуда үсеш тапты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 29-30 ноябрьдә Парижга эш сәфәре вакытында Франция татарлары белән очрашып, телне өйрәнергә була, җаның татар булсын, дип әйткән.

“Татарларда “Татарча сөйләшмәсәң – син татар түгел” дигән әйтем бар. Ә мин ышанам, җаның татарныкы булырга тиеш синең! Телне өйрәнергә була аны”, дигән Татарстан президенты. Аның бу сүзләрен президентның матбугат хезмәте китерә. Шундыйрак фикерне күптән түгел Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова да яңгыраткан иде.

Шул ук вакытта Миңнеханов АКШ, Кытай, Австралия кебек илләрдә булганда, "Татарстанда беркайчан да булмаган", чит илләрдә туып-үскән татарларның, бигрәк тә яшьләрнең менә дигән итеп татарча сөйләшүләрен күрүен сөйләгән.

Президентның матбугат хезмәте язуынча, очрашу Русиянең Франциядәге илчелеге бинасында узган.

Төрле мәгълүматларга карганда, Парижда, Бордода, Ниццеда, Лионда, Франциянең башка шәһәрләрендә 700гә якын татар яши дип санала.

Миңнеханов Франция татарлары белән очрашу вакытында
Миңнеханов Франция татарлары белән очрашу вакытында

Очрашуда INALCO Көнчыгыш телләре һәм цивилизацияләре институтының (Париж) татар теле һәм рус теле мөгаллиме Ләйлә Садовинова татар телен укыту мәсьәләләре турында сөйләгән, ә шушы уку йортының студенты Александр Казачевски Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен сөйләп биргән.

Миңнеханов "Франция Татарстан йорты" берләшмәсе вице-президенты Әлфия Айзатовага актив хезмәттәшлек өчен Татарстан президентының рәхмәт хатын тапшырган.

Моннан тыш Русиянең Франция илчелегендә Татарстан сәнгать осталары концерты оештырылган. Мең кеше сыярлык концерт залында Татарстан турында фильм да күрсәткәннәр.

30 ноябрь Франция башкаласы Парижда "Франция-Татарстан" форумы эшләде.

Сулдан: Русия илчесе Александр Орлов, Рөстәм Миңнеханов, MEDEF International вице-президенты Ив-Тибо де Сильги
Сулдан: Русия илчесе Александр Орлов, Рөстәм Миңнеханов, MEDEF International вице-президенты Ив-Тибо де Сильги

Эшлекле форум кысаларында Татарстан делегациясе Овернь-Рона-Альп төбәге шурасы президенты урынбасары Филипп Менье, MEDEF International вице-президенты Ив-Тибо де Сильги белән очрашты, тарафлар килешүләр имзалады, шулай ук Франция ширкәтләре җитәкчеләре белән очрашулар уздырылган.

XS
SM
MD
LG