Accessibility links

Крганов Мәскәүдә яңа мөфтият төзеде. Таҗетдин белән Гайнетдинне дә чакырды


Җыен Мәскәүнең "Президент-Отель" кунакханәсендә үтте
Җыен Мәскәүнең "Президент-Отель" кунакханәсендә үтте

30 ноябрь Мәскәүнең "Президент-Отель" кунакханәсендә "Русия мөселманнары диния мәҗлесе" ("Духовное собрание мусульман") дигән яңа мөфтиятне тәкъдим итү җыены узды. Яңа оешмага Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов җитәкчелек итәчәк.

Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов җитәкчелегендә булачак "Русия мөселманнары диния мәҗлесе"н тәкъдим итү җыенында Чуашстаннан килгән Мансур хәзрәт Хәйбуллов башта Крганов башкарган эшләр турында чыгыш ясады.

"Бүгенге көндә Чуашстан иң тыныч төбәк, күп мәчетләр төзелә, дини мәгариф югарыга таба бара - бу хәл безнең эшчәнлек һәм Әлбир Кргановның үзен аямыйча эшләгән хезмәте белән дә аңлатыла", дип башлады ул сүзен.

Ул шулай ук, яңа оешма рәисе итеп мөфти Әлбир Кргановны тәкъдим итү миңа йөкләнде, аның эшчәнлеге турында тәфсилле мәгълүмат биргәннән соң, соңгы алты елдагы эшчәнлеген дәүләт структуралары да тулысынча хуплый, диде.

Крганов чарага килгән җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп әлеге оешманы хезмәттәшлекнең яңа рәвеше булачак дип белдерде.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

"Соңгы ун елда төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә без мөселман дөньясының таркаулыгыннан уңайсызлыклар сизәбез. Бездә барыбызны да бергә терки торган модель юк бүгенге көндә. 228 ел элек Ватан кайгыртучанлыгы белән төзелгән оешма (1788 елда төзелгән Оренбурдагы диния мәҗлесе - ред.) булганлыгын искә төшердек. Шуның нигезендә мөфтиятләр берләшеп бүгенге көн таләпләренә туры килә торган дини оешма төзергә кирәклеге турында карар чыгардык. Шуның белән без үзебезнең башлангычка, традицияләргә кайту турында сүз алып барырга булдык. Шулай итеп, без бабайларыбыз яшәгән чорга күз салабыз. Алар бүгенге көнгә караганда пәйгамбәр яшәгән заманнарга 300 елга якынрак булган.

Без "идарә" дигән сүздән аңлап баш тарттык. Без идарә итмибез, без проблемнарны туганнарча җыелышып хәл итәчәкбез

Хәзерге вакытта ислам институтлары яңадан барлыкка килгән заманда Оренбурдагы мөселман оешмасының тәҗрибәсе бик тә кирәкле тәҗрибә дип әйтергә була. Аларның мөселманнар, төрле дини оешмалар, хакимият белән бәйләнеше безгә үрнәк булып тора. Традицион исламны тарату аерым бер игътибарга лаек. Без "идарә" дигән сүздән аңлап баш тарттык. Без идарә итмибез, без проблемнарны туганнарча җыелышып хәл итәчәкбез. Бернинди милләт тә югарыга күтәрелмәячәк, әгәр дә көчлеләр хәлсезләрнең хәлен белмәсә, бернинди милләт тә югары үсеш алмаячак. Без идарә итәргә дә җыенмыйбыз, бары тик дәүләт тарафыннан төзелгән Оренбур диния мәҗлесе юлын алып барырга ниятлибез. Анда мөфтинең үзе теләп кенә карар кабул итүе каралмаган. Анда казыйларның эшчәнлеге каралган. Алар һәрвакыт мөфти белән бергә булган. Соңгы елларда йөзләрчә ел элек төзелгән структура җимерелгән", диде Әлбир хәзрәт.

Омски мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов (у)Кргановка оешманың әләмен тапшыра
Омски мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов (у)Кргановка оешманың әләмен тапшыра

Алга таба сүзен дәвам итеп ул Русиядәге барлык дини оешмаларны да, шул исәптән Үзәк диния идарәсен дә, Русия мөселманнарының дини идарәсен дә үзләре оештырган мәҗлескә керергә чакырды.

Русия прездиденты Путин да ачуларны калдырып берләшергә чакырды. Бергәләп эшләргә кирәк

"Мин бик хөрмәтле булган Тәлгать хәзрәткә дә, Равил хәзрәткә дә мөрәҗәгать итәм. Сез – ислам хәрәкәтенең олы буыны. Без, яшьләр сезнең карашка ялгышлык эшлибез кебек тоелыр. Шулай дип уйласагыз, бергә утырып сөйләшик. Еллар буена бер-береңне тәнкыйтьләп яшәп булмый бит инде. Шикаятьләр белән хакимият юлларны таптамыйк. Сезне бит Русия прездиденты Путин да ачуларны калдырып берләшергә чакырды. Бергәләп эшләргә кирәк", диде Крганов.

Әлбир Крганов бүгенге очрашуда уннан артык дини оешма вәкилләре катнаша дисә дә, очрашуга килгәннәр дүрт кенә мөфтият катнашты дип әйтте.

РИУ ректоры Рафик Мөхәммәтшин Әлбир Кргановка язу карасы белән каләм тапшыра
РИУ ректоры Рафик Мөхәммәтшин Әлбир Кргановка язу карасы белән каләм тапшыра

Оешма туграсында (герб) күрсәтелгән символик әсбапларны яңа билгеләнгән җитәкче Әлбир Кргановка тәкъбир тавышлары астында тапшырдылар. Беренчесе – язу карасы белән каләмне Ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин тапшырды. Аннан соң Дагыстан вәкиле аңа яшел чалма кидерде.

Ул таякны бик эзлиләр, ләкин таяк кешене ишан итми, Аллаһның дусты булыр өчен гөнаһың булмаска тиеш

Мөфти таягын Татарстаннан ишан Гарифулла кызы, 89 яшьлек Зөбәрҗәт апа тапшырды. "Бу таяк - 14 гасыр буе пәйгамбәрләр заманыннан бирле сакланган таяк. Ул таякны бик эзлиләр, ләкин таяк кешене ишан итми, Аллаһның дусты булыр өчен синең бер генә дә гөнаһың булмаска тиеш. Тәрәккыят юлы булсын. Илебезгә, җиребезгә, бөтен Русиягә ярап, тәраккыяткә ирешегез", диде ишан кызы.​

Зөбәрҗәт апа Әлбир Кргановка мөфти таягын тапшыра
Зөбәрҗәт апа Әлбир Кргановка мөфти таягын тапшыра

Әлбир Кргановка оешманың әләмен дә тапшырдылар. Әләмне тапшырган Себер ягы диния идарәсе мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов Әлбир Кргановка мөрәҗәгать итеп: "Син бу оешманың ана корты, ана корт булмаса, умартага кортлар килми. Син әлбәттә ата корт, ләкин бу очракта син ана корт", диде.

Булсын, әйдә, без каршы түгел. Тегеннән дә, моннан да сәдака күбрәк бирерләр. Тегендә дә, монда да бәлеш ашап йөрербез. Без муллага сәдака, мәҗлес булса, тагы ни кирәк

Очрашуда Түбән Новгород мөфтие Гомәр хәзрәт Идрисов та бар иде. Ул бу очрашу хакында болай диде: "Безнең мәхәллә Равил хәзрәт Гайнетдин мөфтиятенә карый. Мин бирегә вәкил буларак килдем. Олы яшьтәге мөфти буларак катнашам. Булсын, әйдә, без каршы түгел. Ачылсыннар. Көндәшлек булырга тиеш. Ярышып эшләсеннәр. Фикерләр күптөрле, миндә бер фикер, башкада икенче. Фикердәшләр җыялар икән, җыйсыннар. Тегеннән дә, моннан да сәдака күбрәк бирерләр. Тегендә дә, монда да бәлеш ашап йөрербез. Безгә муллаларга сәдака, мәҗлес булса, тагы ни кирәк?" диде ул көлеп.

"Чуашстан Мәскәүгә күчәме әллә, бигрәк күп килгәнсез?" дип сораганга, Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов: "Бу эшкә җитди карарга кирәк, яңа мөселманнар берлеге оешты. Әлегә биредә дүрт мөфтият булды. Ханты-Манси, Кемерово, Чуашстан, тагы берсен оныттым да инде", диде.

Азатлыкның Әлбир хәзрәтнең Мәскәүдә мәчете юк, ничек ул мөселманнарны җыя алыр икән дигән соравына Гыйбатдинов: "Аларның биредә зур офислары, ә анда намаз укый торган җирләре бар. Зур мәчет төзергә телиләр", диде.

Казаннан килгән Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Батров, казый Җәләл хәзрәт Фазлыев: "Без бары тик күзәтүчеләр генә, без сүз әйтмәс идек" дип Азатлыкка фикер белдерүдән баш тарттылар.

Мәскәүнең Җәмигъ мәчете имамы Әнәс хәзрәт үзенең Равил хәзрәт мәчетеннән китүен белдерде. "Хәзер менә Әлбир хәзрәт белән эшлим. Патриотизм белән мөселманнар берләшсә, бу оешмага да мәчет төзергә мөмкинлекләр булыр дип уйлыйм", диде Әнәс хәзрәт.

РИУ ректоры Рафик Мөхәммәтшин һәм Татарстан казые Җәләл хәзрәт Фазлыев
РИУ ректоры Рафик Мөхәммәтшин һәм Татарстан казые Җәләл хәзрәт Фазлыев

Татарстан мөфтие урынбасары, Русия ислам институты (РИУ) ректоры Рафик Мөхәммәтшин бу яңа оешманы инде моңа кадәр булдырылган дини төзелешне таркату дип исәпләми.

Мөселман өммәте Русиядә бик таркау. Оештыру өчен ике зур үзәк кенә җитми дип уйлыйм

"Дини оешмаларның оешып таркалганнары да булды. Бүгенге көндә Русиядә дини оешмалар бик күп. Теге яки бу оешмалар үзләренең урынын табар өчен уңыш казану өчен эшләрен бик яхшы оештырырга тиеш. Бүген бу яктан көндәшлек бар. Мөселман өммәте Русиядә бик таркау. Оештыру өчен ике зур үзәк кенә җитми дип уйлыйм. Кавказ инде ул үзенчә, алар оешканрак. Үзәк Русиядә таркаулык зур. Үзәкләшкән оешмаларга кермәгән мәхәлләләр дә бар. Аларны да оештырырга кирәк. Аларның проблемнары күп. Кадрлар әзерләү, матди яклар...", диде Мөхәммәтшин.

Сишәмбедә Петербур шәһәре һәм Ленинград өлкәсе имам-мөхтәсибе Дамир Мөхетдинов "Русия мөселманнары диния мәҗлесе"н тәкъдим итәр алдыннан "аны авыл мәхәлләләре дөньяга китерде", илдә "мөфтиятләрне таркату, яңа мөфтиятләр төзү дәвам итә" дип Азатлыкка белдергән иде. Аның фикеренчә, бу мәҗлес хакимиятнең турыдан-туры хуплавы белән эшләнә.

XS
SM
MD
LG