Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават "Үзгәреш җиле"нә ризасызлыгын президентка җиткермәкче


Салават "Үзгәреш җиле"нә карата ризасызлыгын президентка җиткермәкче
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00

Салават "Үзгәреш җиле"нә карата ризасызлыгын президентка җиткермәкче

30 ноябрь Казанда Татарстан мәдәният министрлыгы бинасында "Татар моңы" фестиваленә багышланган матбугат очрашуы көтелмәгән борылыш алды. Халык артисты Салават Фәтхетдинов Азатлык хәбәрчесе соравына "Үзгәреш җиле" проектына карата ризасызлыгын Татарстан президентына җиткерәчәген белдерде.

"Татар моңы"на багышланган матбугат очрашуы җырчы Салават Фәтхетдинов килүгә башка борылыш алды. Ул сүз башлагач, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, проектның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, жюри әгъзасы, халык артисты Фердинанд Сәлахов, бәйгенең башкарма мөдире Илсөяр Шиһапова, гала-концертта чыгыш ясаячак Кытайдан чакырылган Юй Хао тыныч кына тыңлап утырырга мәҗбүр булдылар.

Салават әфәндене Азатлык хәбәрчесенең: “Ни өчен “Үзгәреш җиле” турында моңа кадәр берни әйтмәдегез?” дигән соравы кыздырып җибәрде.

“Татар теленнән, татар кыйбласыннан читкә киттек: чишенеп аттык, җырлар икенче, көйләр икенче. Шуңа президент эче пошып министрлыкка, халыкка мөрәҗәгать итте. Әмма президент канәгать түгел дип мондый форматтагы әйбер эшләп кенә проблемны хәл итеп булмый. Әгәр татар җыр сәнгатенең юлы турыга икән, без сулга, “Үзгәреш җиле” уңга китте. Ә турыга бармагач, уңга-сулга китүдән ни файда: үзгәреш юк бит.

Җырлаштырып йөргәннәрне җыеп алдылар да, урыслардан режиссура куйдырдылар. Мәскәүдән, Петербурдан килеп, татарны татарча җырларга өйрәткән кешене күргәнем юк иде әле”, дип гаҗәпләнде ул. Бу уңайдан аның күп фикерләре, ризасызлыклары җыелып килгәнлеге һәм моңа кадәр эндәшми торып, инде сабырлыгы бетеп халыкка чыгып әйтергә теләве күренде.

Җырчы үзе бу концертны карамаган, ул вакытта гастрольләрдә йөргән. Әмма ул тамашада булмавына үкенми. Салават әфәнде сүзләренчә, аны “Үзгәреш җиле”нә чакырмаганнар, алай гына да түгел, хәтта тамашаны оештырганда киңәшләшмәгәннәр дә.

Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов



“Бу фестиваль белән президентны авыр хәлгә калдырдылар дип саныйм мин, чөнки конкурстан риза булмаучылар бик күп”, ди Салават әфәнде. Ул якын арада 28 ел дус булган Татарстан президентына “Үзгәреш җиле” турындагы ризасызлыкларын әйтмәкче.

Рөстәм Нургали улы белән без бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз

"Президент белән без бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз. Миннән бик күп кеше сорады, әйтегез әле шушы фикерне президентка дип. Мин аны җиткерәчәкмен, Аллаһ боерса", диде Фәтхетдинов.

Халык артисты татарча иң начар җырлаучы, иң аз сөйләшүчеләр Казанда дип саный. “Без ни татар, ни урыс, өйдә булмаган тәртипне илдән сорап булмый. Шуңа “Татар моңы” белән Казанны, Татарстанны гына селкетсәк тә – безгә җитә”, дип сөйләп китте ул “Татар моңы” бәйгесенә тукталып. Салават әфәнде анда жюри рәисе һәм оештыручыларның берсе булып тора.

Быел сигезенче тапкыр үтәчәк, биш миллион сумга оештырылучы әлеге бәйгедә катнашучыларның башкару сыйфаты калган конкурсларга караганда түбәнрәк икән. Чөнки монда җырчыларны эзләп табалар, ә башка җирдә инде тапканнарны әзерлиләр.

Салават әфәнде матбугат очрашуында эстраданың бүгенге башкаручыларына да кагылып үтеп залдагыларны көлдереп алды.

Безнең әбиләргә дә хәзер татар моңы кирәкми. Аларга Elvin Grey кирәк

“Замана үзгәрде. Безнең әбиләргә дә хәзер татар моңы кирәкми. Аларга Elvin Grey кирәк. Мин шаккатам моңа. Бу замана агышы, мәгънәсезлек, әллә татардан качу микән, аңламыйм”, ди җырчы. Шунда ук ул президентларның аңа әйткән тәнкыйтьләрен дә искә алды.

“Татар кызларын, ниһаять, җиде ел элек киендерә башладык. Инде чишенеп беткәннәр иде диярлек, аздан гына калды. Моның өчен миңа, шәхсән, ике президенттан да эләкте. “Нәрсә карыйсың син? Син канәгатьме шушыннан?” диделәр. Шуңа да кемнәрдер җырчыларны чишендерде, ә без киендердек. “Татар моңы”нда җитмеш җырчы җитмеш костюмнан киенәчәк, берсен-берсе кабатламаячак, ләкин барысы да татарча булачак”, дип сүз бирде Салават Фәтхетдинов.

Илсөяр Шиһапова
Илсөяр Шиһапова



Илсөяр Шиһапова әйтүенчә, жюри ел дәвамында Русия төбәкләрендә үткән сайлап алу турларында яшьләрне сайлыйлар, шуңа бәйге Казанга көздә генә әйләнеп кайта. “Катнашучылар саны меңләп җыела. Ул саннар зур һәм матур яңгырыйлар, әмма без алар артыннан кумыйбыз. Безгә сыйфат мөһим”, башкарма мөдир.

Әлегә бәйгенең икенче туры бара. Беренче сайлап алуны үткән 70 кешедән нибары 30ы гына калачак. Гала-концертта ниләр булачагы турында Миләүшә Айтуганова сөйләде, програм инде әзер, 6 декабрьдә Камал театрында узачак финалда тамашачы сәхнәдә җиңүчеләр белән беррәттән “Казан нуры” оркестрын, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбльләрен дә күрәчәк.

Миләүшә Айтуганова
Миләүшә Айтуганова



Матбугат очрашуы тәмамланып, журналистлар таралып беткәндә залдан чыгып баручы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипованың Салават Фәтхетдиновка мөрәҗәгате ишетелеп калды:

“Әйдәгез президентны “Татар моңы”на чакырыгыз әле, аның бит бу бәйгедә бер тапкыр да булганы юк, ә Миңтимер Шәймиев килгән иде”, диде ул.

XS
SM
MD
LG