Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакимият камчыламасын, ә телгә кызыксыну уятсын"


Галимнәр Казанда тел торышын тикшергәннән соң, икетеллелеккә имтихан сынавын республиканың башка шәһәрләре дә узды. Галимнәр Татарстан шәһәрләрендә татар теле кулланышы өчен "2" билгесен куярга мөмкин, эшләр бу өлкәдә хөрти дип белдерә.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты галимнәре моңа кадәр Казандагы икетеллелекне өйрәнгән булса, күптән түгел республика күләмендә дә шундый ук социологик тикшеренүгә нәтиҗә ясалды. Галимнәр Татарстанның Әлмәт, Чаллы, Яшел Үзән, Норлат, Алабуга, Буа, Чистай шәһәрләрендәге тел вазгыятен өйрәнгән. Азатлык бу хакта Тарих институты галимәсе, социология фәннәре кандидаты Гөлнара Габдрахманова белән сөйләште.

– Гөлнара ханым, социологлар Казанның тел "ландшафтын" тикшереп элмә такталарда татар теле кулланышының биш процент кына тәшкил итүен ачыклады. Бу да ике дәүләт телен бергә кулланган очракта гына әле. Республика буенча хәлләр шулай ук утырып еларлыкмы?

Галимә Гөлнара Габдрахманова
Галимә Гөлнара Габдрахманова

– Республиканың җиде зур һәм кечкенә шәһәре сайланды. Казанда кулланган ысулны дәвам иттек, ягъни шәһәрнең зур урамы һәм үзәктән ерак булган тагын бер урам сайланды. Шәһәрләрнең зурлыгы төрлечә, кайдадыр урамнар саны күбрәк, кайдадыр кимрәк, шуңа күрә нәтиҗәләр дә төрлерәк. Мәсәлән, Буада өч урам тикшерелде, ә Чаллы зур шәһәр булганга, җиде урамны алдык, Әлмәттә – биш урамны. Нәтиҗәдә телгә кагылышлы 12 меңләп элмә, реклам, мәгълүмат такталарының, кәгазьдәге игъланнарның рәсемнәре тупланды һәм җентекләп өйрәнелде. Шрифтларның зурлыгына да, кайсы телнең беренче килүенә, кайсының икенче булуына да игътибар иттек. Шәһәрләр арасында телләрнең хәле бик аерылмый. Ике дәүләт телен дә бертигез кулланучылар саны 3-8 процент кына булып чыкты. Азмы-күпме икетеллелек Әлмәттә, Буада яхшырак, әмма икетелле элмә такталарның сигез процентны тәшкил итүе мактанырлык күренеш түгел. Бу – кечкенә сан.

Безнең тикшерү нәтиҗәсе шундыйрак: Татарстан шәһәрләрендә визуаль мәгълүмат тәкъдим ителүдә татар теленең өлеше 6 процент тәшкил итә, инглиз телендә – 15 процент, урыс телендә – 90 процент. Хәтта инглиз теле дә татарчадан күбрәк кулланыла. Бу саннар татар теленең ни дәрәҗәдә дәүләт теле булуын күрсәтә.​

– Саф татар телендә язылган элмә такталар очрадымы?

Чаллыда хәлләр хөртирәк булып чыкты

– Кызганыч, берән-сәрән генә очрады. Буа зур шәһәр түгел, татар теллеләр күп, әмма саф татар теле юк. Татарча гына язылган элмә такталар, игъланнар, рекламнар Казанда күбрәк тә булып чыкты әле. Урам исемнәренең тәрҗемәсендә буталчыклык күп. Чаллының үзәк урамнарында, гомумән, бер телдә – урысча гына язылган элмә такталарның исемнәрен очраттык. Казанда, хаталы булса да, барыбер урам исемнәре ике телдә, хәтта латин имласын кулланып та языла. Әмма Чаллыда хәлләр хөртирәк булып чыкты.

– Сез тикшергән шәһәрләрнең урамнарында дәүләт, хосусый оешмаларның да элмә такталары очраган. Кайсылары икетеллелектә "намуслырак" булып чыкты?

– Республика хакимияте оешмаларының, муниципаль бюджет оешмаларының икетеллелеккә азмы-күпме игътибары бар дип әйтеп була. Алар тарафыннан ике телне куллану 18 процентка җитә. Федераль оешмаларда бу күрсәткеч – 13 процент. Ә хосусый оешмаларның ике телдә язулары 3 процент кына тәшкил итә. Әмма ул 18 процентка карап Татарстанның “Телләр турында”гы кануны үтәлә дип әйтергә тел әйләнми. Мәсәлән, ЮХИДИ бинасындагы элмә такталарда мәгълүмат зур итеп урысча языла, ә эш вакыты ике телдә, әмма татарчасы кечкенә итеп тәкъдим ителә. Язылганмы? Язылган! Шуның белән вәссәлам принцибы белән эш ителә. Элмә такталарга күз салсаң, телгә кемнең нинди карашы булуы ачык күренә.

– Икетеллеләккә дәүләт кешеләре күз йома, аларга бу кычытмаган җирне кашу булып тоела, аптырыйсы түгел, билгеле күренеш. Әмма кешеләрнең дә бу мәсьәләгә исе китми булып чыгамы?

“Ник татарча юк?” дип таләп итәләр, “отписка”лар булса, килешмиләр

– Юк, мондый нәтиҗә белән килешмим. Кешеләргә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар теле укытыламы, юкмы, укытучлар җитәрлекме, алар нинди укыту әсбапларын куллана, квалификацияләре нинди булулары белән кызыксына. Тик моның белән генә тукталмыйлар. Кешеләр өчен телләрнең кулланышы чынбарлыкта ничек бара, тирә-якта ул чагыламы-юкмы икәне дә мөһим. Визуаль яктан икетеллелек тә күзгә бәрелеп торырга тиеш, дигән фикердә булучылар бар. Һәм алар шактый. Бу хакта муниципалитет органнарга юлланган хатлар да, “Халык контроле” порталына калдырылган мөрәҗәгатьләр дә сөйли. Түрәләрдән “Ник татарча юк?” дип таләп итәләр, “отписка”лар булса, килешмиләр.

Халык битарафлыкка чумды дип әйтеп булмый. Безнең галимнәр тарафыннан интернет та айкап чыгылды, кешеләрдә ни өчен татарлар күпләп яшәгән районнарның рәсми сәхифәләре урыс телендә ачыла, ник мәгълүмат бер телдә генә языла дигән мәсьәләләр турында фикер алышалар. Кешеләр телнең кулланышы турында уйлана, аның тирә-як мохиттә чагылышы булырга тиеш дип саный. Һәм бу урынлы дәгъвалар.

– Дәгъвалар күп, әмма бу проблемнарга әһәмият бирүче дәүләт органнары бик сирәк. Галимнәрнең сүзенә бәлки ышанырлар...

Эшмәкәрләр бәлки татарча язарга каршы да түгелдер

– Кешеләр тарафыннан телгә карата игътибарны арттыру, түрәләрне моңа күндерү, аларны бу өлкәдә тәрбияләү дулкыны Казаннан башланды. Монда яшьләр бик актив һәм телгә кагылышлы бар нәрсәне дә алар күз уңыда тота. Казанның дәүләт телләрен тормышка ашыру комиссиясе бар. Алар мине үз утырышына чакырды, ягъни алар галимнәрнең сүзенә колак салырга тырыша. Сүз уңаеннан, Казан башкарма комтеты тарафынанн эшмәкәрләр өчен ике телдә 60 төрле элмә такталарының үрнәкләре эшләнгән, алар аны куллана ала. Эшмәкәрләр бәлки татарча язарга каршы да түгелдер, әмма татарча белми, дөрес язылышы ничек булырга тиеш дип кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белми. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты, КФУ бар, әмма кешеләр аларның андый хәзмәт күрсәтүләрен белми. Мәгълүмат юк.

Татарстан хөкүмәтенең Әлмәттәге күчмә утырышы вакытында да безнең тикшерү саннары тикшерелде. Кечкенерәк шәһәрләрдә иҗтимагый оешмалар әллә ни актив түгел, алар күренми. Муниципалитет түрәләре белән тел ландшафты мәсьәләсе турында аралашканда алар эшмкәрләр белән эшлибез, әмма алар татарча да язудан баш тарталар, бездә аларны күндерергә механизмнар юк дип зарланалар. Ягъни алар кызыксына, әмма кулларында корал юк. Белмәгәч, бу темага кагылмаска тырышалар. Әмма бу – ялгышлык.

Казан мэры урынбасары Дамир Фәттахов икетеллелек комиссиясе утырышында телне кулланмаучы эшмәкәрләрне канун нигезендә җавапка тарту мөмкинлеге карала дип белдерде. Механизмнарны эзлиләр. Тик мин моны дөрес юл дип санамыйм. Иң дөрес юлны татар яшьләре оешмалары тапты. Алар иренмичә аерым эшмәкәрләргә хат язалар, аңлаталар. Татар яшьләре ике телне бертигез кулланган үрнәкле оешмаларны халык алдында бүләкли, ә бер дәүләт теле генә өстенлек иткән оешмаларга антипремия бирүне оештыралар. Менә монда дәүләт көчен дә кушарга кирәк иде, эш нәтиҗәләрек булачак.

– Бусы белән килешәм, әмма дәүләт, бәлки, җитдирәк механизмнар табарга тиештер?

– Ике дәүләт телен дә кулланырга мотивация бирүче механизмнар юк. Әмма федераль, республика кануннары ике телне дә кулланырга мөмкинлек бирә, бернинди дә киртә юк. 1990нчы елларда бу өлкәдә шундый актив эш алып барылды: документлар башкарылды, җитештерүчеләр үз продукциясе турында мәгълүматны ике телдә язарга тиеш дигән норматив документлар ясалган, тышлыкларда нинди милли бизәкләр булырга мөмкинлегенә кадәр уйланылган. Әмма берара бу эш тукталган, игътибар башкага юнәлдерелгән. Хакимият бу мөмкинлекне кулдан ычкындырды, шул сәбәле тел ландашафты та шундый фәкыйрь кыяфәттә.

Штраф салулар кертелсә, бу тискәре караш тудырырга мөмкин

Кабатлап әйтәм: телгә мәҗбүр итү катлаулырак, хәзерге вазгыятьтә кызыктыру эше башкарылырга тиеш. Җавапка тарту, штраф салулар кертелсә, бу тискәре караш тудырырга мөмкин. Дәүләт оешмаларын мәҗбүр итеп була, ә эшмәкәрлекне ничек дилбегәгә аласы? Аларга болай да икътисади кризис вакытында авыр. Хакимият камсыламасын, ә телнең дәрәҗәсен күтәреп, кешеләрнең телгә игътибарын арттырсын, кызыктырсын иде. Ике телне кулланучылар арасында конкурслар оештырылса, акчалата премия бирелсә, грантлар уйнатылса һәм бу ачыктан-ачык “Карагыз, ике телле элмә такталар ничек заманча, креатив ясалган!” дип макталса, кызыгырлар дип уйлыйм. Татарстанда күпчелек татар телен язма рәвештә куллана белми, әмма урысларның да, башка халыкларның да татар теленә карашы бик лояль.

XS
SM
MD
LG