Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гали Ильясовның татар сәнгатендә онытылмас эзе калды"


"Гали Ильясовның татар сәнгатендә онытылмас эзе калды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

"Гали Ильясовның татар сәнгатендә онытылмас эзе калды"

Габдулла Тукай исемендәге филармониядә тууына 80 ел тулу уңаеннан Гали Ильясовны искә алу кичәсе булды.

Сине уйласам, мине моң баса,
Борчылып йөрим инде ничә ай.
Күңелем сизә, назлы язларны
Оныттың бугай, оныттың бугай.

Өлкән һәм урта буын вәкилләре арасында әле дә "Оныттың бугай" җырын көйләп йөрүчеләр бар. Бу җырны узган гасырның 80нче елларында бигрәк тә яратып җырладылар. Җырның көен Гали Ильясов шагыйрь Гәрәй Рәхим сүзләренә язган. Татарның күренекле җырчысы Гали Ильясов үзе дә җырлар язды. Ул башкарган "Ак җилкән", "Татар кызы", "Оныттың бугай", "Синең куллар, әнкәй", "Таң йолдызы", "Синең өчен" һәм башка әсәрләр хәзер магнитофон тасмалары, тәлинкәләр һәм видео язмаларда саклана.

4 декабрь Габдулла Тукай исемендәге филармониядә тууына 80 ел тулу уңаеннан Гали Ильясовны искә алу кичәсе булды. Җырчылар, сәнгатькәрләр катнашкан әлеге чарада Гали Ильясов язган һәм яратып башкарган җырлар яңгырады. Георгий Ибушев, Регина Вәлиева, Гөлнара Байнәзарова, Оксана Шәйдуллина, Әлфия Мансурова, Ильяс Камалов, Айтуган Вәлмөхәммәтов ул җырларны халык хозурына җиткерде. Кичәдә Гали Ильясовның җәмәгате Сания ханым да катнашты.

Җырчы Зөфәр Сафин Гали Ильсовның татар сәнгатендә күренекле эшләре, онытылмас эзләре калды дип белдерде.

"Ул югары дәрәҗәдә башкару осталыгы белән аерылып торды. Гали абыйга кешелеклелек сыйфаты хас иде, ул һәрвакыт ерактан ук елмаеп дәште, шуңа аның җырлары да үзенчә сөйкемле яңгырады", ди Сафин. Аның фикеренчә, күренекле шәхесләрне искә алу татарлыкны үстерүгә этәргеч бирә.

Нәсел тамырлары белән Татарстанның Саба районы Юлбат авылыннан булган Гали Ильясов 1936 елда Ерак Көнчыгыштагы Сучане (хәзер Партизански) шәһәрендә туа. Хабаровскида музыка-педагогия училищесын тәмамлап Мәскәү консерваториясе каршында музыка училищесында укый. 1965 елдан башлап Ильясов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты. Ул татар җырлары белән беррәттән дөнья классиклары әсәрләре дә башкара.

Музыка белгечләре Ильясов хакында "киң аһәңле тенор", "бүген мәктәпкә кечкенә балалар янында шаярып һәм төрле уен алымнары кулланып җырласа, инде кичен җитди академик концертта Пуччининың "Богема"сыннан Рудольфны, Рахманиновның "Алеко"сыннан яшь чегәнне, Бородинның "Кенәз Игорь" әсәреннән ария башкара", "татар музыкасын пропагандалаучы да ул", дип яза.

Юлбат авылында Гали Ильясовның Ильяс бабасы яшәгән нигездәге йортта туганнарының, авылдашларының җырчының музеен ачу теләге бар.

XS
SM
MD
LG