Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:54

“Иминлекне яклап исламга каршы” тавыш бирү


Һерт Вилдерс Иреклек партиясенең яхшы нәтиҗәгә ирешүенә шатлана

Һерт Вилдерс Иреклек партиясенең яхшы нәтиҗәгә ирешүенә шатлана

Нидерландта кичә узган парламент сайлавында мөһаҗирләр һәм исламга каршы чыгышлары белән танылган Һерт Вилдерсның Иреклек партиясе яхшы нәтиҗәгә иреште. Парламент карарларына тәэсир итү көченә ия булган бу фирка рәисе халык “иминлекнең күбрәк, исламның азрак” булуын сайлады, диде.

Нидерланд сәясәтчеләрен алда хөкүмәт төзү турында озын-озак сөйләшүләр көтә. 9 июнь булган сайлауда катнашкан партияләрнең берсе дә парламентта күпчелекне алырлык тавышка ирешә алмады.

Марк Рутт җитәкчелегендәге урта-уң либерал партия 150 урынлык парламентта 31 урынны алачак. Лейбористлар үзләренә 30 урын казанды. Һерт Вилдерсның Иреклек партиясе үзе өчен бик яхшы нәтиҗәгә ирешеп тавыш бирүдә өченче килде.

Премьер-министр Ян Питер Балкененде үзенең христиан демократлар фиркасенең җиңелүен танып партия рәислегеннән китүен белдерде.

Бу сайлауда халык “иминлекнең күбрәк булуы, җинаятьчелекнең, мөһаҗирлекнең һәм исламның азрак булуы өчен” тавыш бирде, диде Һерт Вилдерс.

Иң күп тавыш җыйган партияләр җитәкчеләре Вилдерс белән берләшеп коалиция төзергә ашыкмый.

“Һерт Вилдерс белән бергә эшләрбез, дип уйламыйм. Бу элек тә минем позиция иде, хәзер дә ул үзгәрмәде”, диде икенче килгән лейбористлар партиясе җитәкчесе Йоб Коэн.

Халык сәяси даирәләрдәге бу киеренкелеккә күнеккән.

“Анда (сәяси даирәләрдә) эшләр гел акрын бара, без аптырамыйбыз да. Кайвакыт айларга сузыла. Тизрәк бетәр, дип өметләник. Аларга да басым зур бит”, диде урамда журналистларга очраган Катрин исемле ханым.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG