Accessibility links

Кайнар хәбәр

БАССРның 100 еллыгын зурлап бәйрәм итү фәрманы каршылыклы фикерләр уята


Уфаның Зенцов (Ленин) урамы, 1919
Уфаның Зенцов (Ленин) урамы, 1919

Русия президенты Владимир Путинның 2019 елда Башкортстан республикасы оештырылуның 100 еллыгын бәйрәм итү турында фәрманга кул куюы төрле каршылыклы фикерләргә сәбәп булды.

Русия президенты Владимир Путин 17 июльдә “Башкортстан республикасын оештыруга 100 ел тулуны бәйрәм итү турында” фәрман имзалаган иде. Анда бәйрәмнең республика казнасы һәм казнадан тыш чыганаклар аша финансланачагы әйтелгән. Федераль казнадан акча бүлү аталмаган.

Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

Бу фәрман чыгу белән республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов рәсми мәгълүмат чаралары аша шулай дип белдерде: “Республика халкы өчен Башкортстанның 100 еллыгын билгеләү тарихи дата. Без аны билгеләү кирәклеге турында Русия хөкүмәтенә берничә ел элек үк тәъкдим җибәргән идек. Русия хөкүмәте безнең тәкъдимне яклап аны президент карамагына тапшырды. Русия президенты имзалау белән аны бәйрәм итүгә әзерлек чаралары башланды. Якын көннәрдә бәйрәмне уздыручы оештыру комитеты төзеләчәк. Русия президентына безнең башлангычны хуплавы өчен зур рәхмәт белдерәм”.

Республика җитәкчесенең шул сүзләреннән соң Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай җитәкчесе Константин Толкачевның социаль челтәрләр аша үз мөнәсәбәтен белдерүе төрле каршылыклы фикерләргә сәбәпче булды.

Константин Толкачев
Константин Толкачев

Толкачев Русия президенты фәрманы уңаеннан шулай дигән иде: “Русия президентының бу вакыйганы билгеләү турында фәрманны өч ел алдан ук имзалавы аның масштаблыгы һәм тарихи мәгънәсе турында сөйли. 1919 елның 23 мартында үзәк совет власте белән килешү төзү безнең илдәге федератив мөнәсәбәтләр урнаштырудагы беренче кирпеч булып тора. Юридик яктан республиканың дәүләт-хокукый нигезе ныгытыла. Башкортстан тәҗрибәсе Русиядәге күп кенә этносларга үрнәк булып тора. Нәтиҗәдә, Башкортстан үрнәгендә күп кенә этнослар төрле рәвештә дәүләт корылышларын төзү үзбилгеләнешенә ия була. 11 октябрьдә билгеләнә торган Республика көнен 20 мартка күчерү турында да фикерләр бар. Ләкин бу мәсьәләне җентекләп тикшерерү таләп ителә”.

Зөһрә Рәхмәтуллина
Зөһрә Рәхмәтуллина

Толкачевтан соң рәсми мәгълүмат чаралары аша Башкортстан халыклары ассамблеясы рәисәсе Зөһрә Рәхмәтуллина фикерен белдереп, “Башкортстанның 100 еллыгын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итүнең зур җаваплылык” булуын ирештерде. Федерация шурасындагы Башкортстан сенаторы Лилия Гомәрова “Бу бәйрәмне уздыру мәсьәләсен Русия хөкүмәте өч ел буе өйрәнде. 2019 елда узачак чаралар Русия һәм Башкортстан үсешендә зур урын алачак”, дип белдерде.

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов “2019 елда бәйрәм уздыру барлык республика өчен зур җиңү. Ул Русия халыклары арасындагы дуслыкны ныгыту бәйрәме булачак”, – дип бәяли.

Ләкин башка төрле фикерләүчеләр дә бар. Мәсәлән, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының экс-рәисе Азамат Галин бу бәйрәмне мартта уздыру Башкортстан тарихын юкка чыгару дип бәяли.

Азатлык әлеге тарихи датаны бәйрәм итү уңаеннан фикерләрен бүлешүен сорап күренекле галим, тарих фәннәре докторы, профессор Марат Колшәриповка да мөрәҗәгать итте.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

Аның җавабы түбәндәгечә булды: “Иҗтимагый-сәяси карарлар белгечләр белән киңәшләшеп кенә кабул ителергә тиеш. Бу очракта тагын белгечләр читтә торып калган. Чөнки тарих буенча Башкорт шурасы 1917 елның 15 ноябрендә Башкортстан автономиясен игълан итә. Ул 1917 елның 2 ноябрендә кабул ителгән “Русия халыклары хокуклары турындагы Декларация”гә нигезләнеп эшләнә. Шул ук елның 8 декабрендә Оренбурда узган Бөтенбашкорт оештыру корылтае Башкорт автономиясен раслый һәм аның хөкүмәтен оештыра. Аңа Зәки Вәлидидән башлап Башкорт шурасындагы күпчелек вәкилләр керә. 1919 елның 23 мартында исә республика оештыру карары түгел, ә cовет хөкүмәтенең башкорт хөкүмәтен тануы турында килешү имзалана. Болар икесе ике вакыйга. Ә республика парламенты рәисе Константин Толкачевның октябрьдә билгеләнә торган Республика көнен мартка күчерү турындагы фикерләре һич кенә дә дөрес була алмый. Башкортстан автономиясе төзелү көне 1917 елның 15 ноябре, аны раслау 1917 елның 8 декабрендә булуы сәбәпле, бәйрәм алдагы елда 15 ноябрь яки 8 декабрьдә билгеләнергә тиеш.”

Рәмилә Сәитова
Рәмилә Сәитова

Башкорт аксакаллары шурасы рәисәсе Рәмилә Сәетова исә Азатлыкка фикерләрен белдереп шулай диде: “Тарихи документлар буенча Башкортстан 1917 елда ук төзелә. Аның 100 еллыгы да нәкъ 2017 елда билгеләнергә тиеш. Башкортстан парламенты рәисенең сүзләре төбендә куркыныч мәгънә ята. Аңа караганда, 1990 елның 11 октябре республика мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иткән көн юкка чыгып, тарихта калуы ихтимал. Ул да бәйрәм буларак сакланырга тиеш. Ә инде Башкортстанның 100 еллыгын билгеләү федераль дәрәҗәдә узуы бик дөрес. Чөнки Башкортстанның төзелүе Русиядә федерация төзүгә булышлык иткән”.

XS
SM
MD
LG