Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор галимнәргә җавап итеп Татарстанда чума куркынычы янамавын әйтте


Татарстандагы Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина
Татарстандагы Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина

Кайбер галимнәрнең кайчандыр хәзерге Татарстан җирендә чума авыруы барлыкка килгән дигән фаразлары кире кагылды. “Республикада моңа сәбәп була алырлык бернинди шартлар да юк”, диде 21 июльдә Татар-информ агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстандагы Роспотребнадзор бүлеге җитәкчесе Марина Патяшина.

Татарстанның кулланучылар хокукларын яклауны күзәтү хезмәте җитәкчесе (Роспотребнадзор) сүзләренчә, республикада чума килеп чыгарга мөмкин дип куркыркырга кирәкми.

“Бездә чуманың табигый чыганаклары юк. Татарстанда кимерүчеләр тарата торган геморрогик бизгәк, талпан энцефалиты, талпан боррелиозы, “котыру” чире генә бар. Бәхеткә, без чума тарала торган төбәк түгел. Ә менә аның табигый чыганаклары булган җирлекләрдә ул дөрестән дә баш күтәрә”, диде Марина Патяшина.

Аның бу сүзләре “Российская газета” басмасында чыккан мәкаләгә җавап буларак та яңгырады. Анда Казан федераль университеты һәм Макс Планка исемендәге кешелек тарихын өйрәнүче тарих фәннәре институты (Германия) галимнәренең Болгар шәһәрчегендәге казу эшләре барышында бактерияләр табулары турында язма чыккан иде.

Галимнәр әлеге бактерияләр хәзерге замандагы чума авыруын уятучылар дигән фараз белдерде. Нәкъ менә әлеге бактерияләр XIX гасырда бөтендөньяда эпидемия китереп чыгарган, дип язды “Российская газета” июнь башында. Әлеге тикшеренүләр нәтиҗәләре “Cell Host & Microbe” журналында бастырып чыгарылган.

“Россиская газета” язуынча, галимнәр XIV гасырда Болгарда яшәгән һәм чума авыруыннан вафат булган кешенең тешләреннән анализ алган. Шулай ук Испания һәм Германиядә чумадан үлгән кеше сөякләре өйрәнелгән. Өч тикшеренүнең нәтиҗәсе дөньядагы барлык эпидемияләрнең дә чыганагы бер булуын дәлилли. Шулай ук ул галимнәр, XIV гасырда Европа һәм Азиядәге чума авыруын нәкъ менә Болгардагы бактерияләр тараткан дип шикләнә. Моннан тыш алар XIX гасыр уртасында Кытайда чуманың болгарлар аша таралуын әйтә.

Киләчәктә галимнәр Европага чуманың нинди юллар белән керүен ачыклап, эпидемиянең кеше популяциясенә һәм геннарына ничек йогынты ясавын өйрәнергә уйлый.

XS
SM
MD
LG